Логотип Казан Утлары
Шигърият

Яши идем туган ягымда мин

Яши идем туган ягымда мин,

Тыныч кына үскән тал кебек.

Талга оялаган сандугачтай

Күңелемә урнаштың кереп.

 

Нурга тулы, моңга тулы хәзер

Минем өчен таңнар-иртәләр.

Кешеләр дә миңа карап гүя

Сандугачлы тал дип үтәләр.

“Казан утлары” журналы. 1986 ел. 1 сан.