Истанбул малае (дәвамы)

(Башыннан МОНДА басып укыгыз)

Мәхмәтнең айдан төшүе

Дөньяны шаулаткан хәбәр таралды. Американнар Айга менгәннәр!
Өйләренә кунаклар җыелса, татар агайлары җырлап утыра:
Ай югары, ай югары,
Айга менәсем килә.
Айга менеп, түбән карап,
Сезне күрәсем килә.
Ә менә анда чынлап торып менүчеләр бар икән!
1969 елның 20 июлендә миллионлаган кеше тын алырга куркып радиодан американнарның Айга менүе турында хәбәрне тыңлады. Һәр газета-журнал Җирне үтеп китеп, башка күк җисеменә аяк басуы турында язды. 12 космонавтның иң беренче айга басканы Нил Армстронг икән. Аның: «Минем өчен кечкенә, кешелек өчен зур адым» дигән сүзләрен кабатлый- кабатлый, шактый озак вакыт галәм, ай темасы телдән төшмәде.
Мәхмәтләргә исә бу хәбәрне укытучылары сөйләде. Хәтта бар кешенең ушын алган радиотапшыруны тыңлатты. «Наполеон кыяфәте алган солтан малае»ның бу хәбәргә исе китте дию генә аз булыр. Энциклопедиясеннән йолдызлар турында укыганнарын искә төшереп, тагын да дулкынланды. Үз күзләре белән галәмне, айны күрде кебек. Бәлки, берникадәр вакыт узгач шау-шу тына төшкәч, башкалар кебек үк Мәхмәт тә ай турында онытыр
иде...
Ял көне җитте. Гадәттәгечә, Мәхмәт әтисенә гәзит алырга чыгып китте. Берникадәр ара узган иде, җир асты базары өчен казу эшләре барган, чокырлар казыганда, иске йортлар чыга башлагач күмеп, тигезләп куелган Аксарай мәйданыннан ишетелгән тавыш игътибарын җәлеп итте. Урам мәйданы уртасына машина туктаган. Машина янында басып торган тәбәнәк буйлы, чандыр гына, кара мыеклы, кара күзлекле агай кычкыра-кычкыра
халык җыя. Үзе әллә ни таза булмаса да, тавышы көр чыга:
– Килегез, килегез! Карагыз! Җәмәгать, барыбыз да белә, технология бик алга китте. Хәтта Айга менә башладылар. Айдан Җиргә туры трансляция күрсәтү мөмкинлеге туды! Хәзер менә шушы робот-телевизордан трансляция башланачак. Ярты сәгатьтән! Айда йөргән кешеләрне күрәчәкбез! Ярты сәгатьтән башлана! Килегез, күрегез!
Чыннан да, машина өстенә робот утыртып куйганнар. Робот үзе әллә ни зур түгел, курчак хәтле. Хикмәте галәмәт: гәүдәсе телевизор экраны төсле итеп ясалган, озакламый шуннан Айны күрсәтә башлаячаклар икән. Мәхмәт күрми калудан курыкты, робот утырган машина каршына ук барып басты. Юк, күрсәтми әле, азрак көтәсе икән...
Ул арада шактый кеше җыелды. Машинаны уратып бастылар. Яңа килгәннәр аптырап:
– Ни бар? – дип, кызыксынса, Мәхмәт бик тә ышанырлык итеп җавап бирде:
– Айдан трансляция башлана. Көтеп тор.
– Айдан?!
– Айдан!
Кара күзлекле абзый гына түгел, беркатлы картлар, яшьләр әнә шулай үткән-сүткәнгә сөйләнә-сөйләнә кеше җыйды.
Халык шактый туплангач, Айдан туры эфир ясарга җыенучының сүзе үзгәрде:
– Җәмәгать, технология шул кадәр алга китте. Менә бу технология
казанышы булган продукт белән авырткан тешегезне үзегез тартып ала башлыйсыз!
Алдарак басып торганнарның «Аһ!» иткән тавышы ишетелде.
Кайберләре абзыйны куәтләгәндәй кычкырды:
– Шәп! Гүзәл! Шәп булмасмы?! Докторларга йөрү кыйммәт, хастаханәләрдә чират, теш караучылар бик аз.
Ул арада машина янында түгәрәк корсагын сыйпап торган берсе:
– Теше черек кеше бармы? – дип кычкырды.
Селкенми дә тыңлап торучылар ишетеп-аңлап өлгергәнче, алда торган өч адәм машина
янына барып та басты. Түгәрәк корсак аларны ашыкмаска өндәп
тынычландыргандай итеп йөрде. Авызларын ачып карады, янәсе, чыннан да теше черекме?.. Иң черек тешлесен тапкандай, берсен аерып, чандыр ир каршына китереп бастырды. Шунда тегесе кесәсеннән мамык тартып чыгарды, кулындагы даруны шуңар тамызды һәм кычкырып сөйләвен дәвам итте:
– Менә шулай... Даруны тамыздык. Хәзер мамыкны тешкә ябыштырабыз. Һәм 30 секунд көтәбез. Бер, ике, өч... Аннары кулыбыз белән черек тешне тартып алабыз!
Һәм кулындагы тешне халыкка күрсәтте. Ягъни, күрәсезме, ничек җиңел генә тартып алды. Халык янә «Аһ!» итте.
– Чынлап тартып алды!
– Технология ничек алга китте, ә!
– Күрдеңме?!
Чандыр халык шаулашып алганны бер-ике минут көтте дә белдерү ясады:
– Җәмәгать, бу дару бик кыйммәт тора. Без аны күпкә очсызга сатабыз!
Айдан туры эфир башланганчы, кемнәр тели, сатып ала торыгыз!
Бу тамаша шул кадәр көтелмәгәнчә мавыктыргыч һәм ышандырырлык итеп уйналды. Кечкенә баланың авызын ачып торуы бер хәл, сакаллы агайлар чиратка басып, «дару» алды. Алар айны онытты, аларга теш даруы кирәк иде. Мәхмәткә исә Ай! Инде кешеләр таралышып диярлек бетте.
Абзый теге черек тешле адәмнәр белән бергә җыена башлады. Ничек инде алай? Кая ашыга болар? Мәхмәт карап торды-торды да чандыр янына барып сорады:
– Абый, туры эфир башланамы әле?
Черек тешле ирләр кычкырып көлделәр. Чандыр аны ачуланып куды:
– Кит әле моннан! Ышанып торасың мәллә? Бар, өеңә чаптыр. Әти-әниең көтәдер! Бар! Кит тизрәк!
Мәхмәт шунда абзыйларның калган даруларын, роботларын тиз-тиз генә машина артына тутырып, туры эфир күрсәтмичә китеп баруларына ышанмыйча озатып калды. Машина күздән югалгач айныды, инде караңгы иңеп килә икән. Әтисе гәзит көтеп арыгандыр инде. Әнисе орышырга әзерләнәдер. Малай тизрәк дөм караңгы булганчы дип, гәзит алды да өйгә чапты.
Өйдә әти-әнисе: «Шулай озак кайда йөрдең?» – дип каршы алдылар. Малай урамда күргәннәрен сөйләп бирде. Әтисе рәхәтләнеп көлгәч, телевизорны эшләтер өчен электр, антенна кирәклеге турында бөртекләп сөйләде. Мәхмәт шулай итеп айдан «төште».
Энциклопедиядән тарихи хикәятләргә караганда, техник язмаларны аңларга тырышып, күбрәк укый башлады.

Ярым инкыйлаб

70 елларда хәрбиләр хөкүмәт эшенә янәдән тыкшынырга – интервенция ясарга әзерләнделәр. Европа илләрендә барган студентлар агымы йогынтысы: митинглар, полицияләр белән тарткалашулар Төркиягә кадәр килеп җитте. Чит ил кешеләре уйлавынча, бу вакытларда Советлар иле «алтын чор» кичерә иде. Татарларда бер мәкаль бар ич, күрше тавыгы күркә булып күренә диләр, төрекләрдә дә бар бу әйтем. Күрше тавыгы, каз булып күренә, диләр. Бер сүзе үзгәрсә дә, мәгънәсе шул.
Советлардагы тормышка кызыкканнар Төркиядә революция кирәклеге хакында сүзләр сөйли башладылар. Студентлар һәм эшчеләр хәрәкәте көчәйде. Хәрбиләр менә шуларны басарга, туктатырга теләделәр.
Әллә мөһаҗирлек юллары төрле булганга, әллә илдәге сәяси вазгыять йогынты ясады, татарлар арасында да 60-70 нче елларда фикер төрлелеге шактый сизелде. Югыйсә бер милләт кисәкләре, һәркайсын шул бер Нужа бабай йөртә, дигәндәй... Теләкләре, нигездә, аерылып тормый кебек. Тормыш көтәрлек эш булсын, акча табылсын, гаилә тук яшәсен.
Әмма араларына үзгә ризасызлык хисе үтеп керде. Әлбәттә, беркайчан кеше кешегә ни сүзе, ни гамәле белән ярап бетә алмас, бу ризасызлык исә бүтәнчәрәк иде. Үзе күзгә ташланып-чәчрәп тормый, үзе шактый тоемлана... Ул беренче булып финишка якынлашкан атның җайдагын иярдән сикереп төшәргә кодалаган кебек килеп чыга иде. Әйтерсең, аты чапсын, бик әйбәт, бөтенесе аның алга чыгуын тели, әмма җайдагы түгел... Нигә?! Ә иярсез ат
уңга яки сулга борылып, финиш юлыннан бөтенләй читкә чыгып чапса?!Иреккә тиенерме?! Әллә теге төшеп калган җайдак урынына чабып барган атка башкасы сикереп менәрме?! Ничек?! Менә шулай, татарлар арасында барлыкка килгән үзара ризасызлыкның тотып күрсәтерлек мантыйгы юк кебек иде. Ә бәлки, моны ризасызлык дип атау үзе үк ялгышлыктыр?
Бәлки бу – кайчак, хәтта бик кызганыч һәм ямьсез кыяфәткә кереп
чиркандырган, шуңа карамастан алгарышны, һич югы тормыш барганын, җанлылык булганын исбатлый торган бер көндәшлек кенәдер?! Ә «болай ярый – ярамый», «дөрес һәм дөрес түгел», «эшлиләр – эшләмиләр», «Казан төркиләре дияргә – димәскә», «Казан татарлары дияргә – димәскә» һәм башка шундыйрак «фикерләр» күбәеп китү исә, бүлгәләнүдән түгел, төрлеләнүдән киләдер... Төркиянең Госманлы империясе чорындагы тарихи
вакыйгаларына бәйле рәвештә күпләр тарафыннан «татар» сүзенең начар кәлимә кебек кабул ителүе фикерләрне тагын да куерта иде. Татарлар хәтта үзләрен татар диюдән тыела иде.

Истанбулда «Идел-Урал төрекләре культур вә социаль ярдәм җәмгыяте» рәсми рәвештә 1955 елда оешты. Берничә сан «Идел-Урал культур мәҗмүгасе»н нәшер иттеләр.
Татарлар бит Төркиягә күпкә-күпкә элгәре заманнарда килгәннәр, нигә җәмгыять 55тә генә баш калкыта?! Моны төрлечә аңлатырга мөмкин.
Төркиягә әүвәлрәк аяк басканнар – туплам-туплам килеп урнашкан
һәм авыл корган татарлар. Алар өчен җәмгыять ул – авыл. Алар динне дә, телне дә, үзләрен дә авыл булып сакларга омтылганнар. Шул сәбәпле хәтта Истанбулда, Искешәһәрдә урнашып калмаганнар. Авыл өчен яңа җирләрне үзләштергәннәр. Никадәр ихтыяр көче, никадәр физик көч түккәннәр!
Аерым җәмгыять оештыруга ихтыяҗ, бары тик 50 нче елларда оныклары шәһәрләшә башлагач кына туган дияргә була. Һәрхәлдә, моны сәбәп итеп санарга җирлек бар. Истанбул татарлары уздырып килгән чаралар читтән караганда, җәмгыять туплантысыннан бигрәк, якташлар очрашуын, туганнар күрешүен хәтерләтә. Алар бер-берсен Төркиядәге татар авылларында көн күргән әтиләре, әниләре аша якыннан белеп аралаша.
Гомумән караганда, Төркия 1945 елга кадәр Русия белән элемтәләрне бозудан куркып, бу яклардан килгән мөһаҗирләргә, ни татарына, ни кавказ халыкларына җәмгыять төзергә рөхсәт итми. Вазгыять 50 нче еллардан башлап үзгәрә башлый. «Төрек күчмән һәм сыенучы җәмгыятьләре федерациясе» корылу һәм федерация тарафыннан 1966 елда «Төрек дөньясы» журналы чыгарылу, шулай ук Азәрбайҗан, Төркестан, Кырым, Кавказ, Идел-Урал, Балкан, Болгария һәм башка тарафлардан килгән
мөһаҗирләрнең җәмгыятьләре өчен барысына уртак бина бирелү – Төркия тарафыннан күчмән төрекләргә карата миһербанлы сәясәт алып барылуын күрсәтә. Хәтта журналның беренче саны Ататөрекнең: «Мөһаҗирләр югалган өлкәләрнең милли хатирәләредер», – дигән сүзләр белән чыгуы, Төркиянең төрки мөһаҗирләргә карата ни кадәр хәерхаһлы булуына
ишарә. Бәлки, дәүләт сәясәтчеләре ниндидер башка яшерен интересларын федерация артына саклаганнардыр. Шуңа карамастан, 60-70 елларда «Идел- Урал төрекләре культур вә социаль ярдәм җәмгыяте» әлеге федерация эчендә татарларны күпмилләтле Төркиягә тәкъдим итеп яшәде.
...Инде Русиядән башка илләргә – кытайлар тарафына киткән мөһаҗирләргә килсәк, алар өчен җәмгыять – беренчел ихтыяҗ. Чөнки, беренчедән, мөселман илләрендә яшәмиләр, бу исә диннәрен, гореф- гадәтләрен сакларга өстәмә кыенлыклар тудыра. Иң башта үзара төркемнәргә, җәмгыятьләргә берләшергә, уртак карарлар кабул итәргә, шул карарларны үзләре яшәгән җирлек хакимиятенә җиткерергә тиешләр. Бу эшләр шәхесләрен, гамәлләрен таныту, татарлыкларын саклау белән үрелеп
бара. Төркиягә күченгәч тә күбесе шул юнәлешне алга куя.
60-70 елларда Русиядән Төркиягә Япония аша яңа килгән берсе «Идел- Урал төрекләре культур вә социаль ярдәм җәмгыяте»ндә әгъза булып алды да имеш-мимешләр таратты. Имештер, Кытайдан, Япониядән килгән яңа мөһаҗирләрнең әхлагы чамалы, имештер өйләренә аяк киемен салып кермиләр. Хәтта ярамаган эчемлекләр кулланмышлар... Япония һәм Кытайдан килүчеләргә, киресенчә, җәмгыять кешеләрен хурлап чыккан икән: имеш, алар белән башкортлар идарә итә, имеш, алар дөрес сәүдәгәрлек
алып бармый... Әллә ул адәм махсус татарлар арасына чөй какты, бер Алла белә. Әллә бары тик телен тыя белмәде, ә тел ул ерткыч җанвар төсле, иреккә чыгарсаң – юлында очраган һәркемне ашар. Аннары ул үзе Төркиядә озак тоткарланмады, Америка тарафына күченеп китте.
Шунысы бар, әлеге имеш-мимеш сүзләрдән башланган үзара
гаепләүләрдән соң күп кенә татарлар җәмгыятьтән чыктылар.
Аерылганнарның берничәсе үзләренә «Сөембикә» җәмгыяте оештырып йөрде...
Шул ук вакытта яңа килгән мөһаҗирләрнең балалары – чит ил
мәдәниятен күреп үскән аерым төркем – заманча, сәләтле, амбицияле татар яшьләре үзләренә күрә башка оешма теләде. Теләкләренә ирештеләр, әлбәттә, 1963 елда «Тукай яшьләр клубы» оештырдылар.
Икенче яктан, бер шәһәрдә ике татар оешмасы булганга борчылучылар табылды. Моны таркаулык, бердәмсезлек итеп бәяләделәр. Берләшү өчен төрле чаралар оештыру турында сөйләшүләр китте. Хәтта клубны оештырганнар җәмгыять җитәкчеләре, әгъзалары булып сайланды. Ләкин барыбер җәмгыятьтә Төркиягә төрле елларда, төрле юллар белән
килгән, төрле ил культурасы тәэсирен алган татарлар арасында фикер каршылыклары күзәтелеп торды. Тора-бара клуб оештырганнарның бер өлеше җәмгыять эшчәнлеген туктатырга теләде.
Ахырдан үзләре бер эш чыгардылар, үзләре оештырган клуб урынына 1969 елда «Казан төрекләре культур вә ярдәмләшмә җәмгыяте» кордылар. Моңа кадәр «Тукай бюллетены» чыгарып килсәләр, 1970 елдан башлап, «Казан» журналын нәшер итә башладылар. Иң тәүге санында ук зур һәм кирәкле максатларын ачык күрсәтеп: «Журнал Казан төрекләренең тарихын, әдәбиятын, культурасын, бөекләрен таныту, Русия тышындагы Татарлар
арасында багланышлар кормак һәм Төрек дөньясына казанлыларны таныту нияте илә хәрәкәт итүне төшенде һәм эшләрен бу юнәлештә йөртергә карар бирде», – дип язып чыктылар. Укыгыз, укытыгыз, языгыз, абунә булыгыз!
Менә шулай итеп, яшь буын мөһаҗирләр Төркия, Америка, Алмания, Финляндия, Япония татарларын берләштерергә омтылган татар басмасы нәшер итүгә керешеп, Төркиядәге мөһаҗирләр тарихында иң тирән һәм мөһим эз калдырачак зур эш башкардылар. Афәрин! «Татар милләтенең гыйлемле әфәнделәре, милләтпәрвәр шәхесләре, нык рухлы шагыйрьләре, язучылары барлыгын белегез!» Әлеге язулары ук тирән горурлык хисен
уятырлык иде. 70 нче елларга караган татарлар тормышы турындагы язма чыганак, хәтта гыйльми чыганак буларак, дистә еллардан соң да нәкъ шушы басма хезмәт итәр әле...
Шул ук вакытта яңа чыга башлаган «Казан» журналының беренче
саннарында «Идел-Урал төрекләре культур вә социаль ярдәм җәмгыяте» турында «15 еллык бер тарихка ия җәмгыятьнең татар төрекләрен танытмак өчен берникадәр тырышлыклары булса да, алар канәгатьләнерлек гамәлләр кыла дип сөйләү дөрес булмас», – дигән язулар күренгәләде. Әлбәттә, бу сүзләр яңа фикерләргә юл ачты. Япониядән, Германиядән килгән йөзләгән яңа мөһаҗиргә, эмигрантка, шулай ук Төркиядә туып-үскән яңа буын татарларга эш табарга, гыйлем юлын сайларга булышлык иткән, ярдәм
кулы сузган өлкән буын мөһаҗирләр хәтерен калдырудан курыкмаганга шулай яздылармы?! Әллә һәр яшь буынга хас гадәти тәнкыйди караш өстенлек иттеме?!
Ике җәмгыять кешеләре арасында көндәшлек шулай, ара-тирә үзен сиздереп торды, тора-бара исә төрле чараларга бергәләп җыелулары хакында хәбәрләр күренгәләде.
Милләт бит ул бик тә кадерле, кыйммәтле музей экспонатына әйләнгән, меңәр еллар дәвамында ни сыйфатын, ни рәвешен һич үзгәртмәгән таш түгел. Андый ташлар гаҗәпкә калдырыр, соклану хисен уятыр, йөзләгән галимнәр-белгечләр тарафыннан өйрәнелер, төсләре, сыйфатлары, бәяләре иҗат кешеләрен хыялый хикәятләр тудырырга этәрер. Миллионлаган кешеләр ул таш барлыгын белер һәм күрер өчен әллә ни кадәр акча сарыф
итеп, ерак юлларга чыгар...
Шулай да, Аллага шөкер, милләт каткан таш түгел. Аның эчендә, һәм сыйфат төрлелеге, һәм җанлы хәрәкәтләр агышы бара. Бу һәр милләткә хас хәрәкәтләрне таркаулык дип бәяләү, шуңа басым ясау яки хәрәкәтләрне махсус таркаулыкка сәбәп итү нәтиҗәсендә төрлелек көтелмәгән зур көч алыр һәм милләтне таркатыр. Ә милләтне милләт иткән сыйфат нәкъ менә төрлелек. Чөнки тарихи, сәяси, иҗтимагый, гаилә хәлләре аркасында үзгәрешләр һәр заман, һәр мизгел туар, бер буын икенче буынга охшамас. Бу
күренеш котылгысыз һәм табигый. Моны тану төрлелек милләтне тарката дип куркудан арындырыр төсле. Ягъни төрлелектән курку туктамаса, «без бер милләттән» дигән эчке бергәлек җимерелүен дәвам итәр...
Истанбул малае Мәхмәт әтисе өйгә алдырган «Казан» журналындагы татарлыкка кагылышлы рәсемле язмаларны яратты, «Төрек дөньясы»н укып, башка милләттән булган дуслары, танышлары турында тагын да күбрәк белде. Дөрес, язмалар бала укыр өчен түгел, озын язылган, аңлап бетерәм,
димә. Шунысы рәхәт: беразын укыса, калганын әтисе аңлатып-сөйләп бирә.
...Ә илдә гомуми вазгыять катлаулана барды.
1972 елда гаскәриләр кабат идарәне үз кулларына алып, боерык бирә башладылар. Төркиядә «сыкы юнәтем» – «каты идарә» итү башланды. Урамга чыгып йөрүләр билгеле бер сәгатьләрдә вакытлыча тыелды. Ял көннәрендә исә хәрбиләр үзләре теләгән өйгә кереп, тикшерүләр уздыра ала иде. 

Гөрләп торган Истанбул урамнары янә тынып калды. Кибетләр каршында чәй китергәнне көтеп, сәгатьләр дәвамында гәп куертып утырганнар чәйләрен өйләрендә генә дәмләде.
...Сәрвиназ тегү машинасы тавышына күмелеп, тыштагы атыш
тавышларын ишетмәде. Тык-тык, тык-тык... Кечкенәдән, әле авылда әтисе уч кадәр тукыма алмаган заманнарда ук, тегү, үрү эшенә һәвәс иде. Хөсәен тегү машинасы алып кайтып биргәч, ике куллап ябышты: кем ни теләсә шуны текте. Бөтен мәхәллә аңа йөрде. Өч баласын үзе тегеп киендерде. Әле өй кирәк-яракларына, көндәлек тотарга азмы-күпме акча кереп бара
иде. Ателье эшләре өчен дә машина бик ярап куйды.
Берара машинасын туктаткан иде, мылтык тавышларына сискәнеп китте. Эшен ташлап, тәрәзәгә йөгерде. Атышкан, чабышкан кешеләр күренми күренүен, димәк, кайдадыр, күрше урамнарның берсендә болар. Сәгатькә карады һәм йөрәге кабат жу итте, тегеп утырып вакыт узганын сизми калган. Мәхмәтнең мәктәптән кайта торган сәгате күптән үткән, ә улы юк!
Мәхмәт мәктәптән вакытында кайтырга чыккан иде. Мәктәп белән
өйләре арасындагы урамны япканнар, урам башына хәрбиләр тезелеп баскан. Урамга кеше кертмиләр. Нидер булган, күрәсең, йөзләре бик җитди, кулларында мылтык. Шушы тирәләрдә дуслары белән көн дә диярлек куышлы, качышлы уйнаган, туп типкән Мәхмәт урамга эләгү җаен тапмасмы?! Кызыксынуы шул кадәр көчле иде, ике уйлап тормыйча читтәге тар тыкрык аша урамга кереп китте. Солдатлар аны абайламый калды.
Урам буп-буш. Ни бар соң монда шул кадәр дигәндәй, акрын гына
як-ягына карый-карый юлын дәвам итте. Кинәт аткан тавыш ишетелде.
Тагын ишетелде. Тагын... Мәхмәт күз ачып йомганчы подъезд ишеге ачык калган йортка шылды. Шунда каршы йортта гына атышканнарын аңлап алды. Акрын гына ишек тәрәзәсеннән тирә-юньне күзәтте. Атышу туктап-туктап, шактый вакыт дәвам итте. Ниһаять, мылтык тавышлары ишетелми башлады. Йорттан хәрбиләр бер төркем революционерларны тотып алып
чыгып киттеләр. Урам кабат тынып калды. Мәхмәтнең йөрәге шул кадәр каты типте, дөп-дөп иткәне мылтык тавышыннан да ким яңгырамады. Тагын атыш башланудан куркып, урыныннан кузгала алмый утырды. Бераздан әнисеннән курку җиңде, яшеренгән җиреннән чыгып, өенә таба элдерде генә.
Мәктәптән соңарып кайткан малайга әнисе аягындагы башмагы белән шәп кенә эләктерде. Урамда котны алган атышлар бара, ә балаң һаман кайтып кермәсен әле. Баксаң, ул шул атышларны карап йөргән икән, син акылыңны югалтырдай булып көт аны!
Әй, бала, бала, кызык эзләп үз башына җитә язган ич. Инкыйлаб күрми калырмын дигәндер инде...
Мәхмәт өчен бу икенче хәрбиләр инкыйлабы булды. Бу елларда инде ул 12 яшен тутырып, җәйге вакытларда әтисе янында эшли башлаган иде.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 04, 2021

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: