Логотип Казан Утлары
"Аһ, туган каумем газиз!"

Халкым

Хәзер инде олылар да Телефонда “утыра”. Тәрбияви методларда Милли сүзе онытыла.

Дөньяда күп халыклар бар

Рус, инглиз, кытай, япон...

Һәркайсының үзенчәлек:

Ул – тел, йола, дин һәм моң.

Халыкларның берсе татар,

Ул – минем газиз халкым.

Көченән һәркем шаккатар –

Горур бит минем халкым.

Үзенчәлекләр халыкның

Бербөтенлеген саклый.

Алар бетсә, киләчәкне

Тарих себереп ташлый.

Халкыбыз көчле булса да,

Кунакчыл, оялчан ул.

Интернет көчлерәк булгач,

Тел белән моң кими шул.

Менә иң гади мисалда:

Тик-ток, Вконтакте, уен...

Интернет сазына баткан

Бар миллилеген җуяр.

Яшь буын шушында чумып

Татарлыгын оныта.

Аннары оныклар сорый:

- Әбика, есть ты в ВК?

Хәзер инде олылар да

Телефонда “утыра”.

Тәрбияви методларда

Милли сүзе онытыла.

Шулай булса да, татарча

Сөйләшер кеше булыр.

Милләтне дә олыларча

Хөрмәтләр кеше туар.

Татарлар – тәвәккәл халык:

Авыр шартлар булса да,

Яшәрләр “сабаклар” алып,

Киләчәк дулкынында.

 

Фәрхуллин Әмир

Мамадыш районы Кече Кирмән төп мәктәбе,

9 нчы сыйныф укучысы.

Җитәкчесе: Гиздатуллин Ильфир Рахимша улы

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев