Логотип Казан Утлары
"Аһ, туган каумем газиз!"

Туган тел ул

Туган тел ул – туган көннән алып Алтыннарга тиң бер хәзинә.

Туган тел ул – туган көннән алып

Алтыннарга тиң бер хәзинә.

Татар телем, йөрәк телебезне

Саклый алсак иде хәзер дә.

Гореф-гадәт, тәҗрибәне туплый,

Рухи азык – безнең телебез.

Бар сафлыгы белән дәвамнарга буынга

Тапшырырга аны телибез.

Зинданнарга ябып, ирегеңне

Кыссалар да, булдың син көчле.

Аһәңле дә, гайрәтле дә үзең

Олпат бит син, Җәлил төсле.

Нинди генә авырлыклар

Төшсәләр дә иңнәреңә

Тукай кебек бирешмәдең

Кырыс тормыш җилләренә.

Исхакыйдай туры сүзле

Әһ мөкатдәс татар телем,

Җанга якын, моңлы да син

Туган телем – минем телем.

 

Рәхимов Алмаз

Каташ-Каран төп гомуми белем бирү мәктәбенең

6 нчы сыйныф укучысы.

Фото: pixabay

Теги: шигырь шигърият поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев