Фирдүс Гыймалтдинов
-
30 март 2022 - 13:00Буа (романның дәвамы)– Бик әйбәт хәлләрдә, аларны сөрмәделәр бит. Бер коммунист Зөбәйдәгә гашыйк булып йөреп, аларны коткарып калган, диделәр. Аннан соң Зөбәйдә бер угры-карак белән зина кылып, бәбигә узды. Мулла кызы дип тә тормады... Менә шулай, Сәгыйдулла абый. Йоклыйк әйдә, төн кыска, вакыт тар. – Таһир сузылып ятты.
-
29 март 2022 - 13:00Буа (романның дәвамы)Ничә көн барганнардыр – чутын югалтты Сәгыйдулла. Шунысын гына белә: юлда очраган станцияләрдә платформа читендә аларның вагоныннан унбиш кеше мәете ятып калды. Шулай акрын гына кырылып бетәрләрме икән?!
-
28 март 2022 - 13:00Буа (романның дәвамы)Хәмидуллаларның бригадасы тоткыннарга якын ук килеп җитте. Тоткыннар дәшмиләр, башларын иеп эшлиләр. Өстән мылтыклы солдатлар иренеп кенә күзәтеп тора. Солдатларсыз булмый – качып китүчеләр шактый. Кинәт аңа ниндидер таныш йөз күренде кебек. Текәлебрәк карады. Бөкрәйгән, карачкы хәленә калган кешене ул кайдадыр күргән төсле иде. – Эрнест, – диде ул кинәт үз-үзенә.
-
25 март 2022 - 13:00Буа (романның дәвамы)Вакыйф башын күккә күтәреп, көнбатышка күз салды. Күргәненнән имәнеп китте. Офык кап-кара, ул Сталинградка таба юнәлгән нимес самолётлары белән капланган. Йөзләрчә генә түгел, меңнәрчә самолёт. Һәм һәрберсе шәһәр өстенә үлем алып килә. Бомбалар сызгыруы ишетелде кебек. Аннан көчле шартлаулар яңгырарга тотынды. Җир дер селкенеп куя иде.
-
24 март 2022 - 09:00Буа (романның дәвамы)– Әллә безне армиягә алалармы, Хәмидулла абый? – дип сорады аңардан куркынган тавыш белән авылдашы Шәмсекамәр. – Армиягә алалар, сеңлем, армиягә. Тик сугыш армиясенә түгел, хезмәт армиясенә... – Анысы ничек була? – Анысы, сеңелем, бөкрең чыкканчы эшли торган фронт була. Шәмсекамәр бүтән дәшмәде.
-
23 март 2022 - 13:00Буа (романның дәвамы)Ләкин тузан бөртегенең дә Кеше булып каласы килә... – Беркемгә дә тимәгез, иптәш Шерстнёв. Безгә алар белән эшлисе дә бар бит. Шуңа күрә карцер турында сүз дә булырга мөмкин түгел.
-
22 март 2022 - 09:00Буа (романның дәвамы)– Бик катлаулы эш көтә безне, иптәш майор, – диде ул, маңгаена бәреп чыккан тирне сөртеп. – Бер генә дә шигем юк... – Безнең әле проект та юк, җирләр өйрәнелмәгән, карталар да аннан-моннан гына сызылган. Моңа, гадәттә, берничә еллап вакыт кирәк. – Безнең максат кышка кергәнче тимер юлны сафка бастыру.
-
21 март 2022 - 15:00Буа (романның дәвамы)– Рейхның чикләре Урал тауларыннан үтәчәк. Православиене корытачакбыз. Яулап алынган җирдәге халык эшче көчкә әверелергә тиеш. Нимесләргә яңа йортлар, яңа биналар, юллар төзиячәк алар.
-
18 март 2022 - 13:00Буа (романның дәвамы)Светлана дәшмәде. Сталин исә, кызып китүенең бер дә юкка булуына оялып, янә елмайды. – Әти, ә нимес безне җиңмәсме? – Юк, әлбәттә! Сине әтиең дошманнан һичшиксез саклап калачак, мин сиңа сүз бирәм! – Сталин, честь биргәндәй, кулын чигәсе янына күтәрде.
-
17 март 2022 - 13:00Буа (романның дәвамы)Өч парашютка әрҗәләр беркетелгән. Алар ашык-пошык парашютларны җыйдылар, әрҗәләрне куаклыктагы базга илтеп урнаштырдылар. Парашютлар да шунда калды. Янә базга төшеп бикләнгәч, Франсуа зур чүкеч ярдәмендә әрҗәләрнең берсен ачты. Аларның ни өчен шундый авыр булганлыгын шунда гына аңлады Сәгыйдулла – һавадан төшкән әрҗә мылтыклар белән шыплап тутырылган иде.
-
16 март 2022 - 13:00Буа (романның дәвамы)– Анысын беләм. Мин ни, кисәтергә тиеш... Зинһар, дин белән уйнама инде син, Хәмидулла абый, – диде кинәт тавышы үзгәргән Таһир. – Арты хәерле булмас, болай да күрдең... – Күрдем... – диде Хәмидулла, көрсенеп.
-
14 март 2022 - 13:00Буа (романның дәвамы)Приказны үтәргә туры килде. Танк механизмнары шатырдыймы, әллә кеше сөякләреме – Вильгельм бу хакта уйламаска тырышты. Аны да өйдә көтәләр, аңа да исән-сау әйләнеп кайтырга кирәк. Ә моның өчен бер генә юл бар – дошманыңны юк итү. Һәм ул танкын алга, очсыз-кырыйсыз Россия далаларына таба юнәлдерде.
-
11 март 2022 - 13:00Буа (романның дәвамы)– Нигә тагын?! Көтәр кешеләрең калмадымыни? – Бар, шөкер, һәм алар көтәрләр. Ләкин начальниклар мине барыбер иреккә җибәрмәс, син сорасаң да җибәрмәс. Үзең уйлап кара – мин сәяси маддә буенча утырам. Алай гына да түгел, күптән түгел карцерда булдым, анда эләгүемнең сәбәпләре акка кара белән язылган. Чыгармаячаклар мине...
-
10 март 2022 - 13:00Буа (романның дәвамы)Авырлыкларга да карамастан, яшьлек көче үзенекен итте. Урак тәмамланган көннәрнең берендә салам эскерте төбендә Зөбәйдә белән Вакыйфның уллары дөньяга тәүге авазын салды. Сабыйга Җиһангир дип исем куштылар.
-
9 март 2022 - 13:00Буа (романның дәвамы)– Алар минем күзәтүдә, иптәш Савельев. Бурычлары бар аларның миңа. – Нинди бурыч? Таһир эчүдән кызарып чыккан күзләрен район вәкиленә төбәде. – Кызы. Минем аның кызына өйләнәсем бар. – Коммунист башың белән контра кызына өйләнергә йөрисеңме?!