Логотип Казан Утлары
Балалар китапханәсе

Санарга өйрәнгәч

Биш яшь тулды ич миңа, Сүз әйтмәгез һич миңа.

Биш яшь тулды ич миңа,

Сүз әйтмәгез һич миңа.

Теләсәң санап бирәм,

Дус яшим саннар белән.

Саныйм хәзер йөзгә дә,

Саныйм хәтта меңгә дә.

Саный белә Әмир дә,

Саный белә Рамил дә.

Чиратка баскан саннар:

Кем җитезрәк санар?

Иң җитезе мин инде,

Санап күрсәтимме инде?

Өйрәнгән дип санарга,

Шатлансыннар саннар да.

 

"КУ" 2, 2020

Фото: pixabay

Теги: балалар китапханәсе

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев