Камилә (дәвамы)

(Башыннан УКЫГЫЗ)

4

Ай ахырында Камиләдән хат килеп төште. Аңа хәтле берничә хат юллаган идем, җавап килмәгәч, кызның ярату хисләренә шикләнә дә башлаган идем инде. Тик менә сөенеч – хат кулда. Хатта күп нәрсәләр язылган иде, тик бер фикере, бер сүзе бик нык истә калды: «Сине генә уйлыйм, бар ышанычым синдә, синнән дә якын кешем юк минем!»

Камилә ике айга якын әнисе янында авылда кунакта ята. Рәхәт, күрәсең, аңа әнисе янында, тансык. Мин дә әти-әни янына авылга кайттым, хатны да кулыма авыл почтальоны китереп тоттырды, шәһәр адресына түгел, ә авылныкына язган, үзем үк аңа шул адресны биргән идем.

Гөлия ханым янына йөрүдән туктадым. Күп булса, бер ике-өч мәртәбә булганмын янында. Камилә адресына әйтелгән төртмәле сүзләре, тәнгә сеңгән кыяр лосьоны, хәрәм түшәге белән, ниһаять, ул мине үзеннән читләштерергә дә өлгерде. Гөлия ханымның миңа бер ягы бик тә ошады: мине бүтән эзләп борчымады. Мин дә шушы ханымга кагылышлы хатирәләрне тизрәк уемнан куарга тырыштым. Тиздән мине чын бәхет көтә ләбаса, Камиләм белән күрешү бәхете! Хатында кайту датасы язылган, мин аны тимер юл вокзалында каршы алырга тиеш. Шуның өчен кичен Казанга барып кундым, ә иртән вокзалга төштем...
  Әгерҗе – Казан поездының килү вакытын әзрәк бутаганмын, вокзалга бер сәгатькә алдан төшелгән. Алдан килүемә әллә ни көенмәдем: бертуктаусыз вокзал павильонында йөрендем. Гәҗит-журнал киоскысында пассажирлар вакытлы матбугат продукциясен барлаганда, мин Пастернакның (ул чакта дефицит!) кечкенә генә шигырь китабын сатып алдым. Вокзалда утырганымны да онытып, әлегә минем өчен бөтенләй ят һәм чит булган серле, илаһи шагыйрь дөньясына кагылдым... Пастернакны аңлавы җиңел түгел, укый-укый арыйсың. Бераздан мин дә катлаулы метафоралар белән чуарланган шигырьләреннән алҗып, китапны куен кесәсенә тыгып куйдым. Аннан бик нык ачыкканымны сизеп, буфеттан ачы суган исе аңкып торган итле пәрәмәч алып ашадым. Ите аз, суганны күп салганнар. Чын майда түгел, маргаринда гына әвәләгәннәр, күрәсең, чәйнәп аргач, әзрәк эчне борып, укшытып та алды. Майга буялган кулымны бәдрәфтәге сары төс йөгерткән ярык раковинада югач, мин вокзал эченнән поездлар туктый торган платформага чыгып бастым. Озакламый перрон кырында Әгерҗе – Казан поезды күренер һәм мин чиксез сөенү, күрешү шатлыгы кичереп, ниһаять, сөеклемне каршы алырмын дип хыялландым. Кочаклашып үбешүләрне көтмәсәм дә, сөйләшеп, серләшеп туя алмабыз, дип өметләндем. Һәм мин, билгеле ки, Әгерҗе төбәгендә туып үскән гади авыл кызын түгел, ә ниндидер гаҗәеп гүзәл Ходай баласын, язмыш алиһәсен көттем! Тик (гөнаһ шомлыгына каршы!) Әгерҗе поезды мин көткән юлга түгел, ә бөтенләй башка урынга килеп туктаган. Ялгышымны аңлап алгач, мин тизрәк шул якка йөгердем. Ләкин поезд килеп туктаганга унбиш-егерме минутлар вакыт узган, мин шунда йөгереп килгәндә, поезд тирәсендә инде бер генә пассажир да калмаган, барысы да поезддан чыгып, таралышып өлгергән иде. Чыгардай булып типкән ярсу йөрәгемне бер мыскал да кызганмыйча, бар көчемә йөгереп, кабат пыяла вокзалга атылып кердем. Башымны тегендә-монда борып эзләнә торгач, ниһаять, вокзалның алсу витражлы тәрәзәсе астында тезелгән эскәмияләрнең берсендә Камиләне күреп алдым. Кызны күргәч (белмим, нишләп шулай була торгандыр?!), җиңелчә генә күңелем сүрелгәндәй тоелды. Әйтерсең лә, аны ниндидер кара көчләр алыштырып куйганнар, ул мине җәй башыннан бирле сагындырган, сөю көенә салып саташтырган урман кызы, урман алиһәсе түгел, ә ничектер үзгә булып, артык гади һәм гадәти кеше булып кына күренде. Мин аның тыйнак кыяфәтенә, килеш-килбәтенә читенсенеп карап куйдым да: «Әйе, Хәлил, синең тилмереп саташкан мәхәббәтең, ни кызганыч, инде хәзер монда түгел, ул синнән еракта, урманда, үткәндә калды!» – дип, үз-үземә эндәштем...

Без кочаклашып күрештек. Авылдан Казанга килүенә ул чиксез шат иде кебек. Мин артык сүз сөйләп тормадым, аның алдагы планнары белән кызыксындым.

– Дус кызларны сагындым, ансамбльдәге. Аларны күрәсем килә, – дип, дулкынланып уртаклашты ул. – Гөлия апага да кереп чыгарга телим. Күптән үзенә кунакка чакыра...

– Гөлия апага?! – Гаҗәпләнүдән шул минутта тыннарым кысылды, аякларымның хәле китте.

– Әйе, әйе, Гөлия апай! – дип чәчрәде ул. – Беләсең бит инде син аны, бездә ансамбльдә... безнең алып баручыбыз...
Ай, йөрәгем учыма төшкәндәй бәргәләнде һәм минем шулчак аңа: «Барма! Йөрмә аның янына!» – дип кычкырасым килде. Бәхеткә, вакытында туктап калдым, әгәр дәшкән булсам, кызның керсез күңеленә һичшиксез шик корты салырга өлгерә идем. 

5

Көз айлары да әллә ни озак көттермәде, бик тиз якынлашты. Тиздән училищеда Камиләнең укулары башланачак, инде бер елдан соң (җәй башларында) ул диплом алачак. Мин исә икенче көздә өйләнешербез дигән өмет белән канатланып яшим. Әлегә шул илаһи вә гүзәл вакыйганың булачагына тулысынча ышанып бетмәсәм дә, бергә кушылу өмете минем яшәешемә бер кодрәти ямь өсти иде кебек.

Камилә педагогия көллиятенең тулай торагында яши иде. Вокзалдан каршы алгач, мин аны шунда озатып куйган идем. Соңыннан ара-тирә кабат шулай күрешкәләп тордык, берничә мәртәбә кинога бардык, паркта, аллеяларда тулгандык. Ул һинд киносына мөкиббән иде. Карамаган һинд киносы калмады! Мин аның һинд биюләрен яратуын, аларны җиренә җиткереп башкаруын, яшьтән үк шуның белән җенләнүен яхшы белсәм дә, бу өлкәдәге ачышларым көннән-көн яңарып торды дисәм дә, ялгыш булмас. Гөлия ханым «синдром»ыннан (ул Камиләгә барсын да сөйләп бирер дип бик тә курыккан идем!) шактый тиз арындым. Эш болай булган: барган ул аның янына кунакка, тик тегесе (бәхеткә) берни дә сөйләмәгән, мине фаш итмәгән. Акыллы хатын икән, төпле! Шул көннән башлап, мин ирләр бердәмлегенә генә түгел, ә хатын-кызларның әдәплелегенә дә инандым...

Беркөнне ул мине концертка чакырды. «Ялкын» ансамбле төзүчеләр сараенда чыгыш ясый икән. Көз җитсә, шул инде, шулай куелган: үзешчән коллективлар үзләренең иҗади сезоннарын ачып җибәрләр. Мин, билгеле ки, Камиләмнең чакыруын бик теләп кабул иттем. Аның сүзеннән мин шуны аңладым: Камилә бу юлы ансамбльгә генә кушылып җырламый, ә үзе генә (соло) дә җырлый һәм шулай ук мин яраткан һинд биюен дә башкара. Мин инде хыялланып: «Ниһаять, синең аерым җырлаганыңны да күрәсем бар икән, сине сәхнәдә күреп сокланасым бар икән!» – дип, аңа мактау сүзләре яудыра башлагач, ул түзмәде: «Җитәр! Күз тидерә күрмә, әгәр дә начар килеп чыкса, син гаепле булачаксың!» – дип, мине күктән җиргә төшерде.

Әллә концерт бушлай булганга, әллә халык ансамбльне шулай хөрмәт иткәнгә, мин килгәндә, тамаша залы шыгрым тулы иде. Андый сәнгатьле кичәләрдә мин үзем һәрвакыт матур итеп киенергә ярата идем. Өстемә Мәскәү хәтле Мәскәүдә (туристик юллама белән баргач!) чират торып алып кайткан җиңел тегелешле соры костюм-чалбар, аякка әле модага гына кереп барган фирменный ак кроссовкалар кидем. Күңелем, чынлап та, бик күтәренке иде. Ләкин пәрдә ачылып, сәхнә түрендә таныш ханым чыгып баскач, мин өнсез калдым. «Ысвулыч та инде мин, ә! Сөймәгән, күңелем ятмаган кеше белән түшәк бүлешеп яттым, өзелеп сөйгән кешемә хыянәт иттем, бәреп кенә үтерәсе мине!» – дип өзгәләндем мин шулчак. Тик шундук икенче бер тавыш: «Үзеңне битәрләрлек зур сәбәп юк: син – ир кеше, син – аны яуладың, аны сөеп һәм сөелеп, сөеклең алдында Ходай  кичермәслек гөнаһ кылмадың, барысы да шулай көн күрә, чөнки дөньясы әүвәл үк шулай яралган!» – дип, мине шундук тынычландырырга ашыкты...

Бераздан сәхнәгә, кыр казлары сыман тезелешеп, ансамбль кызлары чыгып бастылар. Өсләрендә – иркен милли киемнәр, башларында – «уймак» сыман җыйнак калфаклар. Алар арасында минем өчен якын кешемне – Камиләмне күрү күңелемдә кичергән горурлык хисләрен тагын да көчәйтеп җибәрде. Ансамбль бер чыгуда берьюлы биш-алты җыр башкарды – тавышлары күркәм, моңлы һәм аһәңле, профессиональ җырчылардан бер дә ким, димәс идем, киң диапазонда, ике-өч тавышка кушылып җырладылар.

Ниһаять, сәхнәгә ул үзе генә чыкты. Ансамбль төркемендә, гадәттә, берничә аерым башкаручы, солист җырчы була. Шуларның берсе – Камилә үзе иде! Ах! Чынында исә нидер булачагын мин күңелем белән сизендем, чөнки алдан сиземләү, интуиция дигән нәрсә миңа, тумыштан ук, Ходай тарафыннан өләшенгән һәм ул миндә артыгы белән иде. Баянга ияреп җырларга чыккан Камиләм ике мәртәбә җырын башкара алмыйча төртелеп калды. Туктап, җырын янәдән башлап карады, ләкин, ни кызганыч, сөеклемнең чираттагы омтылышы да уңай нәтиҗә китермәде. Уф! Әллә көне шундый булды, әллә мине күреп, шул тиклем каушады, ул шуның белән үзен дә һәм аңа ияреп чыккан баянчы абзыйны да шактый уңайсыз хәлгә куйды. Хәер, ул бик нык каушаса да, чыгышын барыбер ахырына хәтле җиткерә алды, хәтта гөрләтеп, кул да чаптылар үзенә, иң каты чабучы исә мин булдым! Ләкин аның күңелендә әлеге чыгышыннан ниндидер үкенеч, гарьлек калгандыр, дип уйлыйм, әйе, ансыз мөмкин дә түгел. Ә менә һинд биюен ул шул тикле оста итеп башкарды ки, тамашачылар исә аны кабат-кабат соратып биеттеләр... Концерттан соң мин аны фойеда каршы алдым, чит-ят күзләргә ташланудан куркып, грим бүлмәсенә кереп тормадым. Костюм астына кыстырып килгән кечкенә чәчәк букетымны, сәхнәгә чыгып буталудан тыелып, аңа шунда гына бүләк иттем. Кайчандыр мин урман читендә чәчәк күтәреп, Камиләне күрер өчен җан атып, юлда машина туктата алмыйча, җәфаланып басып торган идем. Теләгем тормышка ашты, димәк, анда ирешә алмаганны, ниһаять, монда тормышка ашырдым...

Минем котылгысыз бер гадәтем бар – кешегә яхшылык эшләү. Нишлисең, мин шулай ясалган инде, ул – минем күңел таләбем. Камиләм миңа бер мәртәбә, әгәр дә берәр җирдә концертлар оештыра калсагыз, мине дә чакырырга онытма, мин бик теләп катнашырмын, дигән сүз ирештергән иде. Мин хезмәт куйган оешма күпмедер дәрәҗәдә үзешчән артистларның чыгышын контрольгә алу белән дә мәшгуль иде. Совет чоры: рөхсәтсез-нисез беркая да кереп булмый, шуңа күрә үзешчән коллективлар каядыр чыгыш ясар өчен бездән рөхсәт яки юллама килеп алалар. Бу очракта билгеле ки, «Ялкын» ансамбленең гастрольләрен оештыру турында сүз бармый, билгеле, ә шабаш концертлар белән чыгып, әзрәк акча эшләп алу мөмкинлеге тудыру иде. Совет чорында шабаш концертлар бирергә җөрьәт итүчеләрдән шактый зур кыюлык вә тәвәккәллек сорала иде. Чөнки алдыңны-артыңны карап йөрмәсең, закон буенча җәзага тартырга да күп сорап тормыйлар. Ә андый эләгүчеләр, янучылар күп булды. «Сул» билетлар белән. Бәхеткә, тамаша куеп, акча ясауның икенче бер уңышлы варианты да бар: әгәр дә синең концертыңны берәр зур оешма яки колхоз җитәкчесе сатып алса. Монда инде җәза янамый: колхоз алганмы – алган, «виза» салганмы салган, димәк, бернинди дә ялган юк!

Андый вакытта иҗади бригаданы җыю да әллә ни зур читенлек тудырмый. Ике җырчы, бер баянчы, бер алып баручы да биюче! Состав – гадәттәгечә!

Казан каласына килгәч, миңа җыр җырлап, бию биеп, гармун уйнап, көн күрүче әһелләр белән шактый еш аралашырга туры килде. Чөнки чир бер үк безнең, сәнгать чире – барыбызда да бертөрле микроб, бацилла, шуңа күрә зарарлану, йоктыру ихтималы да шактый зур. Акчага ихтыяҗ булган чагымда мин шундый бригадалар оештырып, авылларга чыккаладым. Күп вакытта миңа районда колхоз рәисе булып эшләгән бертуган абыем ярдәм итә иде. Бу юлы да ул мине Җаффаров атлы дусты белән таныштырды. Гади кеше түгел, колхоз рәисе. Абый әйткәч, бик тиз ризалашты тагын үзе, фәлән вакытта фәлән авылга килеп куярсыз да, акчасын конторга гына кереп алырсыз, дип аңлатты. Мин үзем кешеләргә ышанырга өйрәнгән, кешенең әйткән сүзендә торганын яратам, Җаффаровның мине алдамаячагына бернинди дә шигем юк иде. Ләкин барыбер колхоз ашын ашап шомарган, бер күзе белән кешегә, икенчесе белән чиксезлекне күзләгән тук һәм уйсыз чыраенда эчке бер хәйләкәрлек, мәкерлек сизенеп, шиккә калган идем калуын...

Артык уйлап тормадым: дустым Балтаевны эзләп киттем. Карап торырга бик тә кызык кеше иде ул, сүз остасы, сүз уйнатучы, андыйларны руслар болтун, чудик, диләр, аңар берәү дә исеме белән эндәшкәне юк, ул барысы өчен дә артист Балтаев иде. Шуның өстенә универсаль да: күп функцияле комбайн сымак, сәнгатьнең барлык төренә дә оста вә сәләтле. Җырлый да, уйный да, юмор да сөйли. Кыскасы, Балтаев ул үзе бер концерт, үзе бер тамаша! Минем тәкъдимемә ул бик теләп риза булды, ә нишләп бармаска, акча түләгәч, барабыз, дустым, рәхәтләнеп барабыз, диде.

Авылларда концерт-тамашалар шактый соң башлана, халык көтү каршы алмыйча, терлеген ашатмыйча, сыерын саумыйча, клубка чыгарга ашыкмый, шул сәбәпле артистлар да чыгыш ясыйсы урынга ашыгып бармыйлар. Балтаев үзенең бригадасын үз машинасына утыртып килде, ә без Камилә белән поездга утырып килергә мәҗбүр идек. Артистлар бездән алданрак барып җиттеләр. Балтаев минем белән нигәдер елмаеп күрешмәде, төксе каршы алды. Күрәсең, ул нидер ишетергә өлгергән, яхшы хәбәр түгел, билгеле, ә начарын.

– Конторга кереп чык әле! – диде ул, миңа арты белән борылып. – Синең дус рәисең безне кабул итәргә җыенмый бугай!

– Нигә? Ни өчен? – Гаҗәпләнүем табигый килеп чыкса да, бу очракта килешсез күренде.

– Кайдан белим! – дип мыгырданды ул. – Завклуб шулай диде. Просто дуслардан оят. Сезгә ышанган мин җүләр.

Мин Камиләне әйберләре белән клуб бүлмәсендә калдырып, тиз генә колхоз идарәсенә атылдым. Табигатем белән кешеләргә ялынып, ярдәм итүләрен сорап йөрергә күнекмәгән кеше буларак, ике катлы силикат кирпечтән түшәлгән шыксыз бинага читенсенеп, тартынып кына кердем. Теләп түгел, кирәк өчен. Тик Җаффаров урынында юк, эш белән районга чыгып киткән. Контордагылар шулай диделәр. Белмим инде, әллә чынлап та шулай булган, әллә без киләсен белеп чыгып качкан, тәгаен генә әйтүе кыен! Әйе, җәфа китереп чыгарды безгә бу Җаффаров, җәфа! Колхозда икенче кеше булып саналган парторг янына да кереп чыктым, түгәрәк чырайлы ир кояш кебек яктырып, елмаеп торса да, җылысы юк, тик ул да рәистән башка берни дә хәл итә алмый, финанс эшләренә тыгылмый, алай гына түгел, партиянең пленум карарлары нигезендә, халыкка мәдәни чаралар күрсәтәм дип, акча эшләп йөрүче эшкуарларны бөтенләй үк сөйми вә өнәми икән. Аптырагач, баш бухгалтер янына да сугылдым, яше кырыклар тирәсендә генә булса да, инде чал чәчле, уйчан, кырыс хатын. Анысы инде колхоз рәисе әлеге концертны алырга да уйламаган, аларны кисәтмәгән дә, дигән сүз ирештерде. Кыскасы, Җаффаровның кайтасын гына көтәсе калды. Ә кайтмаса?! Концерт өзелсә?! Балтаев һәм аңар ияреп килгән артистларга ни дип аңлатырмын? Барыннан да бигрәк Камилә ни уйлар? Аның алдында әнә шулай адәм хурлыгына калыргамы? Мин хәзер генә, олыгайган көнемдә генә шундый кыю һәм әрсез, башлаган гамәлемне ахырына хәтле җиткерергә тырышам, ә яшь чагымда андый читен хәлләрдә бик тиз югалып кала торган идем. Гамәлем исә әлеге авыр хәлдән чыгу юлын эзләү, яисә аны хәл итү белән түгел, ә бөтенләй киресенчә – аннан качу, котылу белән тәмамлана иде. Хәер, мин бер дә качарга уйламадым, бары тик ничек итеп хәзер шул кешеләр күзенә барып күренергә дип уйладым. Менә шул уй һәм шул тартыну хисе мине үзенә китереп кысты. Һәм мин ахмак кеше сыман, өч сәгать буена районга чыгып качкан колхоз рәисен көтеп утырдым. Кайтмаслыгын, килмәслеген дә аңладым. Ләкин көттем, бәлкем, акылына килер дә тамаша алдыннан гына безнең янга килеп чыгар дип көттем. Идарәдә эшләүчеләр өйләренә кайтып китеп, ак кирпечле бинаның ишекләре ябылып беткәч тә көттем. Тик файдасыз!  Абзыйның үзен түгел, хәтта күләгәсен дә күрә алмадым.

Мин клубка караңгы төшә башлагач кына килеп кердем. Тик: «Дусларым, кыйнасагыз кыйнагыз, атсагыз атыгыз, мин сезнең алда гаепле, буш калдырмам, кайдан кирәк шуннан алып булса да түләрмен!» – дип әйтергә кайткан җиремнән, залда шыгрым тулы халык күреп, бер мәлгә аңсыз-мәнсез басып тордым. Концерт инде күптән башланган, үзенең иң югары ноктасына менгән, сәхнәдә халыкның кумиры – шаян йөзле, җор сүзле Балтаев хөкем итә! Балтаевта мине һәрчак бер нәрсә сокландырды: табигать биргән сәләте белән ул халык алдында ясаган һәрбер чыгышын югары сәнгать югарылыгына күтәрә белә иде. Ул әле сәхнә бүресе генә түгел, ә оештыру мәсьәләләре буенча да мәшһүр кеше булып чыкты. Ә ул нишләгән?! Минем югалганымны һәм концерт алырга вәгъдә иткән рәиснең алдаганын аңлап алгач, әйдәманлыкны тиз генә үз кулына алган, бернигә дә карамастан, тамашаны уздырырга карар кылган. Бушка тамаша карарга дип төшкән халыкка чемодан төбендә генә яшереп саклаган, сатуга чыгарырга тыелган «сул» билетларны әкренләп сатып бетергән. Хәер, авыл халкы да артистларның хәленә кергән, кала хәтле каладан килеп, бушка йөрмәссез инде дип, билет алып керергә риза булганнар.

– Син мине ачуланма инде, – дип акландым мин, тамаша тәмамлангач. – Уйламадым шулай килеп чыгар дип! Ышандым бит, абыйның дусты булгач.

– Ярар, ярар, борчылма, – дип тынычландырды ул мине. – Монда синең  гаебең юк. Тик син шуны онытма: шундый хуҗаларның мәгънәсезлеге аркасында, безнең кебек сәнгать әһелләре гомер буена җәфа чигә...

– Килешәм... – Иманым камил: әгәр дә концерт өчен берәр чибәр кыз вәгъдә иткән булсаң, ул синең абзыең махым монда йөгереп килеп җиткән булыр иде...

– Анысын уйлап җиткермәгәнмен шул! – дип көлдем мин, давыл узганнан соң гына була торган илаһи ләззәт кичергән халәттә йомшарып.

– Без китәрбез инде, – диде кисәк кенә юлга җыйнала башлаган Балтаев.

– Син ничек, поезд беләнме?

– Әйе, – дидем мин, – башка транспорт юк, төнгә каршы...

– Сиңа гына урын табар идек әле машинада, кысылып булса да кайтыр идек, тик син үзең генә түгел шул.

– Әйе... ни... безнең өчен борчылма. Тик...

– Әйе?!

– Камиләгә өлеш чыгарырсың инде.

Акча турында сүз чыккач, Балтаевның түгәрәк чая йөзенә караңгы күләгә йөгерде. Әйе, шоу-бизнеста түләү ягы, ягъни акча бүлү гамәле гомер-гомергә четерекле булды.

– Бер җыр җырлады инде ул, бер биеде, аның өчен генә әллә ни хәтле түләп тә булмас шул инде, – дип вакланды ул. – Ну, син бар, яхшымы-яманмы безне монда алып килдең, аңа хәтле дә синең белән көрәп алган чаклар булды акчаны, рәхмәт, шуның әҗере төшәр сиңа, дустым! – дип, Балтаев кесәсеннән (күрәсең, алдан әзерләп тә куйган!) гонорар акчасын чыгарып бирде.

Мин алдым, алмыйча да ярамый. Үзем турында бөтенләй уйламадым. Кызны тиенсез калдырасым килмәде. Балтаевлар үз юллары белән китеп бардылар, ә без Камилә белән җәяүләп кенә, концерт куйган авылдан 2-3 чакрым ераклыгындагы тимер юл станциясенә төштек. Безнең якларда станцияне «станса» дип, кечерәйтеп сөйләргә яраталар. Албаба стансасы да башкалардан әллә нәрсәсе белән аерылмый: шул ук бер катлы акшарланган таш бина, тимер читлек белән уратылган касса тәрәзәсе, тимер арматурага кигертелгән калын фанер эскәмияләр, төссез цементка катырылган бетон идәннәр. Көтәсе дә шактый: пассажир поезды әлеге стансага төнге өчтә генә туктала икән, аңа хәтле бер генә поезд да булмаячак, чөнки һәр кечкенә стансага туктала торган шәһәр яны поездлары, расписание буенча, иртәнге яктан гына кузгала, шуңа күрә аларга өмет итүдән мәгънә юк, безгә ничек тә әнә шул өчтәгесенә эләгергә кирәк иде. Мин кассадан билет алдым, кыйбатлысы туры килде, купе-вагонга эләктек. Тиз йөрешле пассажир поездлары мондый кечкенә стансаларда озак туктап тормыйлар, шулай да без Камилә белән тиешле вагонга, тиешле купега 3-4 минут эчендә төп-төгәл кереп утыра алдык. Купе, гадәттә, дүрт кешелек була, шунысы кызык: Казанга кайтып җиткәнче безнең купега керүче кеше булмады. Поездның салмак йөрешенә ияреп, без бер мәлгә тын калдык. Аннан (бу хәл шактый уңайсыз килеп чыкты!) мин Балтаев тоттырган концерт акчасын тулысы белән Камиләгә чыгарып бирдем. Ул озак кына, ниндидер чит сәбәпләр табып, акчаны алмаска итенде, акча сузган кулымны кире этәрде. «Җаным, бу синең эшләп алган акчаң, син аны берничек тә алмыйча булдыра 
 алмыйсың, алар синеке!» – дип, бик каты үгетләп сорагач кына, ул алырга мәҗбүр булды...

Кайта-кайта, өздереп ашыйсы килә башлады. Оештыру матавыклары белән буталып, ашау-эчү мәсьәләсен онытып та җибәргәнбез икән! Юлга чыкканда гына, клуб мөдире тоттырган, гәҗит-кәгазьгә төрелгән күчтәнәч искә төште. Ачтым, анда өсте-өстенә өч кисәк колбаса, өч кисәк ак икмәк туралган иде. Бутерброд дип аңладык. Икмәк белән колбасадан авыз суын китерерлек тәмле, татлы ис аңкып тора. Мин шулардан тиз генә бутерброд әмәлләп, берсен Камиләгә тоттырдым, икенчесен үзем җилтерәттем. Монда да шул ук хәл: Камиләм, кабат уңайсызланып, мин ясаган бутербродка орынмады. Проводниктан ике чәшке чәй (ни әйтсәң дә, купеда барабыз бит!) алып кергәч кенә, ул, ниһаять, язылды һәм мин әвәләгән бутербродтан авыз итәргә җөрьәт итте...

Шул өч сәгать эчендә безгә йокы дигән нәрсә кереп тә карамады, без юл буе бер-беребез белән сөйләшеп, серләшеп кайттык. Миңа карата үзгәргәнен, йомшарганын сиздем. Мин акрын гына аның ягына авыштым һәм бик нык тәэсирләнеп аны кочагыма алдым. Карышмады, янтаеп китеп, башын тын гына җилкәмә салды. Бераздан әнә шулай кочаклашып, үбешеп барулар ардырды, күрәсең, без югары полкада торган бер матрасны аскы якка төшереп, җәеп, ял итеп барырга ниятләдек. Купеда салкынча иде, мин өске яктан бер одеялны тартып төшереп, шуны өстебезгә бөркәдем. Шулчак салкын купе эчендә ниндидер бер җылы куыш, җылы түшәк барлыкка килде. Нишлисең, яшь чак, дәртле чак, назланмыйча, иркәләнмичә тыныч кына ятып була димени инде, бераздан Камилә үзе дә минем тилереп назлауларыма җавап бирә башлады. Сөйгәнемне сөя-сөя, аның акрынлап аста калуын сизми дә калганмын. Мондый дәрт, мондый сөю безнең арада беренче генә мәртәбә иде әле. Тик шунда мин бер нәрсәгә игътибар иттем: җенси мөнәсәбәтләргә генә хас булган җитез хәрәкәтләремнән һушын язарга өлгергән сөеклем нигәдер шулчак җанымда шик тудырырга да өлгерде. Шуның өстенә әле ул минем кирәгеннән артык талпынганымны сизеп, мине әзрәк читкә этәрәсе урынга:

– Сиңа читендер инде, шулай бит?! – дип, хәлемә кергәндәй, теләктәшлек тә белдерде.

Һәм шулчак минем башымнан авыр уй йөгереп узды: саф микән соң бу кыз бала? Әгәр дә саф булса, шул тиклем итагатьлек күрсәтеп тормас иде! Ничектер... каршылык күрсәтер иде! Әлеге сүзләрдән соң мин, киресенчә, тыелып, тынып калдым һәм салмак кына башыннан, чәчләреннән сыйпап аңа:  

– Камилә, син шуны аңла, мин бит синең өйләнешкәнче саф калуыңны телим. Онытма, нинди генә хәлдә, нинди генә халәттә булсак та, мин сиңа орынмыйм, кагылмыйм, чөнки мин үзем шуны телим, аңла! – дидем... 

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 09, 2021

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: