Камилә (дәвамы)

(Башыннан УКЫГЫЗ)

6      

  Яңа ел бәйрәмен мин яшьтән үк ярата идем. Бер караганда, гади генә бер чара кебек, иске елның сәгать телләре Яңа елга күчә, тик икенче яктан, әнә шул бәйрәм «мишура»сы – төрле уенчыклар, гирляндалар белән бизәлгән яшел чыршылары, Кыш бабайлары, Кар кызлары, шампан шәраблары хакимлек иткән затлы өстәлләре, телеэкраннарның өлгесенә әверелгән «Зәңгәр утлар»ы, Президент котлаулары һәм Дәүләт Гимны яңгыравы белән ниндидер серле антураж тудырырга сәләтле гаҗәеп бер бәйрәм дә иде ул! Инде менә янәдән шул тылсымлы бәйрәм кабатланырга тора. Хыялым – Яңа елны сөйгәнем белән бергә каршы алу. Икәү генә! Аерым. Апаларда! Ә тагын кайда каршы аласың?! Авылга алып кайтып булмый, без әле ярәшелмәгән, өйләнешүнең алды-арты уйланып бетмәгән. Дөресен әйткәндә, әти-әниләр минем өйләнергә теләвемне бигүк хуплап та бетермиләр иде. Ул чакта кунакханәдә каршы алу турында уйларга да юк, Казан пропискасы белән Яңа ел алдыннан номер алам, димә инде! Дусларга, танышларга ялынасы килми, икәү, бары тик икәү генә каршы аласы килә. Хәер, апа да каршы килмәде, ярар, мин үзем дус хатыннарда каршы алам, диде. Апам Камилә турында белә иде инде. Үзе әйтмешли, юлдан язган иреннән аерылган, берүзе ике ир баланы күтәргән, үстергән, тиенен тиенгә ялгап барган апам Камиләм турында сокланып сөйләгән чагымда нигәдер артык зур куаныч хисләре кичермәде һәм таңга да калмады, гомумән, ул минем мәхәббәтемә һәм Казанга килеп яшәвемә күпмедер дәрәҗәдә битараф калды кебек. Ә инде аңа: «Икенче елга өйләнергә уйлыйм, Камиләне әти-әни белән таныштырырга кирәк булыр!» – дип әйткәләгәч, ул миңа моңсу вә сагышлы күзләрен төбәп, минем өчен борчылып: «Белмим инде, өйләнүен өйләнерсең дә, тик соңыннан кайда торырсыз, кайда яшәрсез икән?!» – дип әйтеп куйды. Апаның тел төбен аңлыйм, теләсәң нишлә, теләсәң кайда яшә, тик мине генә борчыма, миңа гына кысанлык, тарлык китермә. Апаны да аңларга була, аның да үз тормышы, үз проблемалары чиктән ашкан бит. Ике яшүсмер ир бала, өченчегә мин йөрим монда тулганып!

Тормыш кына түгел, дөньялары да тынычсыз иде! Сиксәненче еллар ахыры, илдә үзгәреш җилләре исә башлаган, дәһшәтле туксанынчы елларга да ерак калмаган иде инде. Мин эшкә килеп-китеп йөргән оешманың да тиздән таралачагын сизенә торган идек. Бетәсе оешманы җыелышлар җыйнап, семинарлар уздырып кына алып калып булмый, билгеле. Тик шуңа да карамастан, буш җыелышлар уздырыла торды, дөреслеккә туры килмәгән фикерләр хезмәткәрләр тарафыннан һәрдаим әйтелә килде һәм шуңа күрә аның файдасы да ташка үлчим генә булып калды.

Әнә шундый җыелышларның берсендә берәүнең миңа карап төбәлгән күз карашын сизеп бик нык гаҗәпсендем. Гадәттә, мин андый җыелышларны бигүк өнәп бетермим, башымны аска иеп, «көн тәртибе»нә кагылмаган, күңел түрендә кайнаган хисләргә, уйларга бирелеп утырам. Әйе, әнә шул уйларымнан бүленеп, башымны югары күтәргәндә исә, мөлаем генә бер ханым миңа текәлеп карап тора иде! Күз явын алырлык чибәр ханым дип әйтерлек түгел үзен, хәер, ямьсез дип тә әйтеп булмый, бик тә ягымлы йөз һәм аңардан хәтәр холыклы ханымнарда гына чалымланган әрсезлек, усаллык хисе түгел, ә ниндидер үзенә генә хас җылылык, самимилек бөркелеп тора иде. Аның сокланып һәм дә ки, ымсындырып төбәлгән күз карашы мине бөтенләй үзенә әсир итте, яисә тетрәндерә алды, дисәм, дөреслеккә туры килеп бетмәс. Мин бит үзем дә Камиләгә нәкъ шулай төбәлеп, сокланып карарга ярата идем. Ләкин ул артык тыйнак, оялчан, мин яратып, сөеп караганда, ул йөзен тиз генә читкә ала иде. Ә бу сөйкемле ханым миннән күзен алырга да уйламый: авыз читендә кояш елмаюларын уйнатып, һаман миңа карап утыра. Миннән олырак булырга охшап тора. Шәрык кызларына хас кара тутлы, кара чәчле ханымның йөзләрендә, күз төпләрендә, калын сөрмә белән йөгертелүгә дә карамастан, вак-вак җыерчыклар хакимлек итә һәм инде аларны берничек тә күрер күздән яшерерлек түгел иде. Тик ни генә булмасын, әнә шулай мөлаем күз карашы минем үрсәләнгән, тормыш чоңгылларында чәбәләнгән, яшәргә дә өлгермичә арган үксез җаныма ниндидер бер шифа суыдай сеңгән кебек тоелды...

Җыелыштан соң сөйләшеп киттек. Зарема исемле. Тумышы белән Казаннан. Җырчы ханым. Профессионал. Консерватория тәмамлаган. Опера театрының хорында җырлаган. Анда кыскартулар башлангач, безгә музыка бүлегенә килгән. Җырчы буларак, халык арасында артык танылып өлгермәсә дә, үзе сөйләвенчә, татар җырларын бик тә теләп башкара икән. Шул көнне ул хәтта үзе белән йөрткән кечкенә магнитофоныннан радио өчен язылган язмасын да тыңлатырга өлгерде, шаккаттым: тавышы тигез, яңгыравыклы. Шагыйрьләрчә әйтсәк, «Фазыл чишмәсе»дәй челтерәп ага, теләгән кеше шуңардан җанына дәва ала.

«Менә тагын бер җырчы кыз! – дигән уйлар эчендә йөздем мин. – Теләсәң, икесе дә синеке, дөресрәге, икесенең берсе синеке... хе... хе...»

Кичен без Камилә белән кафеда очраштык. Аны күргәч үк, яңа танышымны шундук оныттым. Камиләмнең гүзәллеге, яшьлеге, сафлыгы, оялчан күз карашлары җыелышта пәйда булган җырчы ханымның образын бер мизгелдә читкә этәрергә өлгерде. Яңа елны каршыларга өч кенә көн калган иде инде, чәчен кыеклап кырган бер официант кебегрәк бәндәдән шампан шәрабы китерттем. Утыра-утыра шәрабның яртысына тикле төштек: Камилә күп эчмәде, авыз итеп кенә куйды. Без кәеф-сафа корган кафены кистереп кенә ресторан дип тә, ашханә дип тә әйтеп булмый. Яңа ел алдыннан андый кафелар, гадәттә, төрле төстәге пыяла шарлар, янып вә сүнеп балкыган гирляндалар белән бизәләләр һәм бик нык җанлана башлыйлар. Монда да нәкъ шундый бәйрәм атмосферасы хөкем сөрә иде.

Камилә миңа нәрсәдер әйтергә, сөйләргә тели, тик һаман да сүзен башлый алмый, тәвәккәллеге җитми иде кебек.

– Әниеңнән хәбәрләр бармы соң? – дип сорадым мин аннан, пыскып янган учакка, янсын дип, әзрәк коры утын аткан сыман. – Исән-саудыр бит?

– Исән-сау, бар да әйбәт, – диде ул, ниндидер бер эчке тыенкылык белән. – Авылда өч-дүрт карчык җыеп, әтине искә алып, Коръән укытканнар.

– Әйбәт булган, – дидем мин. – Әтиең үлгәнгә ничә ел булды инде?

– Биш...

– Сагынасыңдыр инде әтиеңне, шулай бит?

Соравыма җавап эзләргә кирәкмәде. Җавап урынына кызның чия сымак алсуланып торган аскы иреннәре дерелдәп куйды һәм ул, онытылып, күз яшьләренә буылды...

– Сагынмыйм дип әйтсәм, зур хата булыр, – диде ул, берникадәр фәлсәфи, җитди тонга күчеп. – Әти бит инде ул! Әтием, якын кешем! Әтием ике нәрсәне яратты бу дөньда: әнине һәм сәхнәне...
– Моны ничек аңларга?

– Иң элек... Әнидән башларга кирәктер, бәлкем. Әни белән ул күрше авылга концерт белән баргач танышкан. Әтием әнидән тугыз яшькә олы, ул инде, училище белеме алып, клубта эшләгән, директор вазифасын да, сәнгать җитәкчесе эшен дә алып барган. Әни, үзе сөйләвенчә, әтигә яратып чыкмаган, каршы килә алмаган, әти, күрәсең, үзен бик каты китереп кыскан. Мәҗбүр иткән дип әйтә алмыйм, ләкин әни дә аңар чыгарга бигүк ашкынып тормаган. Әни яшь чакта үз укытучысына гашыйк булган, химия укытучысы булганмы ул, белмим, институтны тәмамлап кына кайткан егет. Шул укытучы кеше, әни унынчы классны тәмамлагач, аңа тәкъдим дә ясаган, тик ул ризалашмаган...

– Нигә? – дидем мин, ачуы чыккан кешедәй кашларымны җыерып. – Яраткан кешесенең тәкъдимен кире какканмы?

– Әйе, кире каккан. Аңла... ул бит аның укытучысы, әни аңа баш күтәреп карарга да оялган хәтта.

– Юк, аңламыйм.

– Әти белән әни начар яшәделәр дип әйтә алмыйм. Әни дә безнең сәнгатьне яраткан, җырлаган да, биегән дә, ләкин әти белән кушылуга ук, ул нәрсәдән ераклашкан. Клубка йөрүдән туктаган. Гомер буе кассир булды, конторда, бухгалтериядә. Әти, үлгәнче, клубтан китмәде, ансыз авылда бер генә чара да, бер генә тамаша да узмый иде. Мине дә шунда тартты. Абыем, апам клубның кайда икәнен дә белмәделәр, ә мин көн-төн шунда яттым. Әти мине җырларга да, биергә дә өйрәтте. Мин әти кызы идем. Ул үлгәнче шулай булып калдым...

– Иртә киткән шул әтиең бик тә!

– Үпкә ялкынсынуыннан китеп барды. Кызганыч, ләкин факт... Каз өмәсеннән соң. Тирләп-пешеп, ат чанасына утырып, көне буе гармунда уйнады. Иртән температурасы башланды. Бар, дидек, бүлнискә, бармады. Бал эчте, үләннәр эчте, мунча керде. Температурасы төшми дә, төшми дә, кырыкка менде. Инде тыны кысыла башлагач кына, бүлнискә алып баруларын сорады. Дәвалап карадылар, тик файдасы гына булмады. Соңга калдык. Иртән иртүк үлем хәбәре килде...

– Мда... – дидем мин, авыр сулап.

Әйе, Камиләнең кайгысы инде уртак кайгыга әйләнә барганын яхшы сиздем. Хәзер без бергә, аның шатлыгы – минем шатлык, кайгысы да – минеке, уртак. Тормышны шулай гизеп бармыйча ярамаячак, кайгыңны да, шатлыгыңны да бергә җөпләп кичермәсәң, бергә яшәүнең, дөнья күрүнең мәгънәсе дә юк кебек. – Аянычлы булган икән шул әтиеңнең үлеме, бик тә аянычлы...

– Үзе дә шундый иде инде ул, – дип, әтисе өчен аклагандай сөйләнде Камилә. – Үзен жәлли, кызгана белмәде. Эшләсә, эшен җиренә җиткерә, фикер әйтсә, шуның төбенә төшә торган кеше иде. Шул каз өмәсендә дә... Кәчтүме астыннан юка синтетик күлмәк кигән, өстенә сезонлы пәлтә генә салган, шарфын да бәйләмәгән... Башкалар туннар, пуховиклар киеп чыкканнар. Көн салкын иде чөнки, бик тә салкын иде. Әти тунын кимәгән. Янәсе, тун кисә, гармунда уйный алмый... Бер караганда, кыш көне салкында, артсыз чанада гармун уйнап бармаса да, яраган булыр иде дә! Юк, ә ул алай булдыра алмый, башкача ярамый, аңлыйсыңмы?!
 – Нишлисең, характеры шундый, димәк, холкы...

– Әни аны гел орыша торган иде! Бетмәде инде бу клуб эшең, эше күп, акчасы юк, халыкка кирәк дип, бертуктаусыз чабасың да чабасың, дия иде. Аны башка хезмәткә дә димләп карадылар, тыңламады, аягын да атламады. Сәнгать, җыр, моң аның канында иде, күрәсең...

– Әйе, үз һөнәренең фанаты, чын фанаты! Алма агачыннан ерак төшми, диләр бит. Атаң салган мәхәббәтне хәзер син күтәреп барасың...

– Мин?! – Ул төртелеп, уйга калды. – Юк, мин алай уйламыйм үзем турында.

– Ничек инде?! Син бит коеп куйган җырчы, биюче! Әтиең сине үз һөнәренең дәвамчысы итеп тәрбияләгән.

– Шулайдыр... Ул бик нык теләде шуны. «Кызым, – дияр иде әти, – матди байлык ул бер көнлек кенә, ә җан рухы мәңгелек, җан ул беркая да югалмый, без дөньядан киткәч тә очып йөри, кеше рәвешенә кереп, кабат әйләнеп кайта, ә менә җыр һәм моң шул рәвешле җан рухын туендырып тора да инде!» Ух! Шундый катлаулы килеп чыкты. Ничек истә калдыра алганмын, диген син...

– Нишләп? Бик тә кызык! – дип күтәреп алдым мин аның бу сүзләрен. – Атаң синең гади бер завклуб кына булмаган, ә чын фәйләсүф тә икән!

– Ие... – дип килеште ул. – Динле дә иде әле ул. Биш вакыт намаз укымаса да, дини китаплар җыйнаштыра, укый торган иде. Кешедән яшереп... Ул һәрвакыт: «Коръән ул, кызым, җиргә көй һәм моң белән иңдерелгән», – дия иде.

– Нинди көчле фикер, ә! Минемчә, әтиең, пәйгамбәр булмаса да, талантын, сәләтен иң элек сиңа иңдергәндер дип уйлыйм. Димәк, синең иҗади киләчәгең алда, Камилә?!

– Юк, – диде ул, – минем сәнгать юлыннан китәсем килми, гади укытучы, гади кеше... Яраткан кешең өчен яхшы хатын булудан да зур бәхет юктыр дип уйлыйм. Ә җыр, сәнгать ул, минемчә, хыял, иллюзия... Әле бит белмисең, халык, тамашачы сине ничек кабул итәр, бүген яратыр, ә иртәгә арты белән борылыр...

– Зрә! – дидем мин, азрак күңелем төшеп. – Сиңа һичшиксез үсәргә кирәк, консерваториягә керергә. Мин бит инде сөйләшкән дә идем, вокал буенча әзерләргә дип...

– Кирәкми, борчылма! Тавыш, талант булу гына аздыр, күрәсең, җырчы булып әле туарга да кирәк. Әрсезлек, дуамаллык җитми миңа. Тыйнаклык җырчыга хас сыйфат түгел. Сәхнәгә халык алдына чыгып бассам, куырылып китәм. Юк, юк, җыр җырлап, халыкның кәефен, күңелен күтәрәм дип, акча эшләп йөрмим инде мин...

– Димәк, сәнгать юлыннан китмәскә булдың инде?

– Юк, китмим. Ул юлдан китмим.

– Әйе, ихтыярың.

– Ә син үзең?

– Мин?! Мин үземнең тормышымны иҗаттан башка күз алдына да китерә алмыйм, көн-төн язам, бәргәләнәм...

– Ә нәрсә яздың? – Ике пьеса, бер драма. Икенчесе – комедия, шыр комедия. Соңгысын инде куярга да торалар... Шулайрак менә...
– Язып кына, тормышны алып барырга мөмкин дип уйлыйсыңмы? – Уйламыйм.

Мин шулвакыт әтисенең үлем вакыйгасына бәйле килеп чыккан бу сөйләшүне, аңлашуны дәвам итүнең мәгънәсен тапмадым. Кинәт кенә безнен арада барлыкка килгән ике ерак араны һәм шулай ук җитлегү һәм акыл дәрәҗәсе аермасын сизеп алдым. Үземне бары тик иҗат кешесе итеп күргәч, минем киләчәк тормыш юлдашым да шундый ук шәхес булырга тиеш дигән фикер бер мизгелдә юкка чыкты. Үзеңне иҗат белән җүләрләнгән хыялый кеше итеп сизгәч, хатының да шундый ук хыялый җүләр булып калуын теләгән иллюзия дә бу мизгелдә су пары сымак таралып, бушлыкка очып югалмады микән?! Ә бит, төптән уйлап карасаң, нәрсә теләдем соң мин? Кем кирәк соң миңа? Эштән, юлдан кайтуыңны сагынып көтеп торган газиз хатынмы, әллә инде өйдә сирәк күренгән һәм ил күркенә әйләнгән сәхнә йолдызымы?

Без бер-беребезне аңлый алмадык кебек, мин аны, ул мине, һәм, гомумән, мин ул вакытта үземне дә аңлый алмый идем булса кирәк. Яшь идем чөнки, тәҗрибәсез. Тик шулай да бер нәрсәгә өметем бар иде әле: җырга-моңга гашыйк татар баласы бит ул Камиләм! Кайчан да булса, аның шул моңлы күңелендә иҗат нурлары балкып чыгар да, аны олы сәнгать юлына бөтереп алып кереп китәр төсле тоела иде...

Кочаклашып, үбешеп саубуллаштык. Икебез дә нәрсәдер сизенгән сыман озак кына аерылыша алмыйча, бер-беребезгә сыенышып тордык. Ах, алда нинди бәлаләр киләсен белсәм икән шулчак! Ә бит сүз куештык: утыз бере көнне иртән мин аны тулай торактан килеп алачакмын! Әйе, ике төрле сөйләшү юк, ничек сөйләшенгән, шулай башкарылырга да тиеш! Икеләнү һәм шикләнү хисләре читтә торсын! Ләкин. Яңа елны безгә бергә каршы алырга насыйп итмәгән икән шул! Дус хатыннары белән читтә бәйрәм итәргә ниятләгән апам миңа: «Юк, мин беркая да бармыйм, Яңа елны өйдә генә каршылыйм!» – дип әйтеп ташламасынмы! Апамның әлеге мөрәҗәгате минем өчен катастрофа ук булмаса да, мине һәм Яңа елны каршылауны шактый читен хәлгә китереп куя иде. Апа белән бергә бәйрәм итүне исә мин башыма да китерә алмый идем. Һәрхәлдә ул үзе генә булмас, әрсез кунакларның, тупас мужикларның оятсыз сүзләрен тыңлап утыру бер-берсенә гашыйк һәм чын сөюгә сусаган ике җан иясен һич кенә дә канәгатьләндерә алмый иде. Башка чарасы да юк: дуслар янына барып, аларда каршы алу мөмкинлеге дә күренми. Нишләргә? Башыма бернинди дә җүнле фикер килми, баш та, шулай ук дөньясы да буш сыман тоела. Әгәр дә хәзер мин Камилә янына барып, аңар бәйрәмне каршы алырга аулак урын таба алмаганымны аңлатып йөрсәм, һичшиксез үземнең көчсезлегемне, җүнсезлегемне танырга мәҗбүр булыр идем. Ә мин нигәдер аның алдында көчсез, заманча әйтсәк, «нуль» булып каласым килмәде. Шуңа күрә дә мин барысын да үз агымына, үз көенә куярга ният кылдым. Ләкин бу киләчәктә минем иң зур ялгышым булып чыкты. Күрәсең, мин әлеге килеп туган матавыктан көрәшмичә генә, артык көч куймыйча гына котылырга теләгәнмен, башымны уйсыз-нисез балта астына салу да уй-гамәлләремә кереп бетмәгәндер дип уйлыйм... 

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 09,2021

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: