Логотип Казан Утлары
Бәян

Мөхлис һәм Иблис (дәвамы)

– Безнең максат, – дип дәвам итте хуҗа, – безне күралмаган, безгә буйсынмаган, безгә сатылмаган, безне гел яман сүзләр белән искә алган, һәм дә ки безгә чын күңелдән ышанып, ярдәм көтеп яткан адәми затларның башына җитү, минут саен аларга яманлык вә явызлык гамәлләре кылу, аларны бозу һәм юлдан яздыру.

(Әсәрне башыннан МОНДА басып укыгыз)

9. Гыйш-гыйшрәт

Айлы, сихерле төн.

Карадагынай куе карурман, төнге алан. Сихерче хатыннар вә убырлы карчыклар җыела торган кыргый бер алан икән бу. Аланның берничә башында учак ягылган, тирә-ягында коточкыч ялкын һәм кап-кара төтен бөркеп торган карачкы факеллар тезелгән.

Менә шушында убырлар җыены, убырлар туе бара. Кушылып үскән бер гарип каен янында ике карт скрипкачы, кара-каршы басып, бию көен уйнап торалар. Ак йолдызлар сибелгән могҗизаи күктә аяк араларына таяк кыстырган убырлар очып йөри һәм алар, текә пике ясап, берәм-берәм, аланлыкка очып төшәләр. Ә аларны анда, килешенгәнчә, көтеп кенә торалар! Кара затлы фрактан киенгән кавалер егетләр, кызу гына эләктереп алалар да, җитез бию ритмында зырылдатып, әйләндереп алып та китәләр. Убырларның биегәндә башлары әйләнеп китә. Төнге алан эчендә исә биючеләрнең саны күбәйгәннән-күбәя генә бара, ул биюче парлар белән тула. Шунысы сәер: биюче парлар кешечә бер-берләренең күзләренә карашып түгел, ә бер-берләренә аркаларын терәп бииләр...

Инде бер атна аракыдан айный алмаган, каты махмырдан интеккән Сергей атлы бер урыс мужигы да әнә шушында, җен-пәриләр туена очып төште. Аны монда әле бер ай элек кенә танышкан, хәзер инде язылышмыйча гына Сергей фатирында яшәп яткан Катерина исемле сөяркәсе очыртып алып килде. Катяны ул вокзалдан табып алып кайтты, йортка кертте, үзенеке итте, соңыннан үкенде үкенүен, ләкин хәзер соң иде инде. Канун бар, тайпылышсыз тормыш кануны: кешенең кем икәнен белмичә, аны өйгә кертергә ярамый. Гомер аракыдан айнымаган һәм күзе ачылмаган Сергей аны башта җен хатыны дип башына да китермәде. Бу җен хатын аны бик тиз үзенә каратты. Хәер, Сергей да аны үз итте. Хатын аңар – Сергунь, ә Сергей Катюша дип кенә дәште. Менә хәзер алар туйда, җен туенда. Ләкин адәми зат нихәтле генә исерек һәм аңгыра булмасын, ул үзенең бер бүлмәле «хрущёвка»сы белән җен карчыклары, убырлар биеп йөргән ял урынын гына аерыр хәлдә иде әле...

– Катюш!

– Ау?

– Без кайда? – дип сорады бу сәер манзарага шаклар катып утырган Сергунь.

– Туйда без, дарагуй, туйда! – дип безелдәде җен хатын. – Сергуньчик, мы сегодня гуляем! От души, между прочим!

– Нинди туй? Кем туе соң бу?

– Ач күзеңне! Өйрәнгән – өч борынга! – дип ачы сүгенде марҗа.

– Әйбәт иде бит әле... Тыныч кына утыра идек өйдә... самагун йотып... Ничек килеп чыктык соң без монда? Уф! Бөтен тәнем кычыта, бөтен җирем майланган! Нинди май сөрттең син минем тәнемә, ә?!

– Хикмәтле май ул! – дип елмайды Катюша. – Менә шул очырта да инде безне...

Сергунь, тәненең кычытуына чыдый алмыйча, бик иләмсез итеп кашынырга тотынды. Катюша сөрткән май аның тәнендә кибә, тәнен корыта. Бу хикмәтле май турында бары тик шуны гына әйтергә була: ул иблис тарафыннан үтертелгән сабыйлар маеннан ясала иде. Убырлы һәм җен карчыклары үләксәне башта сулы бакыр савытка салып, бик шәпләп кайнаталар, соңыннан шуны сөзеп алып, тиешле урында саклыйлар. Менә шулай сакланган сыйфатлы майдан гыйш-гыйшрәт мае ясыйлар да инде. Аны ясаганда (рецепт буенча) – түндербаш, аю табаны, ак тирәк яфрагы кебек шифалы үсемлекләр белән төрле тәмләткечләр кушу да рөхсәт ителә. Шундый май белән сөртенү исә һәрбер убырлының зур хыялы булып санала. Җен карчыкларының һәрберсе, әнә шул тылсымлы май белән сөрткән таякларга атланып, төн уртасында, ай яктысында күкләргә күтәрелергә һәм, гыйш-гыйшрәт аланына очып төшеп, чибәр егетләр, кавалерлар кочагына керергә дип ашкынып торалар иде.

Музыка алышынды. Озын чәчле скрипачлар вальс көен уйнады. Көе Штраусныкы иде булса кирәк, ләкин көйдә әзрәк көйсезлек, ягъни зур диссонанс булганга күрә, тулысы белән аныкы дип әйтеп булмый. Серле алан биюче парлар белән тулды. Алар барысы да битлек киеп бии һәм моның, билгеле ки, үзенә күрә бер сере дә бар иде. Бу үзенчә саклану чарасы. Кем генә килмәс бу җен туена да, кем генә күренмәс: анда күршеңне дә, дустыңны да, хәтта туган-тумачаңны да очратырга була. Җаннарын шайтанга сатып, убырлы һәм сихерче булып йөрүчеләр аз микәнни бу дөньяда?! Узган елда, мәсәлән, шушы җен туенда халыкка исеме бик яхшы таныш булган министрны һәм бер депутатны да күреп калганнар. Икесе дә, халык алдында «битлек» киеп туйгангамы, болар туйга битлек кимичә генә килгәннәр. Әлеге эксцесс эзсез калмады, билгеле: ул үзәк гәҗитләрнең берсендә баш мәкалә булып та чыкты. Ләкин бу инциденттан алар әллә ни зыян күрмәде кебек, чөнки җеннәр туенда катнашкан министрны министр итеп башка урынга билгеләделәр, ә депутат яңадан сайланды. Югарыдан аларга бик зур булышлык күрсәткәннәр дигән сүзләр дә йөрде соңыннан, тик монда шайтан кулы уйнавын да инкарь итәргә ярамыйдыр, шәт.

Музыкаль диссонанс бераздан какофониягә әйләнде. Көйнең төзеклеге бөтенләй юкка чыкты һәм ул колакны бик каты яра башлады. Кавалерларның иңенә башын салып биегән убырлы карчыклар биюдән туктады, ә озын чәчле скрипкачылар бөтенләй икенче көй уйнарга тотынды. Көй дип әйтерлеге дә юк, ике зур агач чыраны бер-берсенә ышкып торсаң, нәкъ шундый ук шыгырдау барлыкка килергә мөмкин. Бик нык сәләмә киенгән, кыяфәтләре белән хәзерге сукбай хатыннарны хәтерләткән һәм инде парсыз калып, кырыйда басып торган ике убырлы карчык кинәт кенә уртада буш калган түгәрәк эченә йөгереп чыктылар да тыпырдап биергә тотындылар. Моны инде чын бию дип тә әйтеп булмый, бу биергә маташу гына иде. Тик симез арт саннарын күтәрә алмыйча, бер-берсенә бәрелешә-бәрелешә селкенгән убырлы карчыкларның бу галәмәтләре ни өчендер аландагыларның күңеленә хуш килде, гүзәл балериналарның биюенә соклангандай, аларга гөр килеп кул чаптылар. Нишлисең бит, халкы нинди – сәнгате шундый! Тегеләре дә, шуңа бик нык илһамланып, ниндидер аңлаешсыз сүзләр ата-ата, рәхәтләнеп сикерештеләр...

– Бум! Бум! Бум!

– Лә-лә-лә!

– Яшәүләре рәхәт лә!

– Яшәүләре күңелле лә!

– Лә-лә-лә-лә-лә-лә...

– Даң, даң, даң!

– Доң-доң-доң!

– Лә...лә...лә...

Бии-бии такмак сибүчеләр иблисне хөрмәтләп, бертуктаусыз аңа дан җырладылар, Ходайга тел тидерделәр. Шулчак бер убырлы карчык, ике бармагын авызына тыгып, яман каты итеп сызгырып җибәрде. Бу аның шул рәвешле ишарә ясап, туйга килүчеләрне табынга чакыруы иде...

– Та-бын-га! Та-бын-га!

– Хуҗа юк, үзе юк! – дип кычкырды икенчесе шундук. Сүз, билгеле ки, шайтанның (Люцифер) үзе турында бара иде.

– Ансыз гына башлыйк, ансыз гына! – диештеләр барысы да. Гадәтсез халык чөнки, ни дисәң дә, культура юк, барысы да әрсез, түземсез...

Алан кырындагы буйга сузылган шактый озын агач өстәлдә кунаклар өчен гаҗәеп бай табын әзерләнгән икән. Ни генә юк: кыйммәтле океан балыгыннан алып кара һәм кызыл уылдыкларга хәтле бар. Тик әнә шул гаҗәеп тәмле итеп әзерләнгән, матур итеп сервисланган сый-азык арасында бозылган һәм исләнгән ашамлыклар да шәйләнә иде. Әнә кыйммәтле, затлы океан уылдыгы янында гына берничә черек алма һәм черек груша кисәге ята, шундук дөньяның бөтен чебенен җыйнап, бер дәү хайван сөяге затлы табынның бар булган ямен җибәреп тора иде.

Табынның хуҗасы булмагач, мәҗлеснең яме дә, тәртибе дә булмады. Кунаклар, гадәтсезләнеп, ашау-эчүгә ябырылды. Барысы да үзен иркен тотты: кайсы шопырды, кикерде, борынын җиң очына гына сеңгерде, кайсысы ашап, ялап туйган азык калдыкларын каршы якта утыручыларга тондырды һәм шунда төбәп атты...

Фәния белән Мөхлис мәҗлескә соңга калып төштеләр. Мәҗлеснең беренче пәрдәсе, ягъни беренче бүлеге инде тәмамланган, ашау-эчү, банкет өлеше башланган иде. «Кая килдек без? Кайда без?» – дип сорады аңардан Фәния. «Гыйш-гыйшрәттә без, җеннәр туенда!» – диде егет җавабында. «Иблис эше генә бу!» – диде ханым. «Алдандык без, син дә, мин дә! Хәзер ни күзем белән күренермен әтиемә?!» – дип моңсуланды Мөхлис. «Ә мин иремә?!» – дип ачыргаланды тегесе...

Ниһаять, табын хуҗасы үзе пәйда булды! Хуҗа күренүгә үк барысы да тын калды. Бу юлы иблис ике юлдашын да иярткән, ике яшь кыз – икесе дә аның тарафыннан сихерләнгән. Мөхлис аларны бик тиз танып алды, болар аның белән чарлакта күңел ачкан студент кызлар иде: беренчесе – Зина, ә икенчесе – Ольга. Гадәттә, табын башында иблис үзе утыра, ул төрле кыяфәттә килә, хәтта кара төстәге дәү кәҗә кыяфәтендә дә булырга мөмкин. Сөйләүләргә караганда, мәҗлес ахырында аны кинәт кенә тәмуг уты камап ала, иблис бөтенләй янып бетә һәм коры көлгә әйләнә. Әнә шул шайтан янганнан соң калган көл серле һәм файдалы порошок булып санала, җеннәр мәҗлестән киткәндә шуны үзләре белән истәлеккә дип алып китәләр...

Иблиснең бүгенге мәҗлестә мөгезле эре хайван булып күренәсе килмәгән, күрәсең, ул матур фрак кигән итагатьле джентльмен ролен кулайрак күргән. Менә ул табынның түренә килеп урнашты, ике ягына ике студент кызны утыртты. Иблиснең яраннары, бер-берсен уздыра-уздыра, аңар бар булган мактау сүзләрен яудыра башлады. Бүләкләр тапшыру китте. Бер ялагае кара шәм китереп тоттырды, икенчесе сәер бер төргәк тапшырды. Ясак түләүчеләр иблисне үпкәндәй һәм кочаклагандай иттеләр, ләкин кешеләрчә битеннән яисә кулыннан түгел, ә нигәдер аның үбәргә ярамаган җиреннән үптеләр. Әнә берсе, көчәнә-көчәнә, хуҗа каршына бер бидон көмешкә китереп куйды. Бусы кайчандыр чүпрәк-чапрак белән сәүдә иткән, хәзер инде көмешкә куып, шуны сатып баеп яткан Варвара исемле хатын иде. Ул – тантаналы рәвештә, сөт сала торган ак бидонның тимер капкачын ачып җибәрде, табынга әче һәм авыр көмешкә исе таралды...

Мактый-мактый бүләк тапшырулар шактый озакка сузылды, шуннан соң иблис үзе сүз алды. Үзенең дәрәҗәсен белгәндәй, ул җитди кыяфәт белән, ягъни вәкарь генә урыныннан күтәрелде. Думадагы депутатлар трибунада чыгыш ясарга чыгар алдыннан әнә шулайрак кылана...

– Убырларым! Явызларым! Кансызларым! – диде ул. – Үземне әзрәк сырхау итеп сизсәм дә (ялганлый, билгеле, шайтан беркайчан да авырмый, ул, гомумән, үлемсез!), ел буе көтеп алган мәртәбәле форумга, сезнең белән бергә күрешү вә күңел ачу мәҗлесенә килмичә булдыра алмадым. Без – явызлык вә яманлык кылырга, барысын да сүгәргә, иманнан, изге рухтан көләргә, адәмнәрне ымсындырып, аларның башларына җитәргә тудырылган шайтани вә ямани затларбыз. Әгәр дә без һәр бирмеш көнебездә берәр төрле явызлык вә яманлык кылмасак, безнең гомеребез бушка узган булып саналыр. Без явызлык кылмыйча тора алмыйбыз...

Әллә иблис артыгын сөйләп куйды, әллә аның сөйләве табын артында утыручыларның эчен пошыра башлады, шулчак арадан бер җен-әзмәвер торып, карлыккан тавышы белән бар көченә: «Рег-ла-мент!» – дип үкерде. Бу әлеге дә баягы шул исерек Сергунь булып чыкты. Кунаклар ах итте! Табын өстен шом каплады. Хуҗаны санламау һәм аңа каршы сүз әйтеп кычкыру үзеңә үлем карары алып, тәмуг утында яну белән бер иде. Чыгырыннан чыккан Иблис дәшмәде, акырмады, ул имән бармагын алга сузып, аның ялкынлы речен өзәргә базган исереккә төртеп күрсәтте. Битлек кигән ике кавалер мескен Сергуньны, җилтерәтеп алып китеп, шундук аягыннан каенга асып куйдылар. Арада аны кызганучы һәм элмәктән азат итәргә теләүче табылмады. Тормышта аның өчен өзелеп торган Катюшасы да, хуҗаның фигылен хуплап, бу гамәлгә кул гына чапты. Ышан чит хатыннарга!

– Безнең максат, – дип дәвам итте хуҗа, – безне күралмаган, безгә буйсынмаган, безгә сатылмаган, безне гел яман сүзләр белән искә алган, һәм дә ки безгә чын күңелдән ышанып, ярдәм көтеп яткан адәми затларның башына җитү, минут саен аларга яманлык вә явызлык гамәлләре кылу, аларны бозу һәм юлдан яздыру. Убырларым, явызларым, кансызларым, кайсыгыз нинди явызлык кыла алды, шуларның, кул күтәреп, хәзер үк тавыш бирүен сорыйм...

Табын артында утыручы убырларның барысы да бердәм булып кул күтәрделәр. Әйе, дөньяда кылынган явызлыкның очы-кырые юк, өскә күтәрелгән куллар шуның бер ачык мисалы иде.

– Мин! Мин! Мин!

– Күрәм, күрәм! – дип сөенде шайтан. – Уңышны бик мулдан җыйгансыз, тырышкансыз, афәрин! Сездән исәп-хисап алып торуның мәгънәсен күрмим, шулай булгач, ял итегез, ял! Туй! Туй дәвам итә! Шабаш!!!

– Ура! Ура! Ура!!!

Гыйш-гыйшрәт, ягъни җеннәр туе, ниһаять, үзенең югары ноктасына күтәрелде. Иблис янында гына утырган Ольга белән Зинаны, каты гына кысып, кочаклап алды, тегеләре исә чәрелдәп кычкырып куйдылар, тик соңыннан, назланып, боргаланып, шайтан кочагында иркәләнделәр. Кызлар белән кети-мети уйнап туйганнан соң, иблис олуг табынның иң аргы башында утырган Мөхлис белән Фәнияне шәйләп алды һәм аларны, кулы белән ишарәләп, үз янына чакырды. Иблис теләгенә каршы килеп булмый, билгеле, алар тиз арада түргә күчеп утырдылар. Түр башындагы Оля белән Зина Мөхлисне бөтенләй күрмәмешкә сабыштылар, әйтерсең лә алар аны бөтенләй белми иде. Билгеле, шундый бай һәм юмарт хуҗа янында назланып, күңел ачып утырганда, Мөхлис кебекләр кирәк түгел иде андый чибәрләргә...

Шулчак кунаклар арасында бер гаҗәеп хатын-кыз пәйда булды, ул битлек кигән, ләкин битлеге таныш кешенең йөзен хәтерләтә иде. Ба! Мөхлис шаклар катты! Бу битлек анасы Гадиләнең йөзеннән күчереп ясалган түгелме соң?! Нәкъ шул, тач-тач! Мөхлис аптырап бер «анасы»на, бер шайтанга карап куйды. Иблис, астыртын гына елмаеп, Мөхлискә күз кысты. Анасына охшаган әлеге хатын шулчак аның янына килеп басты.

– Әни, бу синме? – дип эндәште аңа улы. Хатын дәшмәде, тик кулын изәп, аны читкә чакырды.

– Мөхлис, барма аның янына! – дип кисәтте аны Фәния. – Алданма, ул синең анаң түгел... ял...ган... ул... 

Ләкин бу сүзләр Фәниягә шактый кыйбатка төште. Ул соңгы сүзен әйтеп бетерә алмады, ярты сүздә аның авызы кыегаеп калды һәм ул бөтенләй сөйләшмәс хәлгә җитте. Шуның өстенә бер убырлы карчык йөгереп килеп, җен тизлеге белән аның затлы киемнәрен салдырып атты һәм аңар үзенең шакшы, сәләмә киемнәрен кидереп куйды. Фәния аңар каршы тора алмады. Сәләмә киемнәр эчендә калган чибәр ханым шундук үзгәрде: ул күзгә күренеп картайды, бар булган чибәрлеген, гүзәллеген югалтты һәм, үзеннән дә ямьсезрәк убырлы карчыклар белән кәмәхуа килеп, кызыл шәраб эчә-эчә, кызу гына биергә тотынды...

– Әни...

– Әү, улым?

– Син чынлап та минем әниме?

– Әйе, улым, бу мин, синең әниең! – дип тәкрарлады хатын. – Әйе, мин...

– Син! Син исән! – дип кычкыра-кычкыра сөенде Мөхлис һәм баладай хисләнеп, анасын кочаклап алды. Кочты, ләкин корт чаккандай, шундук читкә атылды, тәне боз кебек сап-салкын иде. Әйтерсең, җаны каядыр чыгып качкан иде. Сәер әни иде бу, үзе улы белән сөйләшә, ә үзенең күзе һаман да шайтан ягында иде.

– Ни булды сиңа, әни?

– Йөрәгем туктаган, ә җаным каядыр очып йөри...

– Иблис сине исән дип әйтте...

– Ялгышасың, улым, мин – шайтан корбаны...

– Ничек?

– Ул гына җитте минем башыма, – дип тыныч кына аңлатты хатын.

Ул хәзер беркемнән дә берни яшерми, хәтта иблистән дә, күрәсең, алар үзара килешкәннәр инде, һәрхәлдә егеткә шулай тоелды. Шайтаннан берни дә яшереп булмый, ул теләсә нинди сереңне дә ача, барысын да белеп, ишетеп тора.

– Энең Азат тугачтын, баламны миннән тартып алырга теләде ул. Мин моңа бөтен көчем белән каршы тордым. Чөнки беләм, әгәр бала аның кулына эләксә, ул инде исән калмый...

– Менә кая ята икән аның сере, – диде Мөхлис, ниһаять, төшенеп. – Менә ни өчен иблис минем якамнан алган икән!

– Мин баламны бирмәдем һәм иблис шуннан соң мине харап итте! Бала да үлде... Атаң җирләгәндер дип уйлыйм... баламны... газиз баламны...

– Әни...

Ләкин Мөхлис анасына сүз кушарга да өлгерә алмыйча калды, шулчак ике арада иблис үзе пәйда булды. Анасы Гадилә булып сөйләшкән, баласын югалтканына сызланып вә җан атып торган бу хатын кинәт кенә битлеген салып атты һәм шундук аның кем икәнлеге, бу аның чын анасы түгел, ә ана ролен башкаручы дублёр булганлыгы ачыкланды. «Кайда иблис, шунда явызлык, шунда ялган, шунда алдау!» – дип сызланды егет...

Әллә кызык өчен, әллә йоласын китерү өчен, каенга аскан Сергуньны убырлар, көлешә-көлешә, элмәктән ычкындырып, хуҗа каршына китереп тезләндерделәр.

– Нишлисең килә? – дип сорады аңардан бөек явыз.

– Асый...сым! – дип өзгәләнде аягына да басалмаган исерек.

– Китерегез аңар ашарга! – дип әмер бирде хуҗа.

Мескенкәйне шундук табынга утыртып, алдына ризык куйдылар. Җиңел кулдан аңа бәрәңге боламыгы белән кыздырылган тавык боты эләкте. Ләкин комсызланып авызына ризык төя башлаган исерек, кинәт кенә чыраен сытып, үзен ашатучыларга канәгатьсезлек белдерде. Боламыкның тозы юк иде. Монда азыкны тозсыз гына пешерәләр икән. Убырның: «Ни булды?» – дигән соравына ул: «Тозсыз ашый алмыйм! Кая тоз?!» – дип ыңгырашты.

Әле кайчан гына аның җан газапларына кул чабып торган һәм аны бер мизгелдә оныткан Катюшасы халат кесәсеннән шырпы тартмасы тартып чыгарды, ә ул тартмага тоз салынган иде. Ул аны өйдән үк кесәсенә салып чыккан булган, күрәсең. «Слава Богу, соль нашлась, соль!» – дип сөенеченнән кычкырды Сергунь. Сабый бала диярсең, билләһи! Ләкин аның бер мыскал тоз өчен Аллаһыны мактап искә алуы табындагыларны бер кавым ярсытып җибәрде. «Кем? Кем аны мактап искә алды?!» – дип кычкырды хуҗа. «Мин инде, мин, кем булсын! Тозсыз ашый алмыйм бит!» – дип акланды гурман.

«Бу узаманны хәзер үк юк итәргә, юк итәргә!» – дип боерык бирде шайтан үзенең яраннарына. Шуны гына көткәндәй, битлек кигән ике әзмәвер, ике кавалер шундук Сергуньга ташланды. Кем белән сугышканын әле дә белмәгән, аңлашмаган исерек тегеләрне бер сугуда җиргә сеңдерде. «Русские не сдаются!» – дип акырды ул карлыккан тавышы белән. Бу минутта, әлбәттә, ул инде үзен җиңүче дип хис итте, чөнки кул сугышында урысларны сирәк дошман җиңә алган. Чирәмдә тәгәрәп яткан җеннәр торып, кабат Сергуньга ташландылар һәм инде аны канга батырганчы, каты итеп, типкәли-типкәли кыйнадылар. Бу канкойгыч туйның ни белән бетәсе әлегә беркемгә дә билгеле түгел иде, бәхеткә, шулчак офык читендә сызылып таң ата башлады һәм беренче әтәч тавышлары ишетелде:

– Кикри-күк! Кикри-күк...

Барысы да асты өскә килде. Убырлы карчыклар, кавалерлар һәм хәтта иблис тә каядыр очып китеп юк булдылар. Урмандагы алан, аландагы табын да күз алдыннан эреп юкка чыкты...

Балконлы чарлакта – башы китә язган Мөхлис һәм сачлары тузгыган, шыксыз сәләмә киемнән яшь бичә генә басып калды. Бертуктаусыз шаркылдап көлгән һәм цирк артистына охшаган Фәния күкрәкләрен, шәрә ботларын ачып, бөгелә-сыгыла, җүләр сымак идәндә аунады...

(Дәвамы бар)

 

"КУ 03, 2017

Фото: pixabay

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев