Логотип Казан Утлары
Редакция тормышыннан

Арчада театр куйдылар һәм фокуслар күрсәттеләр (видео)

Арчаның 6 мәктәбендә "Казан утлары" журналының редакция вәкилләре белән очрашу булды.

Арчаның 6 мәктәбендә "Казан утлары" журналының редакция вәкилләре белән очрашу булды. Очрашуда бүлек мөхәррирләре - язучы Айсылу Имамиева белән шагыйрь Фәнил Гыйләҗев, шулай ук журналыбызның авторы, драматург, фокус күрсәтү остасы Альберт Гадельшин катнашты. 6 мәктәп укучыларының Алмаева Ләйсән җитәкчелегендәге "Күңелле сәхнә" театр түгәрәге коллективы үзләре дә редакция вәкилләренә Г.Камалның "Беренче театр" спектакленнән күренешләр тәкъдим итте. Алар яңа гына Казанда "Сәяр" театраль фестиваленең финалында катнашып, диплом алып кайтканнар, ә зона турында беренче урынга чыккан булганнар икән. Укучылар фокусларны аеруча сөенеп күзәтте. Һәркайсы сәхнәгә чыгып, катнашырга теләк белдерде, Альберт абыйларыннан "Акча ясау" серләренә төшендерүен үтенделәр.

 

Видео: Фәнил Гыйләҗев; Айсылу Имамиева;

 монтаж - Рәзилә Хәйретдинова

Арчада театр куйдылар һәм фокуслар күрсәттеләр

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев