Логотип Казан Утлары
Редакция тормышыннан

Башкортстанга сәяхәт

Чакмагыш, Бүздәк, Чишмә, Кырмыскалы, Авыргазы һәм Эстәрлебаш районнарында милләттәшләребез белән җылы күрешүләр узды.

"Мәдәни җомга" газетасының баш мөхәррире Вахит Имамов, "Безнең мирас" журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон, "Казан утлары" журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин һәм "Безнең мирас" журналының җаваплы сәркатибе Ленар Гобәйдуллин Башкортстанда сәфәрдә булып кайтты.

Алар Чакмагыш, Бүздәк, Чишмә, Кырмыскалы, Авыргазы һәм Эстәрлебаш районнарында милләттәшләребез белән күреште, халкыбызның күренекле шәхесләренең каберен зиярат итте, музейларында булды һәм татар матбугатын, әдәбиятын укучылар белән очрашулар уздырды.
 

Фотолар: Ләбиб Лерон, Ленар Гобәйдуллин

Галерея

Теги: публицистика

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев