Логотип Казан Утлары
Редакция тормышыннан

Бер самовар сәлам!

Узган атнада редакциябез үз абунәчеләре арасында ике кыйммәтле призга лотерея уйнатты.

Узган атнада редакциябез үз абунәчеләре арасында ике кыйммәтле призга лотерея уйнатты. Нәтиҗәдә, электр самовары Аксубай районының Дума авылында яшәүче абунәчебез Фәнис Низамовка, ә шөреп боргычы Актаныш районында яшәүче Әдилә Мәрдановага эләкте. 
Фәнис Думави редакциябезгә килеп тә җитте. Ул “Казан утлары” журналының күптәнге авторы һәм абунәчесе, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Рушания Низамованың улы икән. “Газета-журналларга әни элек-электән күпләп языла. Миндә дә бала-чактан әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләде, инде кызым Сөмбелә белән улым Йосыфка дип тә балалар матбугатына языла. Үзем дә каләм чарлап торам, шигырьләр, хикәяләр язгалыйм. Дөрес, авылыбыз мәчетендә имам-хатип булгач, күбрәк дини мәкаләләр – вәгазьләр язам. Алар Диния нәзарәте карамагындагы “Шура” журналында басылып тора”, - ди уннан артык китап авторының улы. Иҗади гаилә киләчәктә уртак китап бастырып чыгарырга дигән хыяллар белән дә янып яши икән. Без исә, Фәнисне Рушания ханымга бер самовар сәламнәр төяп һәм яңа уңышлар теләп озаттык. 

 

Икенче бүләк иясен дә кунакка көтеп калабыз!
 

Галерея

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев