Логотип Казан Утлары
Редакция тормышыннан

Игътибарлы һәм игелекле булу бик кирәк!

“Казан утлары” редакциясе журналда эшләп лаеклы ялга чыккан хезмәткәрләрен бервакытта да онытмый, аларның хәлләрен белешеп, яңалыклары белән кызыксынып тора.

“Казан утлары” редакциясе журналда эшләп лаеклы ялга чыккан хезмәткәрләрен бервакытта да онытмый, аларның хәлләрен белешеп, яңалыклары белән кызыксынып тора. Һәр елны өлкәннәр көнендә үзенә күрә матур да, мәгънәле дә бәйрәм уздырып алабыз. Бер очрашу – бер гомер. Буыннар чылбыры өзелмәү, журналның гасырлык традицияләре саклану өчен дә кирәкле хәл. Бүгенге көннең катлаулы вәзгыятендә исә өлкәннәребезгә аеруча зур игътибар кирәклеге һәркемгә мәгълүм.

"Татмедиа" җәмгыяте "Кайгыртучанлык һәм хөрмәт белән" исемле ярдәм акциясе  уздырды. Шушы катлаулы чорда матбугат ветераннары искә алына, лаеклы ялда булып ялгызы гына яшәгән өлкәннәргә көн дә кирәкле азык-төлекләр махсус тартмаларда  өйләренә таратыла, бүләкләр бирелә. Бу көннәрдә олылар өчен кибетләргә чыгып йөрү коронавирус йоктыру куркынычын бермә-бер арттыра. Шуңа да аларның өйдән чыкмаулары хәерле.

“Татмедиа” АҖ генераль директоры Шамил Садыйков мондый игелек акцияләренең бик кирәкле чара булуын ассызыклап үтте. «Без сорашу уздырдык һәм ветераннарның 90 проценты үзләрен яхшы хис итүен, туганнары барлыгын, финанс хәле яхшы булуын белдек. Шулай ук ярдәмгә һәм игътибарга мохтаҗ булган 60 кеше ачыкланды. Аларга «Татмедиа» җәмгыяте кайгыртучанлык һәм хөрмәт белән» акциясе кысаларында азык-төлек җыелмалары бирелде», – дип аңлатты ул. Азык-төлек җыелмаларына өч килограммга якын карабодай ярмасы һәм дөге, бер килограмм он, шоколад, көнбагыш мае, чәй, вафли, шикәр һәм башка продуктлар керә.

Күчтәнәч алучылар арасында безнең ветеран хезмәткәрләребез дә бар, алар бу гамәлгә бик шатландылар. Сез дә үзегезнең якыннарыгызга игътибар белдереп, игелекле эшләр башкарырга тырышыгыз. Игелек үзе бер шифа бит ул.

Озак еллар “Казан утлары” редакциясенең тәнкыйть бүлеген җитәкләгән Мансур Вәли-Барҗылыга шалтыратып, хәлләрен дә белешеп алдык. Ул Аккош күле янындагы өендә яши.

– Хәерле көннәр, Мансур абый, хәлләрегез ничек?

– Хәлләрем Аллага шөкер. Менә әле саф һава сулап, табигатькә хозурланып, озак кына урманда йөреп кайттым.

– Хәзер дөньяның борчулы чагы, күпләребезнең күңеленә курку керде. Сез курыкмас өчен, вирустан сакланыр өчен ниләр эшлисез?

– Мин инде унбиш еллап шәһәрдән читтә, табигать могҗизасы булган Аккош күле янында рәхәтләнеп яшим. Цивилизация мине кызыктырмый да, кызыксындырмый да. Кеше бит ул табигать баласы. Табигатькә якынрак булсаң, күңелдә дә гармония урнаша. Андый кешенең рухы да, тәне дә сәламәт.

– Мансур абый, ә язучылардан кемнәр белән аралашасыз? Карантин чорында аларның күбесе өйләрендәдер. Әдәбият сагында торган күл янында әле дә иҗади учаклар дөрлиме?

– Күршеләрем Равил Фәйзуллин, Фоат Галимуллин белән һәрчак аралашып яшим. Чыннан да бу карантин чорында күпләр хәзер өйләрендә ешрак күренә башлады. Күп кенә әдипләребезнең дачалары да монда. Алар өчен кадерле һәм якын урыннар бу. Аның тарихы да бай. Ә әдәбиятка килгәндә, хәзер без өлкәнәйдек, әдәбиятның уты яшьләр йөрәгендә көчлерәк янадыр.

– Берүзегез генә шәһәрдән читтә яшәгәч, күңелсез түгелме соң?

– Юк, табигать үзе бер дәва, үзе бер зур дөнья. Мин авылда туып-үскән егет, күңелем белән шәһәрне кабул итә алмыйм. Монда дусларым, балаларым белән дә җыелышабыз. Андый очрашулар күңелгә аеруча якын. Әле һәрчак “Казан утлары” коллективы да хәл белешеп тора. Анда эшләгән еллар сагындырып та куя. Менә карантин вакытында, өйдән кибеткә бару да кыенлашкан чакта, бер тартма күчтәнәч белән сөендереп киттеләр. Көчкә күтәрерлек. “Татмедиа”га да, журналга да бик зур рәхмәт. Олыларга игътибар кирәк дип саныйм.

– Карантин чорында күп кешеләр өйдән чыкмый гына изоляциядә яшәргә тиеш. Шәһәр фатирларында аеруча кыен. Ишегалдындагы кибеткә генә чыгып керергә рөхсәт бар. Паркларны, балалар өчен оештырылган мәйданчыкларны кызыл баулар белән уратып алганнар. Шушындый вакытта, карантиндагыларга боекмасыннар, курыкмасыннар өчен киңәшләр әйтеп үтсәгез иде.

– Ешрак табигатькә чыксыннар дияр идем дә, паркта йөрергә дә рөхсәт юк шул. Чыннан да мондый чакта төшенкелеккә дә бирелергә мөмкин. Тик бу чорда кешеләр әдәбиятка тартылсыннар иде, дип телисе килә. “Казан утлары”н, кызыклы китаплар укыгыз. Кайчандыр безнең ил дөньяда иң күп китап укучы ил иде. Шул чорларны искә алыйк. Рухыхыгызны, акылыгызны баетсагыз, карантинга да фәлсәфирәк карарсыз. Вакытыгызны файдалы итеп уздырыгыз, күңелегезгә якын берәр шөгыль табыгыз.

- Рәхмәт, Мансур абый. Исән-сау булыгыз!    

Фото: архив

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев