Логотип Казан Утлары
Редакция тормышыннан

Халыкара өлкәннәр көне

«Казан утлары» журналы редакциясе коллективы Халыкара өлкәннәр көнен билгеләп үтте.

Бүген «Казан утлары» журналы редакциясе коллективы Халыкара өлкәннәр көнен билгеләп үтте. Мөхтәрәм кунакларыбыз арасында олуг шәхесләребез — Рәдиф Гатауллин (Рәдиф Гаташ),  Рашат Низамиев (Рашат Низами), Рәфикъ Юныс,  Мансур Вәли-Барҗылы, Тәгъзимә Шиһабиева, Флёра Сабирова бар иде.

Хөрмәтле өлкәннәребез! Барыгызга да рух ныклыгы, саулык-сәламәтлек, кайгы-хәсрәтсез имин һәм бәхетле озын гомер телибез. Алдагы көннәрегездә дә якыннарыгыз, туганнарыгызның игелеген күреп, хөрмәтен тоеп яшәгез! Бәйрәм белән!

 

Фото: Фәнил Гыйләҗев

Галерея

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев