Логотип Казан Утлары
Редакция тормышыннан

Әхмәт Рәшитнең 85 еллык юбилеена багышланган фәнни-гамәли конференция узды

Буа районы Яңа Чәчкап авылы мәктәбендә Әхмәт Рәшитнең 85 еллык юбилеена багышланган фәнни-гамәли конференция узды.

Буа районы Яңа Чәчкап авылы мәктәбендә Әхмәт Рәшитнең 85 еллык юбилеена багышланган фәнни-гамәли конференция узды. Әлеге чарада жюри сыйфатында Казаннан Татарстанның Г. Тукай исемедәге Дәүләт премиясе лауреаты, шагыйрь Газинур Морат, шагыйрьләр Галимҗан Гыйльман, Фирүзә Җамалетдинова, Ленар Шәех, Рифат Җамал, Рифат Сәлах, Ләйлә Хәбибуллина һәм Фәнил Гыйләҗев катнашты.

Тантана мәктәп балалары башкаруында Әхмәт Рәшит шигырьләре һәм җырлары белән башланды. Йомгаклау тантанасында исә, Казан шагыйрьләре үз иҗатлары белән дә бераз таныштырды.  Чарада катнашкан һәр укучы үз өлкәсе буенча беренче, икенче, өченча дәрәҗәдәге дипломнар белән бүләкләнде, аларны әзерләгән укытучыларга сертификатлар өләшелде.

Фото: Фәнил Гыйләҗев,

Рифат Сәлах

Галерея

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев