Логотип Казан Утлары
Редакция тормышыннан

Нәҗибә Сафинаның юбилее ничек узды? (фото)

Шагыйрә Нәҗибә Сафинаның иҗат кичәсендә юбилярга «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе, шәхси туграсын һәм туган ягы туфрагын бүләк иттеләр.

Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында шагыйрәнең 70 яшьлек юбилеена багышланган әдәби-музыкаль кичә узды.

Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфулин Нәҗибә Сафинаның Татарстан Язучылар берлегенең башка әгъзаларыннан аерылып торганлыгын ассызыклап үтте. Ул аның төрле төбәкләрдә балалар укытып, яшь буында туган телгә мәхәббәт тәрбияләвен искәртте. Дамир Натфуллин Нәҗибә Сафинага «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» күкрәк билгесен тапшырды.

Татарстан Президентының мәдәниятне үстерү фонды башкарма директоры Нурия Хашимова, шагыйрәне юбилее белән котлап, аның үз фикерен ачык әйтә торган принципиаль шәхес булуын әйтте.

«Нәҗибә Сафина бер генә публицистик әсәр, бер генә шигырь язмыйча яшәгән булса да, ул милләт өчен көрәше белән дә үзенә һәйкәл салды», - диде Татарстан язучылар берлеге рәисе Данил Салихов. Язучылар берлеге исеменнән Нәҗибә Сафинага туграсы язылган картина тапшырылды.

Яңавыл туфрагын шагыйрәгә якташлары - Башкорстанда һәм Татарстанда яшәүчеләр тапшырды. Алар шагыйрәгә әдәби премияләрнең аз бирелүен дә искәртеп үттеләр. 

Бәйрәм чарасында шулай ук Зәй районыннан килгән җитәкчеләр, журналистлар Эльмира Закирова, Роза Камалетдинова, театр артистлары Хәлим Җәләй, Фәннүр Мөхәммәтҗанов, җырчылар Рөстәм Закиров, Гөлзада Сафиуллина, шагыйрь Фәнил Гыйләҗев, театр училищесы студентлары һ.б. катнашты. Чараны Илдар Кыямов алып барды.

фото: Фәнил Гыйләҗев

Галерея

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев