Логотип Казан Утлары
Редакция тормышыннан

«Татар-информ» «Казан утлары» журналы бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләүне онлайн күрсәтә

«Илең турында уйла» ачык әдәби бәйгесен Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм «Казан утлары» журналы оештырды.

Иртәгә, 17 декабрьдә, 14:00 сәгатьтә «Казан утлары» журналының «Илең турында уйла» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләячәкләр. Тантананы «Татар-информ» агентлыгы онлайн күрсәтәчәк.

«Илең турында уйла» ачык әдәби бәйгесен Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән «Татмедиа» Акционерлык җәмгыяте филиалы — «Казан утлары» журналы редакциясе оештырды.

Конкурс Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан тарихи хәтерне барлау, үткән гасырның иң дәһшәтле елларына объектив бәя бирү, татар әдәбиятын яңа әсәрләр белән баету, яңа авторлар табу, алар белән даими хезмәттәшлек итү максатында оештырылды һәм өч номинациядә — Бөек Ватан сугышы темасына язылган иң яхшы повестьлар, хикәяләр, мәктәп укучылары арасында шигырьләр арасында уздырылды. Әсәрләр 2020 елның 1 гыйнварыннан 2020 елның 10 декабренә кадәр кабул ителде.

 Бүләкләү тантанасында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов катнашачак.

 

Татар-информ

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев