Логотип Казан Утлары
Редакция тормышыннан

Татар телен мәктәптә генә түгел, ә өйдә дә өйрәнергә һәм өйрәтергә кирәк!

Ульяновск өлкәсе татар теле һәм әдәбияты укытучыларының традицион август киңәшмәсендә әнә шундый мөрәҗәгать белән чыктылар.

Татар телен мәктәптә генә түгел, ә өйдә дә өйрәнергә һәм өйрәтергә кирәк!

Ульяновск өлкәсе татар теле һәм әдәбияты укытучыларының традицион август киңәшмәсендә әнә шундый мөрәҗәгать белән чыктылар. Быелгы җыенга өлкәнең дистәдән артык авыл, районнарыннан укытучылар килде.

Форумның беренче өлеше Идел елгасы буйлап теплоходта узды. Анда мөгаллимәләр язучы, Г.Тукай премиясе лауреаты Камил Кәримов һәм «Казан утлары» журналы мөхәррире урынбасары Вакыйф Нуриев белән очрашты.

Җыенның икенче өлеше түгәрәк өстәл артында узды. Анда сүз ана теленең бүгенге сакланылышы, кулланылышы турында барды.

Галерея

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев