Логотип Казан Утлары
Редакция тормышыннан

Татмедиа телевизоры Апас районына китте

Татмедиада лотерея уйнаттылар.

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте үзенең абунәчеләре арасында лотерея уйнатты.

Комиссия һәм Массакүләм мәгълүмат чаралары һәм күзәтүчеләр каршында лототронда салынган 209 карточка уйнатылды. Әлеге 209 абунәче конкурс шартлары буенча “Татмедиа” акционерлык җәмгыятенең филиалына караган кимендә өч матбугат чарасына язылырга тиеш кешеләр.

Нәтиҗәдә, 15 катнашучыбыз 1,5 метрлы сарык йоныннан сырылган юрган отты, Актаныштан Кәүсәрия Ильясова, Түбән Камадан Кадрия Габдуллина, Әлкидән Илдар Шәрәповлар цифрлы фотоаппарат отты, ә Апас районыннан Гүзәл Дәүләтшинага телевизор оту бәхете елмайды.

Даими абунәче Әнвәр Солтан чыгыш ясый

Теги: лотерея

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев