Логотип Казан Утлары
Редакция тормышыннан

Тәтеш районына сәфәр

“Казан утлары” журналының иҗат төркеме, туган телебезне һәм матур әдәбиятыбызны пропагандалау максатыннан, Тәтеш районына сәфәр кылды.

“Казан утлары” журналының иҗат төркеме, туган телебезне һәм матур әдәбиятыбызны пропагандалау максатыннан, Тәтеш районына сәфәр кылып, “Тәтеш татар урта гомуми белем бирү мәктәбе” базасында әлеге мәктәп балалары, шулай ук Тәтешнең 1нче һәм 2нче санлы мәктәпләреннән җыелган әдәбият белән кызыксынучы балалар һәм районның алдынгы татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән очрашты. Чарада Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан китап нәшрияты мөхәррире, А.Алиш, Ф.Хөсни, С.Сөләйманова премияләре лауреаты, быел Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә тәкъдим ителүче намзәтләрнең берсе, язучы, шагыйрь һәм драматург, Галимҗан Гыйльманов, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, цирк сәнгате фестивале лауреаты, күз буяу остасы, драматург Альберт Гаделшин һәм “Казан утлары” журналының бүлек мөхәррирләре, шагыйрь Фәнил Гыйләҗев һәм прозаик Айсылу Имамиева катнашты.

ФОТОРЕПОРТАЖНЫ МОНДА КАРАГЫЗ.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев