Логотип Казан Утлары
Редакция тормышыннан

Вакыйф Нуриевның кайгысын уртаклашабыз

Вакыйф Нуриевның әнисе Нәкыя Габдулла кызы вафат булды.

Хезмәттәшебез, язучы, «Казан утлары» журналының баш мөхәррир урынбасары Вакыйф Нуриевның әнисе Нәкыя Габдулла кызы вафат булды. Мәрхүмә Мөхәммәт Мәһдиевнең сабакташы, сугыш һәм аннан соңгы елларның газапларын башыннан кичкән, озак еллар мәктәптә балаларга белем биргән затлы, зыялы ханым иде. Ул күп язучылар өчен киңәшче һәм дус та була белде.

Нәкыя Габдулла кызы бүген, 27 август көнне Арча районы Сеҗе авылында җирләнәчәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев