«Айның иң яхшы авторлары» бәйгесе
Хөрмәтле укучыларыбыз!
"Казан утлары" журналы сайтында яңа бәйге игълан ителә: "Айның иң яхшы авторлары"!
Һәр ай саен, һәр яңа санның 3 иң яхшы авторын Сез, укучыларыбыз сайлаячаксыз: иң яхшы чәчмә әсәр авторы, иң яхшы шигъри әсәр авторы һәм иң яхшы мәкалә авторы. Күңелегезгә хуш килгән авторлар өчен сайтыбызда "Сораштыру"ларда тавыш бирегез! Тавыш бирү ай ахырына кадәр бара.
Һәр айның иң яхшы 3 авторлары Дипломнар белән бүләкләнәчәк һәм "Ел авторлары" исеме өчен көрәшәчәк.
P.S. Авторны сайлаганнан соң, "Тавыш бирү" дигән төймәгә басарга онытмагыз!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз