«Саумы, Казан!» хикәяләр конкурсы

Казан шәһәре Мэриясе Татарстан башкаласы турында язылган хикәяләргә “Саумы, Казан!” дигән әдәби конкурс игълан итә

Хәзерге заманның әдәби пространствосында Татарстан башкаласының сәнгати образын тудыру максатыннан Казан шәһәре Мэриясе “Саумы, Казан!” дип исемләнгән хикәяләр конкурсы игълан итә.

“Без  башкалабыз турында хикәя язарга, аны сәнгатьчә фикер йөртә торган кешеләр ничек күрә, нәкъ шулай итеп күзалларга; ул хикәяләрдә шәһәребез турындагы мифларны һәм риваятьләрне барларга; Казанда яшәгән һәм әлеге вакытта яши торган күренекле кешеләр, мең еллык тарихы булган шәһәр белән бәйләнгән язмышлар турында сөйләргә тәкъдим итәбез. Илнең тарихи, мәдәни, спорт һәм туристик үзәкләренең берсе булган Казаныбыз үзенең таныла торган портреты язылуга лаек”, - дип ачыклык кертә конкурсның максат-бурычлары турында сөйләгәндә, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова.

Конкурста РФ нең дәүләт телләрендә иҗат итә торган 18 яшьтән өлкәнрәк булган һәркем катнаша ала. Кайсы ил гражданы булуы мөһим түгел. ТР территориясендә яшәүче башка халыклар телендә язылган эшләр рус яки татар теленә тәрҗемәдә кабул ителә.

Конкурс “Хикәя” номинациясендә ике яшь категориясендә үткәрелә: 

- 18 дән 35 яшькәчә;

- 35 яшьтән өлкәннәр.

 Конкурс 2021 елның 5 апреленнән 31 июленә (31 июльне дә кертеп) кадәр үткәрелә. Анда катнашу өчен хикәяне kazankonkurs2021@mail.ru электрон адресына “Саумы, Казан!” конкурсына” дип язып салырга кирәк.

Шуны истә тотарга кирәк: бер катнашучы бер генә хикәя белән генә катнаша ала. Әсәрнең моңа кадәр беркайда да басылып чыкмавы шарт. 

Конкурска килгән эшләрне тикшергәндә, жюри әгъзаларының игътибар үзәгендә Казан шәһәре, үзләрен чын казанлы дип сыйфатлый торган кешеләр, шәһәрнең төрле урыннары һәм аңа бәйле вакыйгалар булачак.

Конкурста җиңүчеләргә һәр яшь категориясендә акчалата бүләкләр тапшырыла:

I урын – 80 000 сум;

II урын – 50 000 сум;

III урын – 30 000 сум.

Конкурс йомгаклары буенча иң яхшы эшләрдән китап чыгару күздә тотыла.

 

 

Белешмәләр өчен телефон: 89172224819

Әбүдәрова Ландыш Робертовна.

 

Фото: pixabay

 

 

Теги: бәйге

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: