Логотип Казан Утлары
Әдәби тәнкыйть

"Курилка-кухняларда"н – киң әдәби мәйданга!

Ил – мөмәйез, аңлар ул тиз, Син аны сизмәс диме! Дәрдемәнд

Әлеге мәкаләне язарга Зәки Зәйнуллинның татар халкы һәм әдәбиятының ХХ гасыр ахырындагы тормышын субъектив чагылдырган «Кеме генә юк татарның?» (2016) китабы булды. Автор китапта татар халкының «асыл уллары»н «карьеристлар», «ялагайлар» итеп тасвирлый һәм бәяли. Китап авторы хикәя геройлары язылганнарны инкяр итмәсләр, ә бары тик «курилка-кухняларда» гына бәхәсләшеп узарлар дип ышана.

З.Зәйнуллин үзенең китабында А.Гыйләҗевкә (1928-2002) булган мөнәсәбәтен ике бүлектә («Атаклы татар язучысы», «Морзалык») – ачып бирә. Китапны без игътибар белән укып чыктык, соңыннан аның белән элемтәгә кереп, әлеге язмаларның нигезен дәлилләгән документларын, чыганакларын ачыклавын һәм күрсәтүен сорадык. Теләгебез яңа мәгълүматларны А.Гыйләҗевнең «Сайланма әсәрләр»енә кертү иде. Әмма телефоннан сөйләшү барышында З.Зәйнуллин барлык раслаучы документларның янгын вакытында юкка чыгуын хәбәр итте.

Күренекле татар язучысы А.Гыйләҗев эзәрлекләүләр дулкыныннан үлеп кенә котыла алмасын сизгән, күрәсең. Шуңа күрә үзенең чыгышларында, интервьюларында хакыйкатьне әдәби һәм эпистоляр мирасыннан эзләргә тәкъдим иткән: «Минем идеалларымның үзгәргәне юк... Мин намуслы яшәдем дип уйлыйм. Заманалар кайсыга борылмасалар да, мин үз юлымнан тайпылмадым.... Мин үз сукмагымда калдым... Минем тормышым, минем иманым – минем әсәрләремдә. Аларны җиңел кулдан сызып ташлап булмый. Мин шулай дип уйлыйм, шулай дип ышанам. Әле минем архивымда мин язган, үзем язган, 10 мең хат сакланган. Тормыш фикерләрем шунда сеңгән...»

Арабыздан киткән әдипнең әйткәннәре безнең өчен якты маяк булып тора. А.Гыйләҗев үзенең намусын, горур исемен саклап калачак. Шуңа күрә язучының З.Зәйнуллин белән булган элемтәләрен чагылдырган хатларга мөрәҗәгать итеп, аларны өйрәнеп чыктык. Гомумбилгеле булганча, танылган кешеләрнең хатлары аларның шәхесен ачу, кешелек җәмгыятенең гадәти яшәешен аңлау ягыннан язучы иҗатының аерым бер өлкәсе булып тора. Үзенең хатларын А.Гыйләҗев исән вакытында ук бастыра башлый. Аның эпистоляр мирасына әле дә кызыксыну сүрелми. Язучы вафатыннан соң, аның хатларын тәртипкә салу, бастыру, киң җәмәгатьчелеккә чыгару юнәлешендә хатыны Нәкыя Гыйләҗева һәм язучылар, әдәбият белгечләре шөгыльләнә. 2013 елда ТР Мәдәният министрлыгы заказы буенча язучының эпистоляр мирасын барлау һәм бастыру өлкәсендә 6 томнан торган «Сайланма әсәрләр» проекты гамәлгә куелды һәм бастырыла башлады. Бүгенге көндә язучы тормышының 1951-1985 еллар аралыгындагы хатлары өйрәнелеп, 4 томлык итеп бастырып чыгарылды. Алдагы ике том 1986-2002 еллардагы хатларга һәм истәлекләргә нигезләнеп бастыралачак.

Халык язучысы А.Гыйләҗевнең шәхси архивында З.Зәйнуллин белән булган мөнәсәбәтләргә ачыклык кертерлек шактый гына хат нөсхәләре саклана (19 данә). Алар арасында З.Зәйнуллинга адресланганнары да (6 данә), аның исеме аталганнары да, аның биографиясендәге фактлар кергәне дә (13 данә) бар.

Язучының архивында Ф.Миңнуллинга, Р.Низамиевка (25 март, 1986 ел), М.Хуҗинга (31 март, 1986 ел), А.Литвинга (4 апрель, 1986 ел) язылган һәм сакланган хатларда А.Гыйләҗевнең «Балтыйк буе татары»на мөнәсәбәтен чагылдыра. Ф.Миңнуллинга язылган хат рецензияне хәтерләтә:

«Фәрваз! Ригадан мине Зәки Зәйнуллин эзләп тапты һәм ике повестеның кулъязмасын калдырды. Икесен дә укып чыктым. Икесен дә калдыруы ярады, әгәр берсен, беренчесен генә укысам, Зәки хакында фикер төгәл үк булмас иде. Хәзер авыз ачып фикер йөртеп була. Беренче повесть миңа искиткеч ошады. (Минем мавыгып китә торган гадәтне беләсең!) Урыны белән көлә-көлә, урыны белән күз яшьләремне агызып, яратып, сокланып укыдым.

Безнең прозага, беренче нәүбәттә, минем үземә, ни җитми? Татарлык, миллилек. Татар милләт буларак үзе дә таркау, без аны белмибез диярлек, җирле гореф-гадәтләрне, тел үзенчәлекләрен белмәгәнгә, без ниндидер уртача, тасланган, шомарган, һәркайда да ярый торган, шактый төссез вәкилләрне язабыз. Минем үземә керәшен авылында яшәү, анда үсү комачаулый, сизәм. Мөхәммәт Мәһдиевкә мин ни өчен сокланып һәм көнләшеп карыйм: ул татар дөньясын безнең барыбыздан да ныграк тоя. Белә, димим, тоя, язучы өчен халыкны белү генә бик аз, ул аны җанының бөтен күзәнәкләре белән тоярга тиеш. Мөхәммәттә ул бар, әйтик «Торналар төшкән җирдә» романындагы аерым-аерым кешеләр – татар дөньясында гына була торган, татар җирлегендә генә чәчәк ата алырлык, «нәкъ безнеңчә милли моңлы» кешеләр. «Әйа, агач, яшең күпме?», «Төлке уйный торган орлар бар» һ.б. бүлекләр – татар җанына үтеп керә алган тиңсез бүлекләр...

Милли әдәбият кенә яши ала, чөнки әдәбиятны яшәтә ала торган уңдырышлы җир – милләт, үз милләте, үз укучысы, сәнгать әсәрләрен алтын вә башка кыйммәтләр белән «тәэмин итеп торучы» халкы булмаса, әдәбият яшәми, сүнә, тарая, пыскый. Татарның чын, үз язучылары булмаганга, минем җаным гел җылый, үртәлә, без халкыбызны ярым-йорты гына беләбез. Ярым-йорты гына!.. Һәм Зәки Зәйнуллинның «Үрләр аша» повесте, минемчә, татар җирлегендә яралган энҗе бөртеге. Повесть гадәти, традицион сюжетка корылса да, әле анда тел ягын байтак карыйсы булса да, гаҗәеп кешеләр белән, ихлас күңелле татарлар белән, аларның гаҗәеп җаннары белән мул тутырылган әсәр! Автор милли чын хисләр белән мул сугарылган төбәктә, шундый авылда яшәгән булса кирәк, ул бик күпне, гадилектәге бөеклекне, бөеклектәге гадилекне төшенеп алган һәм түкми-чәчми безгә китереп тапшырган. Кемне генә телгә алмасын, әсәрдә персонажлар шактый ишле, кемне генә вакыйгаларга ялгамасын, алар бер булып, бөтен булып күз алдына килеп басалар. Фурман тартып, тыр-тыр таудан төшеп килүче татар авылы хатыннары бөек җаннар булып бәгырьне телгәли, аларга теләктәшлектән җан яна! Тора-бара телендәге инверсияләр муллыгына да күнегә башлыйсың, башкасына да. Зәки Зәйнуллин теле – без инде белеп оныткан, ләкин туган телебезнең гүзәллеген саклый алган чын тел, саф тел, татар халкы теле. Китап булып чыга калса, бу повестьны бик сак редакцияләргә кирәк, алмаздан бриллиант ясагандагы кебек белеп эш йөртергә, ялгыш-молгыш үзебез хәзер сөйләшә торган корама телдән сакланырга кирәк!

Инде алты хатын белән, аларның ирләре, тамырлары белән танышып беткәч, повестька тагын ике бөек зат килеп керә: Нурислам белән Фатыйма әби. Автор шушы ике кешене тасвирлаганда, шулкадәр җылы сүзләр тапкан ки, ирексездән: «Менә бит татарлар нинди булган, нинди изге җаннар!» – дип җылап җибәрәсең... Хәзер безнең кешеләрдә андый мөнәсәбәтләр юк, алар югалды. Аларны без киләчәк өчен сәнгать әсәрләрендә генә беркетеп кала алабыз. Кирәк тә. 89нчы биттә Вагыйз кире белән аның хатыны Бибигайшә катына беренче тапкыр оныклары кайткан чак тасвирлана. Оныгын күргәч, каты күңелле Вагыйз калтай сәке йөзлегенә утырып җылап җибәрә.

«Бибигайшә түти дә йомшап китте. Лышык-лышык танавын тарткалап, чыкмаган яшьләрен сөрткәләп, картының тула оегы өстеннән бәйләнгән чабата киндерәсенең очын эзләде». Күз алдына килә дә куя! Әсәрдә тапкыр сүзләр, уңышлы кушаматлар, гыйбарәләр искиткеч урынлы, ырымы-ырымга берегеп ятканнар...

Икенче повесть таркау, йомшак, авторның фикере һәм максаты ачыкланмаган, тема табылмаган. Димәк, Зәки Зәйнуллинга әле үз хезмәтенең эчтәлеге турында бик нык уйланырга кирәк.

Әлбәттә, беренче повесть зур түгел, биш табаклар чамасы. Әллә шуны аерым китап итеп чыгару турында уйлашасызмы? Кулъязма сиңа да кергән дип әйтте, әгәр шулай икән, менә минем фикерем: «Үрләр аша»ны яхшы кереш сүз белән бастырып чыгарасы иде!»

1986 елның 25 мартында Р.Низамиевка язылган хатында «Үрләр аша» повестен «Казан утлары» журналында бастыру кирәклеге турында яза һәм редактура вакытында текстның милли үзенчәлеген сакларга өнди: «Повестен бик дулкынланып, сөенә-сөенә, сокланып, кызыгып, гаҗәпләнеп укыдым. Әле татарның мондый теле дә, мондый кешеләре дә сакланып калган икән!»

М.Хуҗинга адресланган хатта әдәбиятка аяк баса башлаучы әдипнең повестена карата шактый сак бәягә тап булабыз:

«Зәки Зәйнуллин килеп чыкты. Ике повесть алып килгән. Укыдым. Чакырдым. Тагын бер кочак әсәрләр – пьеса, хикәяләр һ.б.ларын китергән. Хикәяләре үзенчәлекле. Гомумән, бу иптәш халыктан читтә, урыс-улак арасында йөреп, консервациядә калган ахрысы... Укыдым да күптән түгел генә журналларның берсендә күзгә ташланган фикер күңелгә килде...[…]

Зәки Зәйнуллинны гениаль дип әйтергә җыенмыйм, мәгәр бу кешедә табигый тел, халык җаны, чын татар халык вәкилләре бар. «Үрләр аша» повестен сокланып, көлә-көлә, моңлана-моңлана укыдым. Нишләп моңарчы басылмаган ул? Кайда яткан? Зәки турында без синең белән ничектер сөйләшкән идек инде, аның миңа бер хаты да килгән иде. Ул кешегә ашыгыч ярдәм кирәк. Сак ярдәм, акыллы ярдәм. Яза-яза, ә әсәрләре өстендә эшли белми. Теле гүзәл, әмма шапшак. Уйлары кызык, әмма чуалчык. Үзенчәлеген саклаган хәлдә бу кешене аз-маз эшкә өйрәтеп, таләпчәнлекне киметмичә, бераз дөньяга чыгарасы иде бит! Мин Фәрвазга да, Рашат Низамиевка да хат яздым, кайткач һәммәсен ачыкларга тырышырмын».

Тарихчы А.Л.Литвинга 1986 елның 4 апрелендә язылган хатта З.Зәйнуллин белән танышу турында А.Гыйләҗев шатланып яза: «Здесь я встретился с интересным человеком, полковником, доктором технических наук, преподавателем военной какойто школы, Заки Зайнуллиным, татарином из Башкирии. Любопытный человек, много знает, много видел, живой в разговоре, с прекрасной памятью... Хорошие люди – счастье, утверждает Селимович, не верить ему у нас нет права».

А.Гыйләҗев 1987 елның 25 августында язылган хатында әдәбият мәйданында яңа язучы пәйда булуга чын күңелдән сөенә, З.Зәйнуллинның үзгәртеп кору дулкынында үз сүзен әйтүенә ышаныч баглый:

«Әдәбиятыбыз хәзерендә бик сыек, күренеп торган яшьләр юк чамасында, ә заман бик кызыклы! Хәзер дә язып калмасаң, тагын кайчан язарсың? Үзгәреш безнең өчен бераз соңрак башланды, нишлисең, йөгереп китәр идем, аякларның хәле чамалы...»

А.Гыйләҗевнең З.Зәйнуллин кулъязмаларын халыкка күрсәтү белән дә шөгыльләнүе күренә: Ф.Миңнуллин, Г.Шәрәфетдинов белән булган аралашу шуны дәлилли. Әдипнең бу омтылышын Ф.Миңнуллин гына түгел, Ш.Рәкыйпов та ассызыклый: «Ярый, бүгенге журналда, союзда, нәшриятта сиңа яхшы караш тудыра ала торган Аяз абыең, Фәрваз, Шамилләр бар». Шуның нәтиҗәсе буларак, авторның «Үрләр аша» исемле беренче повесте «Казан утлары» битләрендә дөнья күрә. Күп тә үтми, 198814 , 198915 елларда З.Зәйнуллин әсәрләре Татарстан китап нәшриятының планына да кертелә. А.Гыйләҗев повестьның беренче өлешенә кереш сүз язарга, автор иҗатына хәерхаһлык белдерергә җыена. Нәтиҗәдә, әсәр «Казан утлары»нда басылып чыга (№10, 1987).

А.Гыйләҗевнең 1987 елның 3 октябрендә язылган хаты киңәш рәвешендә: ул яшь язучыга М.Әгъләмовның үзенчәлекле иҗатына игътибар итүенә, аеруча андагы тирән милли рухны аңлавына басым ясый. Шул юл белән З.Зәйнуллинның язучылык осталыгын, тирән милли эчтәлекле үткен сүз әйтүен тели: «Әле китапларың чыкмаган хәлдә борыныңны җилгә тотасың, бер-бер артлы китапларың чыкса, син нишләрсең?! Ә китапларың чыга, 88дә, 89да татар әдәбиятында яңа бер исем ныгып калачак. Тик ул «исем» «әйдә!» дигәннең кодагые булып, теләсә кемгә баш биреп яшәмәсен иде! Хәзерге армия турында язарга син әзер түгел. Яздың, гомереңне бирдең, ни кырдың, синең эшкәртелмәгән кишәрлегең – Башкортстан татарлары! Сөр дә чәч шушы уңдырышлы кырны! Әгәр язучы үз төбәген тәүге адымнарыннан ук таба икән, бу аның бәхете. Синең кулыңда хәзинә – сыгылмалы, гүзәл телебез, хәтереңдә йөзләгән, меңләгән кызыклы шәхесләр, яз да яз!.. Татарча яза белүчеләр дефицитка әверелгәндә, син безнең өчен тере хәзинә!»

1987 елның 30 октябрендә язылган хатның эчтәлеге ике язучы арасындагы шактый тирән мөнәсәбәтләрне чагылдыра. З.Зәйнуллин, хәрби хезмәт карьерасын калдырып, язучылык эшенә күчү турында киңәш сорый. Тәҗрибәле әдип, тормыш шартларын тирән аңлап, З.Зәйнуллинга теләген ике елга кичектереп торырга куша. Үз фикерен, беренчедән, гаиләнең матди хәле авыраячагы белән, икенчедән, психологик халәткә йогынты ясавы белән аңлата (кинәт күчеш башлап язучыга да, аны чолгап алган гаилә әгъзаларына да тискәре йогынты ясарга мөмкин). Күрәсең, А.Гыйләҗев З.Зәйнуллинның ике елдан ТАССР Язучылар берлеге әгъзасы булып китүен күздә тоткандыр. Шуның өстәвенә А.Гыйләҗев З.Зәйнуллинга Литфонд19 аркылы юллама алу турында мөрәҗәгать итеп карый. Л.Лерон А.Гыйләҗевкә, З.Зәйнуллинның Язучылар берлеге әгъзасы түгеллеген искәртеп, бу үтенечне үтәр өчен мөмкинлекләр булмау хакында аңлатма бирә.

З.Зәйнуллинга А.Гыйләҗев әсәрләрнең аерым өлешләрен теркәп бару, аларның эчтәлеген төгәл күзаллау өчен «куен дәфтәре» башларга да киңәш итә: «Хәзерге армия турында минем язасым килми», дигәнсең. Ялгыш караш! Гәрчә мин моңарчы сине я з м а с к а үгетләп килдем, авылны, үзең тирәнтен белгәнне, яратканны яз, дидем. Чөнки ачы тәҗрибәне күрдек: син армия хакында язарга әле әзер түгел, әлегә син ул темага керерлек дәрәҗәдә өлгермәгәнсең. Тора-бара армия турында да язачаксың, язарга кирәк тә. Ләкин курка-поса түгел, үзең татыганны, үзең әрнегәнне, күңелең аша үткәргәнне язарлык дәрәҗәгә җиткәч язарсың. Ул тема синнән качмас. Качарга да ярамый, син армиягә гомереңне биргәнсең, ул, һичшиксез, татар әдәбиятында чагылыш табарга тиеш. Аның эскизларын хәзер үк әзерләргә, куен дәфтәрендә теркәп барырга кирәк. Нигә татарлардан беренче генерал-полковник хакында «Азат хатын» журналында җыйнак кына, әмма бик төпле, фикерле очерк бастырмаска?.. Бер атка ел да атланып, Сабан туенда, бәйгеләрдә гел-гел җиңәрмен дип уйлама. Эстәрлебаш тарихы, вакыйгалары, кыйссалары ялыктыра башласа, аш төрләндереп алырсың. […] Рух яңалык тели, язучы каләме төрле кырны күтәреп, сөреп-сукалап шомара, син «аны язмам, моны язмам!» дип соңгы антыңны әйтергә ашыкма, түз, килер, тулыр, син ак белән караны аера башларсың, язылыр». Сүз уңаеннан, З.Зәйнуллин тәҗрибәле язучының киңәшләрен истә тоткан булса кирәк. Аның тормыш сәхифәләренә караганда, язганнары арасында балалык хатирәләренә багышланган әсәрләр генә түгел, хәрби тематика да киң чагылыш таба. Язучы каләменнән бер-бер артлы «Полковникны озату» (1991), «Ракета училищесы» (1997), «Атом полигоны» (1998), «Ил-28» (2001) әсәрләре төшә. А

.Гыйләҗев, З.Зәйнуллинның беренче повесте басылуга аеруча шатланып: «Да-а, брат, «Казан утлары»ның 10нчы саны килгәндә, синең янда буласы иде. Ничек кабул итәрсең икән? Ничек? Зур журналда олы әсәр бастыру сөенеч, әлбәттә. Сөенечеңнән очып кына китмә, синдә аз-маз бүтәннәргә кимсетеп карау бар, шул җөмләдән минем әсәрләргә дә әче-әче бәяләрне җибәрәсең. Шулай булып кал, ләкин беренче уңыш – соңгы уңыш түгел. Үсәргә кирәк, үсәргә!.. Осталык тәҗрибә белән килә. Кыюлыкка үз-үзеңне җиңеп ирешәсең...» – дип яза.

А.Гыйләҗев 1988 елның 21 гыйнварында язган хатында З.Зәйнуллинның икенче повестеның ни дәрәҗәдә язылуы белән кызыксына, шулай ук аның татар әдәбияты тарихындагы үзенчәлекле урыны турында уйлана: «Капчыгың тыгыз тутырылган, анда безгә бик кирәк мәгънәле нәрсәләр күп, син саранланмыйча гына, төбенә кадәр селкеп, бар булганын халыкка кайтарып бир инде! […] Башкорт кул астына эләккән татарларның язмышы, гореф-гадәтләре, яшәеше хакында үтемле, мәгънәле һәм эчтәлекле әсәрләр бик кирәк! Һай, сезнең якларда нинди хәзинәләр ятмыйдыр әле! Аларны синнән башка кем яза алсын?! Синнән соң туган татарлар чын татарлар түгел инде алар, хөрлек юк аларда, милли горурлык хисе тоныкланган. Без хәзер кешеләрдә кешелек хисе, горурлык, гражданлык тойгылары тәрбияләргә телибез. Милли хис – әгәр ул бүтән милләтләрне кардәш дип карый ала икән – бөек, тәрбияви хис...» Шунда ук А.Гыйләҗев Башкортстанда яшәүче татарлар турында чын күңелдән кайгыртучанлыгын да белдерә.

1988 елның 7 августында А.Гыйләҗев З.Зәйнуллин белән заман турындагы хәвефле фикерләре белән уртаклаша24 . Аны татар халкы, татар теле, милли белем бирү мәсьәләләре борчый. А.Гыйләҗев КПССның ХIХ партконференциясендә Татарстан обкомының беренче секретаре Г.Усмановның Б.Ельцинга каршы булган чыгышын хупламый. Язучы әлеге чыгыш ТАССР язмышына тискәре тәэсир ясар дип борчылуын З.Зәйнуллинга белдерә. А.Гыйләҗев архивында З.Зәйнуллинга адресланып җибәрелми калган хатта әдип татар язучысы алдында торган бурычлар турында фикер йөртә. А.Гыйләҗев ике төшенчәне төгәл аерып кую турында уйлана: «татар язучысы» һәм «Татарстан язучысы». Татар язучысын ул «Илче» дип атый. Шундый миссияне, аның фикеренчә, үз вакытында Г.Тукай, С.Сәйдәшев һәм ХХ гасырның икенче яртысында җырчы И.Шакиров кына үти алган. А.Гыйләҗев борчылып үз замандашлары турында уйлана: «Без, асылда, татар язучылары түгел, Татарстан язучылары гына. Моны аңлау безнең күңелләргә тарлык, курку, ярарга тырышу өстәмимени?! Талант иясе, чын язучы үз халкының тулы хокуклы һәм гадәттән тыш вәкаләтле Илчесе ул, шулай булмаганда аның бөтен барлыгына ясалмалык өретелгән була. Без барыбыз да ясалмалар, чыннар түгел әлегә».

Классик язучы үзенең шәхси язмышы мисалында рухи һәм иҗади ирексезлек фаҗигасенең сәбәпләрен эзли: «Мин дә үз чорымның җимеше түгелмени?.. Берара мин проза язмый тордым, пьесалар куйдырдым, әдәби эшкәртү дигән нәмәрсә белән акча төшереп алдым, димәк, шабашкага йөрдем... Моны мин сизеп, һәлакәтле юл икәнен ачынып-белеп тордым. Әмма кыланырга да теләгем булмады, чынлыкны язарга йөрәгем җитмәде... Чынлык тирәсендә кырын-кырын карап йөргән чаклар иде бу! Дөрес, дусларга язган хатларда тәмам ачылып-ачылып киткән чаклар булды, хатлар минем бөтен барлыгымны кемгәдер җиткергәндер дә, ләкин бу – соңга калып аклану. Сабан туе үткәннән соң, син ун батырны егып салсаң да, син – Сабан туе батыры түгел инде, тәк себе...»

Үзгәртеп кору чорында татар һәм латыш халыкларының тормышы турында уйланганда, язучы шундый нәтиҗәгә килә: татарларның союзный республика статусыннан мәхрүм ителүе аркасында халыкның рухи халәтенә зыян салына. Татарларга оешканлык җитми, дип яза А.Гыйләҗев. «Уфадагы очрашуларда Әмирхан Еники болай дип белдерде: «Безне, татарларны, илдә җиде миллион дип саныйлар. Кызганычка каршы, шул җиде миллионлы халыкны сизмибез, без җиде миллионлы халык вәкилләре түгел». Әрнеп әйтелгән бу сүзләрне мин бик күптәннән кабатлап киләм. Әмирхан аганың фикере, аның шушы уйга килүе кыйммәт!».

Миләүшә ХӘБЕТДИНОВА, филология фәннәре кандидаты, КФУ доценты


Мәкалә сайтта кыскартылып урнаштырылды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев