Логотип Казан Утлары
Әдәби тәнкыйть

СОЛТАН ШӘМСИ: ЗАМАН СЫНАУЛАРЫ АША ...

Солтан Шәмсинең кырык елга сузылган – тоташ эзләнүләрдән торган күпкырлы иҗат эшчәнлеге безгә ике гасыр чигендәге татар әдәбияты үсешенең бик характерлы тулы бер иҗат спектрын күзалларга ярдәм итә.

Үзгәртеп кору чоры әдәбиятыбызга төрле жанрларда эшләүче талантлы каләм ияләрен генә түгел, гаять үзенчәлекле, күпкырлы иҗат шәхесләрен дә бүләк итте. Бу гаҗәп тә түгелдер, чөнки әлеге елларда җәмгыятебез үсешенә билгеле бер идеологик юнәлеш биреп барган сәяси җитәкчелек органнары бермәл чарасыз калып, дәүләтнең идарә итү тезгеннәре кинәт бушанды. Илнең икътисади һәм социаль яшәеше чуалып киткән бу «демократик» заманда әдипләребез, эчке рухи эзләнүләрендә, үзләрен шактый ирекле тоеп, табигатьләренә, хыял-максатларына тулырак җавап биргән, халәт-интуицияләре кушкан эстетик иҗат жанрларын сайлап алу мөмкинлеге алды. Әдәбиятыбызда әлегәчә күрелмәгән тел-өслүб, тасвир, жанр, психологик анализ, идея юнәлешләренең бермә-бер ишәеп-тармакланып китүе дә барыннан да бигрәк шушы процесс белән бәйледер, мөгаен. Шундый оригиналь һәм үзенчәлекле талантшәхесләребезнең берсе ул – Солтан Шәмси. 

С.Шәмсинең профессионал әдәбияттагы актив эшчәнлеге сиксәненче елларның уртасыннан – Мәскәүнең Әдәбият институтында тәрҗемәчеләр бүлеген тәмамлап, Казанга кайткач һәм «Казан утлары» журналының проза бүлегендә мөхәррир булып эшләгән (1977–1985) чорыннан башлана. Киң катлам укучылар алдында ул башта әдәби тәрҗемә өлкәсендә танылу ала. Аның классик язучыбыз Г.Ибраһимовның 100 еллык юбилее көннәрендә «Кызыл чәчәкләр» повестен һәм дистәдән артык хикәясен рус теленә тәрҗемә иткән ике аерым китабы дөнья күрә («Красные цветы», 1986; «Рассказы», 1987). С.Шәмсинең тәрҗемә эшчәнлеге турында сөйләгәндә, шунысын да ассызыклап үтәргә кирәк, ул – ике телле тәрҗемәче – рус телендә дә, татарча да бердәй җиңел һәм югары профессиональ дәрәҗәдә эшли алган сирәк әдипләребезнең берсе. Әдәбият сөючеләребез М.Әмир, Л.Ихсанованың аерым хикәяләрен рус телендә, С. Антонов, С.Воронин, Н.Думбадзе, С.Данилов, Г.Мотевосян, А.Мифтахетдинов, Р.Мирхәйдәров кебек күп кенә рус, татар һ.б. милләт язучыларының хикәя-повестьларын татар телендә ул елларда нәкъ менә аның тәрҗемәсендә укып танышты. Икенче күренекле классигыбыз Г.Исхакыйның 1990 елда мәшһүр «Локман Хәким» әкиятен русча тәрҗемәсе аша татар укучысына югары сәнгать дәрәҗәсендә илтеп җиткерүче дә С.Шәмси булды. Тәрҗемә эшчәнлеге әле дә әдипне гомере буена озатып, аның шәхес олпатлыгын күрсәтеп торган төп иҗат юнәлешләренең берсе булып кала килә. 

***

Сигез ел буена «Казан утлары» журналының проза бүлегендә эшләве исә С.Шәмсигә туган телебез нечкәлекләрен, милли мохитебез тирәнлеген, татар әдипләренең сәнгати осталыгын үзләштерү мәктәбе буларак кадерле. Бу чорда ул үзенең дистәләгән хикәяповестьларын яза. Чын-чынлап чәчмә жанр остасына әверелә. Аның бер-бер артлы проза китаплары («Көмеш чылбыр», 1984; «Җәяүле буран», 1988; «Ут хәйләсе», 1994; «Еллар эзе», 1996) дөнья күрә. Әмма, безгә калса, авторның талантлы каләм белән язылган ул китаплары әлеге шау-шулы елларда басылган күпсанлы, берникадәр чуар сыйфатлы әдәби продукция ташкыны эчендә укучы күзенә бик үк ачык ташланмыйча, киң җәмәгатьчелек тарафыннан тиешле бәяләрен алып җиткермәде сыман. Моңа аның артык тыйнак булуы да сәбәпчедер. Хәлбуки, автор аларда үзен заманының өлгергән әдибе, нечкә психологик хикәя остасы итеп күрсәтүгә ирешә. 

«Каты чикләвек» хикәясендә автор милли бер әхлакый-психологик үзлегебезгә – тормышта әхлаксызлыктан саклану максатында яшьләребезгә бәләкәйдән аңнарына сеңдерелгән, нәтиҗәдә үзара мөнәсәбәтләрдә оялу-тартыну, яхшысынмау, еш кына шушы тыйнаклык пәрдәсе аркасында үз бәхетләре өчен көрәшмәү генә түгел, бу табигый омтылыштан ваз кичеп, хисләренә, максатларына бөтенләй юлны ябып кую кебек тискәре бер сыйфатка туктала. Хикәянең баш каһарманы Рәмзия яшьлегенең һәр баскычында шушы эчке аваз – чикләнүле кыса-канунга буйсынып, табигый күңел очышыннан тыелып, самими ялкынлы хисләрен авызлыклап, үз кабыгына йомылып яшәргә җай таба, олы мәхәббәтенең канатын кисә, бәхет урынына үкенү әчесе белән торып кала, җанын биреп яраткан якын кешесен дә гомерлеккә бәхетсез итә. Аның үзәк әхлакый яшәү принципларыннан берсе – «сер бирмәү». 

 «Әйе, бар ул безнең татарда андый холык... Бар! Йөрәгенә кан сауса да, синең белән ачылып сөйләшмәс, хисләрен сиздермәс... Елый-елый мендәрен чылатып бетерер, тешләп иреннәрен канатыр, ә ир-атка күңелен ачып салмас!..» (С.Шәмси. Еллар эзе. – Казан: Татар. кит. нәшр. 1996. – 38 б.) 

Бу – хикәя азагында ясалган резюме. Табигый ки, героинябызның бөтен тормыш юлы этаплары әнә шушы принципларга нигезләнгән. 

 «Игътибар итми торсын әле!..» – бу эчке халәт беренче танышу, ике яшь йөрәкнең иң якты – бер-берсенә гашыйк булу мизгеленнән. 

«Белгәне дә бик җиткән» – монысы инде алар мөнәсәбәтенең нәкъ бер урта – киеренке-хәлиткеч минутында әйтелгән сүзләр. 

Төрле чорда, төрле яшьтә белдерелгән әлеге ике эчке күңел халәтен бер сыйфат берләштерә, бу – героиняның үз-үзен саклау кабыгы, якын кешесенең җан дөньясыннан үзен чикләп куюы. Егете Фаязның аңлашуга сусап, армиядән язган бер төргәк хатларын укып та тормыйча киредән үзенә җибәрүе дә аның өчен мөнәсәбәтләренең бердәнбер дөрес логик дәвамы булып тоела. Кыскасы, ул гомер буена үз-үзенә тугрылыклы булып кала. Тик нәтиҗәсе генә... аянычлы. Язмыш Рәмзиягә үз хатасын төзәтергә күпме мөмкинлекләр бирсә дә, хәл үзгәрми. Төрле сынаулардан торган гомер күз ачып йомган арада үтә дә китә... Фаяз аның үзен яратуын да белмичә, дөньядан китеп бара. Әсәрдә Фаязның фаҗигале үлеме әлеге бәхетсезлекнең кире кайтарып булмаслыгын бик ачык ассызыклап тора. 

 «Синеке булыр» хикәясендә автор алдагы четерекле әхлакый-психологик теманы дәвам итә. Биредә исә автор укучысы күз алдында үз бәхете өчен көрәшергә әзер торган Кәримә образын җанландыра. Юк, Кәримәне дә, аңа кадәр аның дүрт апасын – дүрт бәхетле кызын үстергән кырыс холыклы әнисенең, тыйнак табигатьле әтисенең дә кисәк үзгә юлга авышып киткән «сәер» холкын да биредә әхлаксызлыкта һич гаепләп булмый. Мәхәббәттә һәм тормышта үзеңнең һәм якыннарыңның бәхете өчен гомумкешелек кануннарына зарар китермәгән хәлдә көрәшә белү ул һәрбер адәмнең хокукы гына түгел, хәтта бурычы да. Әдип әлеге вөҗдан кебек сизгер, кылдан нечкә булган милли-әхлакый проблеманы да тирән психологик катламда, югары эстетик осталыкта, олы гуманистик фәлсәфә яктылыгында җанландыруга ирешә.

Тирән ярату тойгысы, олы кешелеклелек идеяләре авторның «Табигатьнең газиз баласы», «Соңгы юаныч» кебек хикәяләренең дә үзәгендә тора. Аларда да без әнә шундый соң чиккәчә җитеп тартылган ук җәясен – киеренке халәт-кичереш үсешен, тетрәндерә дә, хәтта үз-үзең белән бәхәскә кереп уйландыра да торган күп төрле психологик характер-образлар белән очрашабыз. 

С.Шәмси хикәяләренә төрлелек-универсальлек хас. Бу идея-тематик чагылышта да, геройларының төрле зат, төрле яшь, төрле сферага караулары һәм төрле психологик ачкычта ачылуында да, әсәрләрнең эстетик яңгырашында да бик ачык күзгә ташлана. 

С.Шәмси хикәяләренә әледән-әле ераклаша барган җанлы балачак хатирәләре дә килеп керә, аларда үзәк урынны, кояш нуры сыман балкып, ана-бала мөнәсәбәте алып тора. «Бәхетле песи»дә, әйтик, хикәянең баш герое булган мәче маҗаралары тасвирланса да, әсәрнең төбендә шушы иң кыйммәтле тойгы – олы сөю белән сугарылган уртак ярату хисләре ята. Зур мәхәббәт темасының алга таба үстерелешен без авторның «Нәни дус» хикәясендә – эт образында күрәбез. Хуҗасын эчкерсез яратуы, аңа тугрылыгы бу бәләкәй җан иясенең хәтта үлеменә сәбәпче була. 

Автор хикәяләрендә тыелгысыз көчле дулкын шавы булып үсмерчакның якты, үкенечле беренче сүзсез мәхәббәт кичерешләре гөрелтесе аваз сала («Ике тәрәзә»). Мәңге искермәгән сөю дастаннарына охшаш бу давыллы еллар хатирәсе автор иҗатын алгы көннәр ягына озата бара.

Автор күп кенә әсәрләрендә заман проблемаларына мөрәҗәгать итә. Әдипнең шәһәр белән авыл тормышы нечкәлекләренә бертигез тирәнлектә үтеп керә алуы (сүз уңаенда шунысын да әйтеп китик, хикәяләре белән генә түгел, яшәеше, фикерләве белән дә ул бик күп татар һәм рус телле язучыларыбыздан аермалы буларак, бу ике катлам культураны гаҗәп дәрәҗәдә тигез үзләштергән шәхес), әсәрләренә шәһәр кешесенә генә хас тормыш детальләренең яисә бергә аралашып яшәгән рус һәм башка милләт вәкилләреннән булган геройларның да табигый төстә килеп керүе һич гаҗәп түгел («Нихәл, дустым?..»). Соңгы әсәрендә ул гаилә тормышына нигез булып яткан әхлакыйхолык чагылышы каршылыкларын, ныклы гаилә кору проблемаларын психологик нечкәлек, эзлеклелек һәм заманча тирәнлектә җанландыруга ирешә. 

Авторның рәсем, скульптура, музыка сәнгате, фән һәм, гомумән, китап культына үтә якын торуы да, аның «шәһәрләшкән» яшәешенең бер аерылмас үзенчәлеге. «Сагыну» хикәясе хастаханәдән савыгып, өен һәм гаиләсен сагынып кайткән Хафизның эчке кичерешләрен тасвирлауга багышлана. Аның нечкәргән тойгылары табигать пейзажлары, музыка, шигърият белән бергә үрелеп бирелә: «Шул мизгелне хәтерендә япон язучысы Кавабата сүзләре калыкты: «Чәчәкнең матурлыгы, гүзәллеге йөз чәчәккә караганда, аерым бер чәчәктә камилрәк чагыла» (С.Шәмси. Еллар эзе. – Казан: Татар. кит. нәшр. 1996. – 144 б.). Автор инануынча, яшәешкә булган әлеге табигый камил мөнәсәбәт ул – китап сүзе генә түгел, югары сәнгать чагылышы, кешегә балачактан күңеленә сеңеп килгән изге матурлыкка омтылып яшәү нәтиҗәсе. 

Авторның төрле сәнгать төрләренә мөкиббән китеп яшәве һәм нечкә зәвыгы аның «Җәйнең кыл уртасында» хикәясендә дә бик ачык чагылыш таба. Биредә сүз яшәештәге олы бәхет турында тирән уйга бирелгән һәм үзара кызыклы җанлы бәхәскә кергән яшьләрнең фикерләү үзенчәлекләре, еш кына үзләренә әле өлешчә генә таныш булган тормыш-яшәеш турында бара. Бу яктан хикәя зыялыларыбыз тормышын бәян иткән Ф.Әмирхан геройлары мохитен хәтерләтеп куя. Шул ук вакытта бу яңа – безнең заман яшьләре сулышы һәм әхлакый атмосферасы. 

Шулай итеп, Г.Ибраһимовны русча, Г.Исхакыйны татарча сөйләштерә-җанландыра алган яшь тәрҗемәче, күп тә үтми, үзен 50–70 еллар татар прозасының кумиры Ә.Еникиләр иҗат мәктәбен тирән үзләштергән күпкырлы чәчмә әсәрләр язу остасы булып җитешүен раслый. Әдипнең 50 яшенә багышлап чыгарылган «Еллар эзе» китабында (Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1996. – 320 б.) тупланган әсәрләрендә әлеге классик дәрәҗә рухы инде үзен бик ачык сиздереп тора. 

***

Әдипнең беренче егерме еллык иҗатыннан аермалы буларак, икенче чор (2000-2020) иҗат эшчәнлегендә без тагын да дүрт мөстәкыйль жанр юнәлешенә тап булабыз. Мондый дәвамлы үзгәреш турыдан-туры заман ихтыяҗы һәм, алда әйтүебезчә, әдипнең шәхес үзенчәлегенә барып тоташа.

Эш шунда, гасыр азагындагы үзгәртеп кору җилләренең халыклар яшәешенә ирек тигезлек мөмкинлекләрен өлешчә генә китерүен кискен тойган яшь әдипләребез бу елларның һәрбер мөмкинлегеннән тулырак файдаланып калу дәрте белән иҗатларына күпмедер төзәтү кертергә мәҗбүр булды – кичекмәстән заман сораган «утлы» нокталарга – «милләт таләбе» чакырып торган конкрет шөгыльгә барып ябышты. Алар өчен әлеге «объектив ихтыяҗ» гадәтләнгән, профессиональ яктан үзләштерелгән үз жанрларын дәвам иттерүдән көчлерәк бер кодрәт булып чыкты. 

С.Шәмсинең әлеге даулы көннәр нәтиҗәсе буларак дөньяга килгән, без бүген гадәти «публицистика» дип санарга гадәтләнгән фәнни-популяр мәкаләләре әнә шушы күтәрелеш көннәренең иҗади бер талпынышы иде.

Менә аның «Шүрәлеләр кайдан таралган?» (1985) исемле хезмәте. Автор биредә үз алдына милли-мәдәни тормышта гаҗәеп зур урын тоткан бу мифик образның асылын ачыклауны максат итеп куя. К.Насыйри язмаларыннан, Тукай әсәрләреннән башланып киткән чыганакларны анализлау безне ерак үткәннәребезгә, катлаулы рухимәдәни үсешебез катламнарына – өч борынгы культура (төрки, фарсы, борынгы грек) очрашкан төрки, Иран һәм Кара диңгез, Азов буйларында VIII йөз урталарында «гаять үзенчәлекле һәм заманына күрә югары баскычта торган» Салтау-Маяк культурасына китереп чыгара. Автор бу язмасында без белгән Шүрәлене грекларның мифик образы Пан белән параллель куеп тикшерә. Укучы Шүрәленең тулы «биографиясе» белән танышып кына калмый, милли культурабыз тарихи үсешенең карурман артында торып калган томанлы-серле чорларына да күз салу мөмкинлеге ала.

Әдипнең «Һәйкәл күләгәсендә ниләр бар?» (1991) дип исемләнгән икенче бер публицистик мәкаләсендә һәрбер татарның касыгына төртеп торган – Казан ханлыгы яулап алыну хөрмәтенә патша Россиясе төзеп куйган һәйкәл турында сүз бара. Әлеге фәнни тикшеренүнең төп идеясе шуңа кайтып кала: авыр көрәштә безнең бабаларыбыз җиңелгән, әмма без аларның «әхлакый һәм хәрби батырлыгы белән горурлана алабыз. Бу горурлык хисен алар безгә Ватан өчен көрәштә яулаганнар, һәм хакыйкать алар ягында калган. Шушы хис исән чакта безнең халык юкка чыкмас дигән ышаныч һәм өмет бар. Минемчә, бу тойгы – халкыбызның милли үзаңын билгеләүче төп сыйфатларның берсе. Шуларның икенчесе – дәүләтчелек хисе дияр идем мин. Халкыбыз бу хисне дә бик иртә татыган». (С.Шәмси. Еллар эзе. Казан: Татар. кит. нәшр. 1996. – 232 б.)

Менә шундый фәлсәфи керештән соң, автор әлеге проблеманың – милли трансформациясен ачыкларга керешә. Үткән көннәр авазы, тарих, һәйкәл турындагы фактик мәгълүматлар, «һәйкәл»нең сәяси статусы, җан авазы белән сугарылып, бүгенге бер әхлакый-фәлсәфи ноктада килеп кисешә.

Тарихи чыганаклар күрсәткәнчә, «Казан алынганнан соң баштагы чорда һәлак булган урыслар каберлегенә бары тик гади чиркәүчек-часовня гына куелган була, анда Елантау монастыре руханилары ара-тирә панихида үткәргәннәр. Зур һәйкәл салу кампаниясен шул ук Елантау монастыре башында торучы архимандрит Амвросий 1812 елны башлап җибәрә. Ул шәһәр халкына «1552 елны Казанны алганда шәһит киткән гаскәриләр кабере өстенә» һәйкәл салу өчен подписка (акча җыю) идеясе белән мөрәҗәгать итә.Тик подписка әллә ни күп акча китерми, бары 1500 сум гына туплана. Шуңа күрә һәйкәлне дә, суммасына карап, язулы озын багана рәвешендә генә куярга булалар. Әмма руханилар моның белән генә тынычланмый, эш йөртүне дәвам иттерәләр. Сызымнары белән проектны император Александр Павлович хозурына озаталар. Император һәм аның гаилә әгъзалары бу эш буенча яңа подписка башлап җибәргәннәр, һәйкәл салу өчен үзләреннән 10 мең сум һәдия биргәннәр. Һәйкәл салып беткәнчегә хәтле дәүләт казнасыннан ел саен 5 мең сум акча биреп тору турында карар чыгарыла. «Һәйкәл»не төгәлләп чыгу дәүләткә 100 мең 315 сумга төшә.» (С.Шәмси. Еллар эзе. – Казан : Татар. кит. нәшр.,1996. – 240 б.)
Һәйкәл эчендәге чиркәүдә үткәрелә торган гадәти гыйбадәтләрдән тыш, монда елның-елында 2 октябрь – Казанның алыну көнендә Елантау монастыреннан тәре китерү мәрасиме (процессиясе) һәм хәрби парад оештырганнар.

С.Шәмсинең «Галиҗәнаб Китап зарлары» (1995) мәкаләсе нигездә татар басма китабының 270 еллык юбилеена багышланган булса да, автор теманы һәрьяклап һәм тулырак ачу максатында, Китап тарихының кулъязмалар чорына ук мөрәҗәгать итә. Автор күрсәтүенчә, төркиләрдә алфавит моннан 3 мең еллар элек үк барлыкка килгән. Галимнәребезнең безнең эрага кадәр 7 нче йөздә Үзәк Италиядә (хәзерге Тоскана өлкәсе) яшәгән этруск язуларында бик күп төрки сүзләр катламы таптылар. Әдип шулай ук төркиләрнең безгә билгеле таш китаплары – хәзерге Монголия җирендә табылган Күлтәгин, Мәгыйлән хан, Тонйокук, Билге каган батырлыкларын тасвирлаган рун язулы ташларга да тукталып үтә. Без белгән кулъязма китап исә болгарларга Ислам дине белән килеп керә. 922 елда Идел Болгариясе Коръән һәм, гомумән, Шәрекъ китабы таралуга зур мөмкинлекләр ача.

XVIII йөз башында дөнья күргән беренче татар басма китабы исә Пётр I нең 1722 елда оештырган Персия явына бәйле. 106 мең кешелек рус гаскәрендә 30–40 мең тирәсе татар солдаты була. Сугыш хәрәкәте барган җирләрдә яшәүче «инородецларны» үз ягына аудару йөзеннән патша махсус «Манифест» яздырта һәм аны татар телендә бастырып чыгарта. Бу кечкенә китапчык-документ татар, нугай, кумык, карачай, азәрбайҗан, фарсы халыклары арасында таратыла.

Татар китабының моннан соңгы язмышы да йә ятлар сәясәтен тормышка ашыру, яисә зур акча-табыш алу максатында башкарыла. Әби патшаның Коръән бастырып, һәр данәсен 200 сумга саттыруы (ул заманда бер ат бәясе 2 сум торган диләр), яки татар басмаханәчеләрен эштән читләштереп бу эшкә үзләре керешкән рус миссионерларының татар китапларына 9-10 тапкырга кыйммәтрәк хак сораулары шул хакта сөйли.

Татар китабының Татарстан Автономияле республика булып яшәгән чорындагы үсеше дә бик гыйбрәтле. Бу елларда татар мәдәниятен үстерү мәсьәләләре көн тәртибенә куелып, 1922 елда Гыйльми үзәк оештырыла. Аңа Г.Ибраһимов җитәкчелек итә. Гыйльми үзәккә тупланган татар зыялылары, күп заманнар хәл ителмичә килеп, Октябрь инкыйлабыннан соң милләт алдында калкып чыккан мәсьәләләрне тиз арада җайга салырга керешәләр. Беренче елларда әле большевиклар тормышның һәр өлкәсен үзәкләштереп бетерә алмыйлар. Шуңа күрә егерменче елларда басылган китапларның, мәктәп һәм вузлар өчен татар телендә басылып чыккан дәреслекләрнең төрлелегенә һәм колачына хәйран калырлык!

Әдәби тәрҗемәләребездәге проблемаларыбызга багышланган «Мәдәниятебезнең яшәү мохитен киңәйтергә!» (1989), «Изге фикерне тәрҗемә» (1990) мәкаләләре дә үзләренең гаять кызыклылыгы һәм гыйбрәтлелеге, фәнни дәлиллеге, дәүләт дәрәҗәсендә хәл ителүне сораган җитдилеге, классик рухы белән аерылып тора. Автор, әйтик, 1954 елда татар теленә 74 әдәби китап тәрҗемә ителеп, 1989 елда аның нибарысы 8 гә калуын ачынып яза.

«Изге фикерне тәрҗемә» (1990) мәкаләсе авторның Мәскәүдә әдәби тәрҗемә әһелләренең IV Бөтенсоюз киңәшмәсеннән кайткач, үрнәк һәм гыйбрәт алу максатында бастырылган.

Монда да сүз тәрҗемәнең барыннан да элек халыкларның арадашчысы, үз йөзләрен саклап калу чарасына әверелүе ассызыклана. Хәтта сталинизм һәм торгынлык елларында да тәрҗемә әсәрләренең әдәбиятны рухи үлемнән саклап килүче «кислород мендәре» булуы, әдипләребез өчен исә дөнья әдәби казанышларыннан төшеп, югалып калмавын тәэмин итүче кодрәтле көч икәнлеге билгеләп үтелә. Биредә автор үз коллегаларының бүгенге көндә җәелдергән иҗат тәҗрибәләре белән уртаклаша. Союздаш республикаларда Тәрҗемә үзәкләренең эшләп килүе – шуларның берсе. Грузиядә бу Үзәк штатында 200 кеше, Казакъстанда исә 45 кеше эшләп килүен белү бездә, бөтен милләтләр тигезлеге турында хыялланган татар әдипләре күңелендә, нинди борчу уятуы аңлашыла булса кирәк.

Барыбызга да мәгълүм, мондый тирәннән алып актарган фәнни-публицистик тикшеренүләр җитәкче органнар тарафыннан бервакытта да хупланмады, еш кына алар авторларның абруена кара мөһер сугу белән бәяләнде.

С.Шәмсинең алда күзәтелгән фәнни-публицистик хезмәтләренә өстәп, аның бу үзгәртеп кору елларында мәдәни тормышыбызда башкарган эшчәнлеге һәм вазифаларына да тукталып үтмәсәк, тарих каршысында зур гаделсезлек булыр иде. Белүебезчә, әлеге рухи үзгәреш чоры бер үк вакытта милли яшәешебездә йөзләгән яңа басмаларның барлыкка килүе белән дә үзенчәлекле. Аларның шактыенда, бигрәк тә татар әдәбияты һәм мәдәнияте үзәгендә торган «Идел», «Татарстан» журналы, «Шәһри Казан», «Татарстан хәбәрләре», «Мәдәни җомга» газетасы, «Мәгариф» китап нәшрияты кебек дистәләрчә яңа эчтәлекле, яңа рухлы матбугат органнарында әдипләребезнең оештыру һәм җитәкчелек итү эшендәге хәлиткеч роль уйнаулары беркемгә дә сер түгел. С.Шәмси дә – яңалык һәм фидакарьлек белән сугарылган бу даулы еллар мәдәни хәрәкәтенең үзәгендә кайнаган әдип. Аның «Идел», «Татарстан» журналларын кабат оештырудагы, Татарстан китап нәшриятының Туган як тарихын өйрәнү редакциясен Фәнни-популяр әдәбият редакциясенә үзгәртүдәге тырышлыгы, соңрак Татар энциклопедиясе институтында татар телле иҗат коллективы төркеменә җитәкчелек итүен, әйтик, без бүген белгән гади көндәлек, журналист эшчәнлеге белән тигез куеп булмый. Бу эштә ул барыннан да элек шушы күтәрелеш еллары мәйданга чыгарган энтузиаст һәм универсаль рухлы көрәшче әдип, бу эштә ул барыннан да элек милли рухлы фидакарь иҗат шәхесе. Әлеге елларда, димәк, аның язучылык талантын чор һәм милли ихтыяҗ таләп иткән тагын да үзгәрәк-кыйммәтрәк өстәмә юнәлешләргә багышлавы һич очраклы түгел.

***

Шәхес ул, белүебезчә, барыннан да элек, масштаблылык. Шәхес зурлыгы бүгенге көн белән генә чикләнми, ул тарихи һәм киләчәк яшәешне бер бөтен итеп колачлап тоемларга омтыла.

С.Шәмси иҗаты да моңардан читтә калмады. Аның бу чор иҗаты тулаем милләтнең үткән һәм киләчәк язмышы белән бәйле.

Әдип гомере буе халкыбызның тарихы, тагын да конкретрак итеп әйтсәк, аның дәүләт тарихы белән тирән кызыксынып яши.

Аның күренекле шәхесебез Ризаэтдин Фәхретдиновның «Алтын Урда ханнары» исемле мәгълүм китабын рус теленә тәрҗемә итеп ике телдә, бер тышлыкта бастырып чыгаруы да (1996), И.Измайлов белән бергә язылган «Волжская Булгария» (1995) китабын татарчага тәрҗемә итеп, 2001 елда «Идел Болгарстаны» исеме белән бастыруы да (2001), тарих төпкеленә төшеп, бабаларыбызның ерак төрки чорын җанландырган «Ярсу дала җилләре» (С.Шәмси. Тарихи әсәрләр. Казан: Илhам нәшр., 2015. – 288 – 336 б.), бигрәк тә чорга эзлекле һәм җентекле анализы белән аерылып торган – мәшһүр татар дәүләте Алтын Урданың гаять гыйбрәтле бер дәвере – аның таркалу чорын яктырткан «Данлы кыпчак җирендә» (С.Шәмси. Тарихи әсәрләр. – Казан: Илhам нәшр., 2015. – 286 б.) китаплары да шул хакта сөйли.

С.Шәмсинең әлеге тарихи әсәрләренә хас булган төп үзенчәлек – ул, мөгаен, әлеге тарихи вакыйгалар уртасында кайнаган шәхесләрне үзәккә куеп, аларны эчке яктан торып яктырту омтылышыдыр. Гадәттә әдипләрнең төп язу кредосы булган әлеге алым, һичшиксез, шактый чуалчык тышкы вакыйгаларның эчке драматик киеренкелеген җанландырып кына калмый, бу чор көрәшенең объектив тарихи механизмын тулырак күзаллау мөмкинлеге дә бирә. Шуның белән бергә авторның тарихи темага караган бу китаплары мавыктыргыч һәм гади укучыга да җиңел аңлашыла торган телдә язылулары аларны фәнни-популяр китапка әверелдерә, аларның мәктәптә уку ярдәмлекләре рәвешендә балалар һәм үсмерләр әдәбияты булып китүләре дә бик табигый. Хикәяләре өчен Ф.Хөсни премиясенә (2000) лаек булган әдипкә мәктәпнең өлкән класслары өчен иҗат ителгән нәкъ шушы тарихи китаплары өчен А.Алиш бүләге (2013) бирелү дә тикмәгә түгел бит.

***

Әдип иҗатында шулай ук динебез тарихына караган хезмәтләрнең дә бер система рәвешендә урын алуын әйтеп үтәргә кирәк. Аның Идел Болгарстанында рәсми төстә Исламны кабул итү вакыйгаларына багышланган мәшһүр Ибне Фазлан турындагы китабы, шулай ук Коръәндәге аерым серле вакыйгаларны ачыклауны алга куеп язылган мәкаләләре әнә шундыйлардан.

С.Шәмси иҗатында шактый гына урынны эзотерик әдәбият (эзотерика – яшерен гыйлем) алып тора. Бу төр әдәбиятка мөрәҗәгать итүенең дә төп сәбәбе, безгә калса, әдип шәхесенең тулы объектив дөреслеккә омтылып яшәвенә барып тоташадыр.

«Казан утлары» журналының 2016 елгы 2 нче санында әдәбият галиме Рифат Сверигинның язучы иҗатына багышланган «Күңелендә галәм чиксезлеге...» дип аталган күләмле юбилей мәкаләсе басылып чыкты. Күренекле галимебезнең, С.Шәмси шәхесенә хас үзенчәлекне гаять нечкә тотып алып, мәкаләсенең исеменә үк чыгарып куюы һич кенә очраклы хәл түгел.

Р.Сверигин әдипнең бу юнәлештәге язма эшчәнлеген шактый җентекләп бәян итә. Бу төр әдәбият биргән кайбер мәгълүматлар белән танышканда, чыннан да, кайдадыр биектә, җиде күк артларында, кемнәрдер (алар күктәге билгеле Олуг Затлар икән) тарафыннан әйтелгән барлык фикерләргә дә табигый төстә кушылып китүе авыр. Бу гаҗәп тә түгелдер... Чөнки синең бу өлкәдә аерым бер сәләтең дә, белгән ышанычлы контактерларың да, димәк, бу «соңгы» мәгълүматны ирештергән «Остазларың» да, бигрәк тә «Тәрбиячеләребез» дип, баш иярлек кадерле затларың да юк. Хәзер инде Җир кешеләре булмаганлыктан, син аларны фән кешеләре дип тә саный алмыйсың. Сүзләренә исә Илаһи Зат санап ышанып яшәвең, «Аллаһ бер, Мөхәммәт галәйһиссәлам – аның соңгы пәйгамбәре» дигән ныклы иманың кушмый.

Бу эзотерик язмаларның татар укучысы тарафыннан шактый сагаеп кабул ителүе дә башлыча әнә шуның белән аңлатыладыр, күрәсең. Әмма ни генә булмасын, бу катлаулы билгесезлек белән уратып алынган киләчәк сине барыбер кызыксындыра. Будда дине әһелләренең бу дөньяда ук үз-үзләре белән башка сыймаслык кыю тәҗрибәләр ясавы кешедәге мөмкинлекләрнең чиксезлеген искәртә, үз язмышыңның чикләрен бу дөньяда ук белү теләге дә, нишлисең, кешенең канында утырадыр.

***

Шулай итеп, Солтан Шәмсинең кырык елга сузылган – тоташ эзләнүләрдән торган күпкырлы иҗат эшчәнлеге безгә ике гасыр чигендәге татар әдәбияты үсешенең бик характерлы тулы бер иҗат спектрын күзалларга ярдәм итә.
                                                
Редакциядән: Быел каләмдәшебез Солтан Шәмси үзенең юбилеен билгеләп үтте. Аңа исәнлек-саулык, иҗат уңышлары телибез.

 

"КУ" 07,2021

Фото: pixabay
 

Теги: публицистика

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев