Логотип Казан Утлары
Сәнгать

Иркә иркәләми шул...

Иркә бик тиз янды... Янды. Ялкыны һаман кайдадыр елкылдый сыман, күмере һаман көйридер кебек. Ул милләтнең талантлы, булдыклы бер баласы иде.

Заманында аны күреп, тыңлап, Казан телевидениесен караучы тамашачы иркәләнә иде. Русчаны да, татарчаны да бер үк дәрәҗәдә камил белгәнлектән, ул алып барган телевизион тапшырулар, кайсы телдә булса да, һөнәри яктан яхшы сыйфатлы булулары белән аерылып торырлар иде. Иркә Сакаева үзе алып барачак тапшыруның журналист материалын тамашачыга җиткезүдә диктор булып кына түгел, ә соавтор буларак та, роль башкаручы артист буларак та актив катнашып, үзе теләгән эффектына ирешә иде. Ни кызганыч – бүген андый класслы дикторлар юк. Теләсә нинди текстны үзенеке булганчы үзләштереп, аны иң кирәкле, иң мөһим хәбәрне әйткәндәй, үзәккә үтәрлек, хәтердә калырлык итеп, ләкин иң гади, иң үтемле интонацияләр белән әйтеп, сөйләп бирүче үз эшенең остасы иде ул.

Иркәләр эшләгән чорда телевидениедә әле тасмага төшереп алулар юк, күпчелек тапшырулар «живьём», ягъни, театрдагы кебек, тамашачы каршында ук «туа», бер үк кичәдә икешәр, өчәр тапшыруда катнашырга туры килә иде. Аларның берсе авыл хуҗалыгы мәсьәләләренә багышланса, икенчесе археология яки нумизматикага кагылышлы булуы мөмкин. Хикмәт кайсы көнне нинди тапшыруларны алып баруда түгел. Хәтта бер үк теманы яктырткан ике тапшыру алып барса да, алар бер-берсеннән нык аерылып торды, чөнки ул һәр тапшыруга уникаль күренеш итеп карау сәләтенә ия иде. Моның белән мин Иркә Сакаеваны әллә нинди гайре төрләнү талантына ия иде, дияргә җыенмыйм. Һич юк. Ул үтә мавыгучан, кызыксынучан җан иде. Бөтен хикмәт шунда: күбәләк турыга очмаган кебек, Иркә дә бер генә нәрсә белән мавыгып, бер генә нәрсәгә бирелеп, бер генә юл яки сукмак белән хәрәкәтләнүче булмады. Кызыксынуы көчле, кызыкканы – җиһан!  

 Иркә Сакаева кем белән генә сөйләшмәсен, кемнән генә интервью алмасын, аңа әңгәмәдәше һәрчак рәхмәтле булып калды. Ул күп белүдән түгел, күпне белмәгәнлеген тәгаен белгәнлектән, беләсе килү теләге ташып торуы белән әңгәмәдәшен әсир итә иде. Белмәгәнне белгән итеп күрсәтергә тырышу аңа ят, белмәгәнне белергә тырышу табигый.

Без Иркә Сакаева белән Мәскәү театр мәктәбендә биш ел буе бергә укыдык, аннан соңгы елларда да еш очрашырга, сабакташлар буларак тормыш хәлләребезне уртаклашырга, хәл белешергә тырыша идек. Ләкин бу Иркә белән бик якын дуслар идек дигән сүз түгел. Хәтта дуслар түгел идек, дип әйтү дөресрәктер дә. Гомумән, аның якын дуслары булдымы икән – кистереп кенә әйтә алмыйм. Ул һәркемгә ачык чырайлы, теләсә кем белән дустанә, ләкин кем беләндер аерата дус һәм сердәш булып йөрүен хәтерләмим.

Без – Кече театр каршындагы югары белем бирүче театр мәктәбенең татар студиясе студентлары – республиканың төрле районнарыннан җыелган төрле холыклы һәм белем дәрәҗәсе төрле татар кызлары һәм егетләре бик тату, бердәм һәм, башка милли студияләр белән чагыштырганда, булдыклы, талантлы студия санала идек. «Кем арбасына утырсаң – шуның җырын җырлыйсың», – диләр. Иркә Сакаеваның русчасы марҗалардан шәбрәк булса да, татар студиясендә укыгач, татар студиясен якларга, теләсә-теләмәсә дә, башка милләт студентлары каршында татар халкының бер илчесе сыйфатында чыгыш ясарга туры килә иде.

Ул вакытта сәнгать институтларында кайсы гына илдән, нинди генә милләт вәкилләре укымый иде. Мәскәүнең Рига вокзалы артына, Трифонов урамына урнашкан студент тулай тораклары, чын-чынлап, бәйнәлмиләл үрнәкләре иде. Ә Иркә Сакаева шул бәйнәлмиләлнең генераль секретаре иде, дисәң дә, арттыру булмас.

Иркәне белмәгән студент юк, Иркәнең белмәгән кешесе юк. Аны таныйлар, аның аркасында безне таныйлар. Чынлап та! Әйтик, дәресләрдән соң трамвайда албан студентлары белән кайтасың, ди. Сүз иярә сүз чыгып, үзеңнең татар студия се студенты булуыңны белдерәсең.

Албан аңламый! «Нинди студия?» – ди, «Кайсы татар?» – ди, «Ник татар?» – ди. Аңлатам, дип сөйли китсәң, һаман эчкә генә керелә, сүз һаман бутала гына бара. Шунда ялгыш «Иркә Сакаева» исеме аталып китсә дә, бар төеннәр чишелеп, юлдашларның йөзләре ачылып китә. Иркә Сакаева – без татар малайлары өчен хыял һәм үрелеп буй җитмәс бер принцесса булса, үзе ул егетләрнең иң асылын сайлый һәм үз итә ала иде. Яшьлек – яшьлек инде. Кыз булсаң – егете кирәк, егет булсаң – кызы кирәк. Дуслык һәм гыйшыклары ни дәрәҗәдә булгандыр укуыбызның башлангыч елларында, Иркә Сакаеваның егете Саша Демьяненко иде. Әйе-әйе, хәзер барыбызга да яхшы таныш артист Александр Демьяненко – Шурик.

Укуда да бик зиһенле, үткен студент иде Иркә. Ләкин укуда башкалар кебек күп көч куеп, тырышып, интегеп укыды, дип әйтмәс идем.

Театр уку йортларында бию дәресләренә нык игътибар ителә һәм ул безнең татар студиясендә дә тиешле югарылыкта куелган иде.

Әгәр без – авылдан килгән малайлар өчен бу дәресләр тәмуг газабына тиң булса, Иркә бию дәресләрендә дә үзен судагы балык кебек хис итте. Ул бию буенча педагогларның уң кулы гына түгел, ике аягы да иде. Ягъни, педагогларның тел белән әйткәнен аягы белән иң әүвәл безгә күрсәтеп бирүче дә булды.

Ходай Тәгалә аңа барысын да мулдан өләшкән булса да, ул моны шулай тиеш һәм шулай кирәк дип кенә кабул итеп, сәнгать буенча дәресләрдә күндәм, актив һәм тырыш укучы иде.

Без Иркә Сакаеваның талантлы артистка булачагына шикләнми идек. Ләкин ул, барыбызны гаҗәпкә калдырып, театрга түгел – ул вакытта әле яңа гына оешып килә торган телевидениегә диктор булып эшкә кайтты һәм кыска гомеренең ахыргы көннәренә кадәр телевидениедә эшләде.  

1960-1985 еллар Татарстан телевидениесе турында сөйләшү алып барыла икән, Иркә Сакаева эше турында сүз бара. Иң җаваплы тапшырулар гел аңа ышанып тапшырыла; яңа тапшырулар циклы ачыла икән – Иркә Сакаева; рәсми тапшырулар – аныкы; хөкүмәт җитәкчеләре белән интервьюларда – ул; читтән килгән рәсми делегатлар, күренекле шәхесләр, гадәттән тыш хәлдә калучылар, җиңүчеләр белән әңгәмә – ул.

Аңа «Татарстанның атказанган артисткасы» дигән мактаулы исем бирелә. Аны кайда да таныйлар, хөрмәт итәләр. Ул теләсә кая үтеп керә һәм үз сүзен әйтә, теләгенә ирешә ала. Шулай була торып та Иркәнең тормышы... фаҗигале тәмамлана. Моны ничек аңларга һәм ничек аңлатырга?

Иркәгә Ходай Тәгалә барысын да мул биргән: музыкаль тою, актёрлык, бию, дикторлык сәләтләрен – барысын-барысын да.

Ул эшләгән чорда, бигрәк тә башлангыч чорында аңа көндәш булырлык, аның белән ярышырлык дикторлар булмый. Ул рус телендә дә, татарча да бер дәрәҗәдә сөйли ала; Икенче кеше белән тиз аралашып, сөйләшеп китә; җор телле, шаярырга, «чеметеп» алырга ярата; үзенә тиз ияләштерә һәм «үз дулкынына» тиз күчерә. Иркәне кайда да көтеп алалар. Иркә шуңа өйрәнә, шуңа күнегә. Гадәтендә «мин-минлек» чире булмаса да, акрынлап «фәрештәлеккә» ияләшә. Аңа һәр эш җиңел бирелә. Ул, оста йозак ачучыдай, гади кадак белән дә теләсә нинди йозакларны ача башлый. Әгәр ачылмаса, йозакны гаепли, йозак ясаучыны сүгә.

Аның кияүгә чыгуы да гыйбрәтле. Яңа техниканы корырга һәм урындагы белгечләрне өйрәтергә Ленинградтан инженерлар килә. Иркә Сакаева шуларның берсен үз итә һәм аны бөтенләйгә Казанга күчәргә димли. Өйләнешеп тора башлыйлар. Малайлары туа... Соңыннан, тормыш тәгәрмәчләре күчәреннән чыккач, шушы иренең төрмәгә утыруы Иркәнең күңел газапларына сәбәп булмады микән әле?! Аны хәзер, әлбәттә, беркем дә өздереп кенә әйтә алмый. Һәрхәлдә, Иркә тормышында күңелсезлекләр шул өйләнешүләреннән соң башланды, дисәм, арттыру булмас. Эштә җиңеп өйрәнгән Иркәнең өйдә дә җиңүче буласы килүе бик табигый. Ләкин кияү, күрәсең, гел җиңелмәгән, җиңгән чаклары да булган. Андый чакта онытылып тору өчен эчелгән «дару» тора-тора үзенә күнектерә дә, бер көн килеп, әллә нинди көчле шәхесләрне дә... дөмектерә, каһәрең. 

Ә Иркә Сакаеваны көчле шәхес иде дип әйтеп буламы? Уйлап, уйланып карыйк... Әйтик, Иркә ирешкән уңышларны бер биеклеккә күтәрелү дип карыйк, ди. Ничек менде ул анда? Зур тырышлыклар күрсәтепме? Каршылыкларны җимерепме? Дошманнарын җиңепме? Юк! Боларның берсе дә юк иде. Яхшы орлык эшкәртелгән яхшы туфракка эләккәндәй, сәләтле кыз Иркә Сакаева иң кирәкле чагында иң кирәкле эш урынына эләкте. Яңгыры да вакытында явып, елы да җылы килгәндә үскән үсемлектәй, Иркә дә бик иркә һәм иркен эшләде дә үсте, үсте дә эшләде. Авырлыкларга, җиңелүләргә иммунитеты бөтенләй булмады да диярлек. Шуңа күрә ул беренче «юк, алай түгел!» дигән сүздән үк күңеленә яра алып, югалып калды. Ул көрәшеп үсмәгән иде, көрәшә белмәде дә. Көрәшергә теләмәде дә. Беренче хатасы икенчесенә сәбәп булды. Без үз ялгышларыбызны үзебезчә кичерсәк тә, кеше ялгышларын кичерә алмыйбыз. Иркәне, дикторлык эшеннән алып, администратор эшенә күчерделәр. Иркә моны да вакытлыча бер уен гына дип карады. Уен вакытын буш вакытка исәпләп, бушлыкны онытылып тору белән уздырмакчы булды. Онытылып тору вакыты аның сәламәтлеге исәбенә узды.

Бергә эшләгән иптәшләре аны әлеге баткаклыктан чыгарырга тырышып карадылармы? Карадылар, әлбәттә, карамаган кая?! Ләкин һәркайда җиңүләргә җиңел ирешергә күнеккән Иркә үз шәхесен юкка чыгаруга да бер дәрт һәм талант белән тотынды. Әйтерсең лә ул кешене нинди сроктан кешелектән сызып ташлап булу буенча сынаулар уздырып, экспериментлар үткәрә!

Иркә бик тиз янды... Янды. Ялкыны һаман кайдадыр елкылдый сыман, күмере һаман көйридер кебек.

Ул милләтнең талантлы, булдыклы бер баласы иде. Әгәр сабакташлары белән бергә Академия театрына эшкә кайткан булса, ул, һичшиксез, прима-актриса булыр иде. Әгәр исән булса, бүген ул телевидениедә үзенең авторлык программасын ачкан булыр иде. «Иде», дибез. Нигә «иде»?

Кем гаепле соң аның шулай вакытсыз үлеменә?

Күпчак без талантлы сәнгать әһелләребезнең вакытсыз гүр иясе булуында яшәп килүче системаны, хакимиятне гаепле саныйбыз, эш башында утыручы түрәләребезне гаеплибез, сүгәбез. Ә ныклабрак карасаң, бәхетсезләр бәхетсезлекләрендә күп очракта үзләре гаепле бит.

Менә без Иркә Сакаеваны искә алдык. Талантлы, дидек. Исән чагында да еш ишетте ул мондый сүзләрне. Шуңа... Күнекте! Башкача булуны, башка мөмкинлекләрне күз алдына да китермәде. Әйе, ул көрәшче түгел иде шул, көрәшә белми дә, теләми дә иде, дип кабатламый булмый. Бездә, гомумән, талантларны көрәшче булырга өйрәтү кабул ителмәгән. Бер-ике эше белән танылып, кемгә булса да «талантлы» мөһире сугыла икән, ул җәмәгатьчелек тарафыннан да, хакимлек итүчеләр тарафыннан да саклаучы элпә белән каплап алына – «Тимәгез аңа: милли хәзинә!» – янәсе. Кыяр түтәлен плёнка белән каплаган кебек, талантлы мактау элпәсе илә ябып куябыз. Һава да керми, яңгыр да үтми аңа, шөпшә яки күбәләкләр дә очып йөрми өстендә.

Әгәр бер көн килеп, җил-давыл чыгып, элпә ачыла икән, кыяр түтәле саргая, корый. Иркәгә дә вакытында аның ясалма дәртлелеген, урынсызга шатлануларын әйтүче табылган булса? Әйтик, беренче көннәреннән үк аңа тиңләшерлек көндәше булса? Яки конкуренция – ярыш атмосферасы яшәсә? Юк, безнең җәмгыять алай яшәүгә ул чакта түгел, әле хәзер дә шикләнеп һәм сакланып карый. Конкуренция – дошманлык санала һәм юкка чыгарыла.

Иркә дә берүзе, көндәшсезлеге белән иҗади торгынлыкта иде, иҗади торгынлыгы аны рухи торгынлыкка китерде. Рухи торгынлыгы аны һәлакәткә алып килде. Авыр туфрагы җиңел булсын мәрхүмәнең. Агач та ялгыз булса, озак үсә алмый шул – корый. Әмма ничек тә Иркә чирек гасыр буена республика тамашачыларының игътибар үзәгендә торды. Иркә Сакаева сәнгатьтә үз урынын тапкан кебек, аның исеме дә тарихта калыр, сакланыр, дип ышанасы килә.

Иркәдә усаллык, явызлык та юк иде. Аның ялгышлары – күңеле адашудан, хыяллары муллыктан иде. Иркә – Иркә иде.

Аның хатирәсе күңелләрдә моңсулык уята һәм җанны иркәли. «Иркәли» дигән сүзне яздым да, Иркәнең яңгыравыклы ачык көлү тавышын ишеткәндәй булдым: «Нигә дип иркәлим әле мин сезне?» Әйе, менә ничә ел инде Иркә тавышы безне иркәләми һәм... Сәбәпләре, эзли китсәң, бик күп һәм берәү: ул – Иркә үзе.

Еракта калган студент еллары искә төшеп, Иркәгә әйтелмәгән рәхмәтемне белдерәсем килә.

Театр сәнгате уку йортларында җыр һәм бию дәресләре мөһимлек ягыннан актёрлык осталыгы дәресләреннән кала икенче урында иде, дияргә була. (Әлбәттә, шартлыча.) Иркәне «бию буенча педагогның уң кулы иде», дигән идем. Ә минем өчен бию чын газап булганлыктан, төрле хәйләләр табып, дәресләрдән таярга тырыша идем. Әмма, күпме тырышсаң да, имтиханнардан качып булмый.

Курсташ студентларның һәркайсына имтихан өчен әзерләнүче «балетта» роль бирелде. Кем герцог булып уйный-бии, кемдер – герцогиня ролендә. Ә Иркә Сакаева – королева ролендә. Миңа гына роль юк... Шунда Иркә укытучыга тәкъдим ясый: «Пусть Зарипов будет моим пажом». Паж роле королеваның озын итәген тотып баручы буларак бик тә җаваплы роль икән! ...Имтиханнарыбыз уңышлы узды. Барыбызны да шатландырып, миңа да «5»ле куйдылар...

...Их, Иркә, гомер буе пажың булыр идем дә, иртә киттең шул ташлап, тиешенчә иркәләргә дә өлгерми калдык үзеңне. Хәтта сиңа булган шәхси рәхмәтемне дә 57 елга соңарып кына әйтәм. Рәхмәт сиңа!

 

"КУ" 08,2018

Фото: Рөстәм НӘБИУЛЛИН

архивыннан.

Әхтәм ЗАРИПОВ, актёр, режиссёр, сценарист,
прозаик һәм публицист һөнәрләрен берләштергән биюче.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев