Логотип Казан Утлары
Габдулла Тукайның тууына - 135 ел

Яздан аерып булмый Тукайны!

Яздан аерып булмый Тукайны! Язда килгән, язда ул янган. Язы, киләчәге барлар ничек китсен, ничек югалалсын дөньядан.

Яздан аерып булмый Тукайны!
Язда килгән, язда ул янган.
Язы, киләчәге барлар ничек китсен,
ничек югалалсын дөньядан.
Язны җуймый кара елларда да,
халыкның ул гүзәл гамьнәрен,
хыялларын чорлар аша безгә –
бүгенгегә китереп бәйләде.
Тел яшергән Тарих кына белә
бар кылганын аның, күргәнен.
Ә шулай да булалган бит Илгә
игелеклелек кылу үрнәге!
Бу тарихта мәшһүрләрне куйсаң
ул яшәгән хәлгә, урынга,
байтагының шаулы даны түгел,
чыкмас иде, бәлки, тыны да!
Яшәрен һәм үлемсезлеген
дәлилләүгә мохтаҗмы халык?
Шикләнүче булса, кара, тикшер,
Бер бәгърен – Тукаен алып.
Апрель.
Кемнәр көтми ышанулар, гөлләр,
яшәрүләр биргән бу айны?
Яздан, гаделлектән, киләчәктән
Мөмкин түгел аеру Тукайны!

 

"КУ" 04, 2021

Фото: архив

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев