Логотип Казан Утлары
Гамьле әңгәмә

«Өметебез – фидакарьләрдә»

Апрель саен татар халкы үзенең бөек улы Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтә. Шагыйрьнең моннан 115 ел элек, төгәлрәге, 1906 елның 17 апрелендә «Фикер» газетасында басылып чыккан «Безнең милләт үлгәнме,әллә йоклаган гынамы?» дигән мәкаләсе хәзер дә актуаль яңгырый. ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов җитәкчелегендәге Комиссия дә бүгенге көндә, Тукаебыз әйткәнчә, «һушы гына киткән» милләтебезне «уяту» белән мәшгуль.

Апрель саен татар халкы үзенең бөек улы Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтә. Шагыйрьнең моннан 115 ел элек, төгәлрәге, 1906 елның 17 апрелендә «Фикер» газетасында басылып чыккан «Безнең милләт үлгәнме,әллә йоклаган гынамы?» дигән мәкаләсе хәзер дә актуаль яңгырый. ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов җитәкчелегендәге Комиссия
дә бүгенге көндә, Тукаебыз әйткәнчә, «һушы гына киткән» милләтебезне «уяту» белән мәшгуль.
– Марат Готыфович, әңгәмәне бер ай элек узган Язучылар берлеге корылтаен искә алудан башлыйк әле. Чыгышыгызда каләм әһелләрен милли мәсьәләләрдә, телебезне саклау юнәлешендә активрак булырга өндәдегез, яңа рәис итеп, үз сүзен туры әйтә ала торган абруйлы, кыю кешене күрергә теләвегезне җиткердегез. Дөресен әйткәндә, нәкъ менә сезнең чыгыштан соң, кайсы кандидатны сайларга белми икеләнгәннәрнең байтагы Ркаил Зәйдуллага үз тавышын бирде кебек...
– Язучылар берлегенә, чыннан да, зур өметләр баглыйм. Гомумән, язучыларның иҗатта гына түгел, милли тормышта да активлашуын теләр идем. Алар – халык күз алдындагы кешеләр, сүзләре үтемле. Әгәр телебезне саклауда битарафлык күрсәтсәләр, язганнарын кем укыр? Мин яздым, укысыннар дип кенә булмый. Китапларың укучыларга барып җитсен, әсәрләрең халык күңеленә керсен өчен үзең дә тырышырга тиешсең. Язучылар берлегенә кергән өч йөздән артык кешедән торган зур көчне татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләсенә ныклап җәлеп итү безнең Комиссия эшчәнлегенә дә ярдәм итми калмас. Соңгы ярты елда мин бик күп язучылар белән очраштым, фикер алыштым. Аерым˗аерым да күрештек, Язучылар берлеге бинасына барып, аксакал әдипләр һәм урта буын, шулай ук яшь язучылар белән дә очраштык. Фикер-тәкъдимнәрен кабул иттек, тик аларны бары уртак көч белән генә гамәлгә ашырырга мөмкин. Мин язучыларыбызның телне саклау һәм үстерү юнәлешендә иң алгы сафта булуын телим. Әдип ул иҗтимагый тормышта да
кайнап яшәргә тиеш. Корылтайда шушы максатларны күздә тотып чыгыш ясадым. Комиссия әгъзасы, Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдуллада мин үзем бик хөрмәт иткән Туфан ага Миңнуллин чалымнарын күрәм. Күренекле язучы, кыю фикерле,белемле, эрудицияле шәхес. Милләт трибунасын тотуда ул инде үзен күрсәтте. Язучылар берлеген дә Комиссия эшчәнлегендәге терәк баганаларның берсенә әверелдерсен иде дип телим.
– Сез татар язучыларының күбесен якыннан беләсез, язган әсәрләреннән дә хәбәрдар, Язучылар берлеге эшчәнлеген дә күзаллыйсыз, шигырьләрне яттан сөйләргә яратасыз. Югыйсә тормыш юлыгызның зур өлеше әдәбияттан ерак тоелган өлкәләрдә җитәкчелек итеп узган...
– Әдәбиятны ярату ул җитәкче булу˗булмауга, кайсы өлкәдә хезмәт итүеңә бәйле түгел дип уйлыйм. Милләтебез талантлы шагыйрьләргә бай. Шуңа да миңа әдипләрнең тулаем иҗаты түгел, нәкъ менә аерым шигырьләре ошый. Ә алар бик күп! Мәсәлән,
Гарифҗан Мөхәммәтшин, Кадыйр Сибгатуллинның шигырьләрен үз итәм. Проза әсәрләренә килсәк, Гомәр Бәширов, Мөхәммәт Мәһдиев иҗатын якын күрәм. «Ватаным Татарстан» газетасы редакциясе башлап җибәргән «Бөекләр эзеннән» проекты да
аларның әсәрләрен кабат укып чыгарга этәрде. Көндәлек матбугатны, журналларны даими карап барам.
– Марат Готыфович, вакытлы матбугатта, китапларда татар халкы, милләт дип ут йотып, әсәрләр, мәкаләләр язучылар арасында үз балаларына ана телен өйрәтмәгән, татарлыктан тәмам ваз кичкән онык тәрбияләүчеләр дә юк түгел...
– «Сезнең балаларыгыз, оныкларыгыз нинди телдә сөйләшә?» дип соравыңмы бу? Халык язучысы Рабит Батулланың: «Гаилә – минем дәүләтем. Мин – аның Президенты. Хатын – финанс министры. Минем дәүләтемдә татар теле – дәүләт теле», – дип чыгыш ясаганы истә калган. Шул ук сүзне мин дә ихластан кабатлыйм. Безнең өйдә балалар да, оныклар да үзара татарча аралаша, туган телне белә. Дөресен әйткәндә, татар кешесеннән баласы һәм оныгының татарча белүе турында сорау гайре табигый хәл инде. Сәер бит инде бу! Татар гаиләсендә бала яки оныкның ана телендә сөйләшүе гадәти булырга тиеш.
– 2020 елның 6 июлендә Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясен оештыру турында Указ чыкты. Сез аның рәисе итеп билгеләндегез. Комиссиянең эшли башлавына әле бер ел да юк, шулай да беренче нәтиҗәләрне чыгарырга мөмкиндер?
– Мин үзем, әлбәттә, бу темадан ерак кеше. Татарча сөйләшә белү генә ул әле тел мәсьәләләрендә белгеч булдым дигән сүз түгел. Бу – саклык таләп итә торган четерекле, катлаулы мәсьәлә. Шуңа күрә проблеманы өйрәнү өчен күп йөрергә, күпсанлы очрашулар үткәрергә туры килде. Бу өлкәдә эшне әле дә дәвам итәбез.
Республикабызда туган телгә ихтыяҗ кимүе сизелеп тора. Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребез туган телебезне күбрәк кадерли, шуңа күрә дә эшчәнлегебезне соңгы берничә дистә ел дәвамында барлыкка килгән рухи бушлыкны тутыруга багышланган чараларга юнәлттек. Президентыбыз хәер-фатихасы һәм ярдәме белән төрле проектларны тормышка ашыра башладык.
Беркем өчен дә сер түгел: телне саклау өлкәсендә җитәкчеләрнең шәхси үрнәге бик мөһим. Теләгән нәтиҗәне бирмәсә дә, Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты базасында дәүләт органнары җитәкчеләре өчен узган «Татар теле: рәсми чыгыш» курслары да шул максаттан оештырылган иде. Бүгенге көндә сиксәннән артык министр урынбасары татарча чыгыш ясау серләренә
өйрәнә. Шулай ук КФУ базасында Казан, Чаллы һәм Алабуга шәһәрләрендә татар телен өйрәнергә теләүче һәркем өчен бушлай курслар эшли.

Казан дәүләт мәдәният институты белгечләре белән берлектә республика районнарында төрле дәрәҗә җитәкче һәм хезмәткәрләрне халык белән аралашу өчен татар телендә чыгышлар ясау осталыгына өйрәтү буенча мастер-класслар уздыра башладык. Әлеге дәресләр ел дәвамында республиканың барлык районнарында да үтәчәк. Әмма бер дәрес белән генә ерак китеп булмый, район башлыклары һәм башка җитәкчеләр бу башлангычны эзлекле рәвештә дәвам иттерер дип ышанабыз.
2020-2021 елларга районнардагы мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау һәм социаль яклау оешмаларына татар телендә чыга торган газета-журналларны яздыру да милли матбугатны саклап калуга Хөкүмәт тарафыннан бик зур ярдәм булды дип
саныйм.
Комиссия ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән дә берничә уртак кызыклы проект булдырды. Республиканың балалар бакчалары һәм мәктәпләрендә туган телдә (татар, чуваш, удмурт, мари, мордва) белем һәм тәрбия бирүнең иң яхшы тәҗрибәләрен
билгеләү бәйгесендә җиңүче 20 балалар бакчасы һәм 20 мәктәпкә – 500әр мең, бераз соңрак үз фәнен татар телендә укытучы 100 мөгаллимгә 50шәр мең сум күләмендә грант тапшырылды. Инде берничә ел дәвамында үткәрелә торган «Авыл укытучысы»
конкурсы да күркәм гадәткә әйләнде. Бу бәйгеләр киләчәктә дә туган телебезне үстерү, яшь буынга җиткерү өчен яңадан-яңа алымнар уйлап табуга бер этәргеч булсын иде.
Республиканың мәктәпкәчә белем бирү оешмалары – уеннар, интерактив такталар, укыту-методик комплектлар, матур әдәбият, ә мәктәпләр татар телендәге уку әсбаплары белән тәэмин ителде. Шулай ук бакчаларга, мәктәпләргә күренекле шәхесләребезнең
портрет-плакатлары урнаштырылды.
Бүгенге көндә республикабыз шәһәрләренең халык күпләп йөри торган урамнарындагы реклама щитларында танылган татар шәхесләренең туган телгә багышланган мәгънәле сүзләрен, шигъри юлларын күрергә мөмкин. Ел дәвамында алар шулай ук район үзәкләрендә һәм зур юл буйларында урын алачак.
Киләчәк буын өчен сөйләм теле белән беррәттән язма телне саклау да мөһим. Бу уңайдан татар классик әдипләренең әсәрләрен электрон форматка күчерү эше дәвам итә. Аларны киң кулланылышка тарату кирәк дигән фикергә килдек: бүгенге
көндә әлеге әсәрләр «ЛитРес», «Викитека» электрон китапханәләрендә һәм башка ресурсларда урнаштырыла. 2018 елда ук Президентыбыз ярдәме белән Татарстан
китап нәшрияты татар әсәрләрен аудиоформатка күчерү эшен башлаган иде инде. Комиссия тәкъдиме белән татар телендәге 40 аудиокитап «ЛитРес» китапханәсендә урын алды. Аларны һәркем бушлай тыңлый ала. Якын арада нәшрият тарафыннан
әзерләнгән тагын 60 китап порталга урнаштырылачак.
Менә инде ярты ел дәвамында күренекле татар шәхесләре турында Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты тарафыннан әзерләгән видеоциклның атна саен бер сериясе дөнья күрә. Бу – әлбәттә,
башкарылган гамәлләрнең бер өлеше генә.
– Комиссия эшчәнлеге кысаларында тормышның төрле өлкәләренә караган күпсанлы конкурслар да гамәлгә ашырыла. Әлеге бәйгеләрнең тәмамланганнары да, дәвам иткәннәре дә Сезнең өметләрне аклыймы?
– Безнең төп максат – милләттәшләребездә туган телебезгә мәхәббәт уяту, ана телебезнең куллану даирәсен киңәйтү.
Татарча Википедия платформасында республикага кагылышлы яңа энциклопедик мәкаләләр тудыруга багышланган «Минем Татарстан» конкурсы узды.
115 катнашучыдан меңгә якын мәкалә кабул ителде. Бүгенге көндә «Татар 4.0» бәйгесендә көч сынашу дәвам итә.

Татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле укучыларның «ТАТАR СҮЗЕ» республикакүләм конкурсы халыкта зур кызыксыну уятты. Әлеге бәйгегә дөньяның төрле почмакларында яшәүче милләттәшләребездән дүрт меңгә якын гариза кабул ителде.
Татарча компьютер уеннары, анимацион һәм кыска метражлы фильмнар чыгару буенча «Милли мультfest» республика балалар кинофестиваленең йомгаклау турына әзерлек эшләре бара. Җиңүчеләрнең исемнәрен тиздән – ай азагында беләчәкбез.
Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеге белән үткәрелгән «Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы...» конкурсы заманча драматургия һәм театр сәнгатен үстерүгә багышлап уздырылды. Җиңүчеләрдән ел азагында премьералар
көтәбез.
Комиссия игълан иткән татар телендәге әдәби әсәрләр бәйгесе дә авторларны кузгатты дип беләм. Инде бүгенге көнгә дүрт йөздән артык эшкә гариза килгән. Ел азагына кадәр бу сан бермә-бер артыр дип уйлыйм.
Әдәбиятыбызны яңа әсәрләр белән баету, туган телебездә иҗат итүче авторларны барлауга «Казан утлары» журналы да үз өлешен кертә бит. «Илең турында уйла», «Аһ, туган каумем газиз» бәйгеләренең популярлыгы шул хакта сөйли, минемчә.
Узган ел «ШАЯН ТВ» каналында зур уңыш белән үткән «Балачак җыры» бәйгесен быел да игълан иттек. Былтыргы 5 җиңүче җырга клип төшерелде, бүген аларны республиканың радио телевидениеләрендә күрергә, ишетергә мөмкин.
Әле күптән түгел социаль челтәрләрдә татар контентын арттыру максатында «Матбугат.ру» порталы белән берлектә үз һөнәрен социаль челтәрләр аша танытучы татар телле блогерлар арасында «Блогер.Татар» бәйгесе җиңүчеләрен котладык.
Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил белән берлектә татар телендәге элмә такталарында, игълан, топографик һәм юл билгеләрендә җибәрелгән хаталарны ачыклау буенча конкурс игълан иттек. Хаталы фотолар 1 сентябрьгә кадәр республиканың «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы
платформасында яисә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында кабул ителәчәк.
Килешәсездер, ана телебезнең язмышын бер көндә генә үзгәртеп булмый. Шулай да гел хәрәкәттә булсак, файдасы тими калмас. Тамчыдан күл җыела, ди бит халык. Ә бездә милләт, тел язмышына битараф булмаучылар, шөкер, күп. Өметебез –
фидакарьләрдә.
«...Менә шул ятудан безнең милләт һаман ятадыр. Соң инде аны ничек һушына китерик?
Бу турыда минем фикер касыйрым (кыска фикерем) болай дип әйтә: без ул милләткә әдәбият гөл˗сулары сибик, гәзитә мәрвәхәләре (веерлары) илә йомшак җил истерик һәм авызына иттихад вә иттифакъ (берләшү, бергәләп эшләү) сулары
салыйк; җан рәхәте булган музыкалар илә дәртләндерик, хәтта рәсемнәр илә милләтнең үз сурәтен үзенә күрсәтик; тәмам күзе ачылсын, дүрт ягына карансын, гакылын җыйсын...»1 – дип яза Тукаебыз алда телгә алынган мәкаләсендә. Бөек шагыйребезнең бер гасыр элек кәгазьгә төшерелгән әлеге сүзләре бүген дә Комиссия эшчәнлегендә актуаль яңгырый...

1 Әсәрләр: 6 томда / Габдулла Тукай. – Академик басма. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2011. – 41˗42 бб.

Әңгәмәдәш − Рөстәм ГАЛИУЛЛИН

 

"КУ" 04, 2021

Фото: архив

Теги: публицистика

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев