Логотип Казан Утлары
Гамьле әңгәмә

Тарихың зур, юлың ерак, галиҗәнап татар китабы...

Татарстан китап нәшрияты директоры Илдар Камил улы Сәгъдәтшин белән әңгәмә.

Архив

Татарстан китап нәшриятына 100 ел

Татарстан китап нәшриятына 100 ел тулу – татар дөньясы өчен аеруча әһәмиятле вакыйга. Әлеге оешманың генераль директоры Илдар Камил улы Сәгъдәтшин белән әңгәмәбез дә шул хакта.

– Татар китабы тарихы, мөгаен, меңәр еллар белән исәпләнәдер. Тузга язган сүзләр, тирегә язылганнары калган. Гомумән, Бөтендөнья төрки әдәбиятының да тарихы зур, безнең халыкта галиҗәнап Сүзгә беркайчан да битарафлык сизелмәгән. Шулай булмаса, Кол Галинең 1233 елларда язып тәмам ителгән дип фаразланган «Кыйссаи Йосыф»лары бүгенге көнгә исән-имин килеп ирешер иде микән?

Идел Болгарстаны чорында мәктәп-мәдрәсәләр эшләвен дә беләбез. Казан ханлыгы чорындагы бай китапханәләр, хаттатларның (китап күчерүчеләр) аерым остаханәләре дә эшләп торган диләр.

Ә бит беренче татар басмасы нибары 1722 елда гына Әстерханда басылып чыга. Бу Пётр Беренченең Иранга яу белән барганда язылган «Манифест»ы. Аны императорның киңәшчесе кенәз Кантимер һәм Тәфкилев фамилияле кеше тәрҗемә итә.

1785 елда Петербургта гарәп имласында татарча беренче китап дөнья күрә. 1801 елда Казанда беренче басмаханә ачыла. Аны Бурнашев дигән кеше ача. Ә XIX йөзнең беренче яртысында Казан шәһәре Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан кала өченче урында тора. 1919 елдан китап басу дәүләт һәм партия органнары кулына күчә: Госиздат оеша.

– Әйе, ул тарих белән мин дә кызыксындым. Әлбәттә, нәшриятка йөз ел тулу ул әле йөз ел элек китап чыкмаган дигән сүз түгел. Ә Госиздат Мәскәү нәшриятының филиалы буларак аерылып чыга ул чорда. Аннан Татиздат, Татгосиздат була.Татарстан китап нәшриятына әверелә.

Мин бүгенге көнгә кайтып, шуны әйтәсем килә: әле дә хөкүмәтебез безне ярдәменнән ташламый. Моның өчен рәхмәттән башка сүз юк. Нәшриятларга, шулай ук язучыларга һәм халыкка да, дип әйтергә кирәктер, матди ярдәм күрсәтү хәзер берничә республикада гына калганын да беләбез. Бу яктан караганда, без өченче урында: Башкортстан һәм Якутия генә бездән алдарак. Исемлекне Чувашия, Удмуртия дәвам итә бугай...

Нәшриятыбызга хөкүмәт ярдәме субсидия рәвешендә бирелеп килә. Өч ел элек гонорарлар түләү арттырылды. Дәүләт субсидиясе исә үзебездә чыккан китапларны үзкыйммәтеннән күпкә арзангарак сатарга мөмкинлек бирә. Мәсәлән, Г.Тукайның төсле рәсемнәр белән бизәлгән, яхшы кәгазьдә басылган «Су анасы» китабы 70 сум тора. Әлбәттә, зур тираж белән чыккан китап бу. Тираж арткан саен китапның үзкыйммәте дә арзанрак. Без күргәзмәләрдә еш булабыз. Башкалар белән чагыштырып карыйбыз. Андый китапның 500 сумнан да арзанрак булганын күргәнебез юк әле.

– Китап – әдәбиятыбызга, халкыбызның рухына сәнгати һәйкәл ул. Татар китабының йөз еллык язмышы Татарстан китап нәшрияты белән бәйле. Хәер, ничек аталса да, вазифасы бер үк: рухи тарихыбызны теркәп калдыру, гади итеп әйткәндә, заман укучысына яңа әдәбиятны җиткерү. Халыкның рухи яшәешен тәэмин итү. Бүгенге көндә йөз еллык китап нәшрияты нинди чор кичерә? Тарихта үз эзен калдырырлык потенциалы бармы аның?

– Нинди генә яңа технологияләр кермәсен, заман ничек кенә алга бармасын, китапның дөнья мәдәниятендә үз урыны бар. Халык укымый, дигән сүз дөрес түгел ул. Безнең складларда тузан җыеп яткан продукция, гомумән, юк. Китапның бит аның төрлесе була. Классикларыбызның әсәрләре, күптомлыклар мәсәлән, берьюлы бөтен кешегә дә кирәк түгел. Соңгылары алучыга да кыйммәткәрәк төшә. Әмма кем генә килеп сораса да, мондый китаплар безнең складта булырга тиеш. Соңгы ике ел эчендә Г. Ибраһимовның унбиш томлыгының биш томы, Р.Батулланың ун томы, Р.Вәлиевнең җиде томы басылып чыкты. Аннан, күптомлыклар – үзенчәлекле продукт, алар тарих өчен кирәк, язучыга бәяләмә кебегрәк тә. Аларны халык китапханәләрдән алып укырга ярата.

Нәшриятта елына якынча 200 ләп китап чыга, бу – көн дә яки көн аралаш бер яңа китап дигән сүз. Ләкин китап саны белән исәпләү һич дөрес түгел: ул бик калын да, бик юка да булырга мөмкин. Без табаклар саны белән исәплибез. Шулай да дәүләттән бирелә торган сумма үзгәрешсез, ә кирәкле чималга – кәгазь, буяуга һ.б. хаклар ел саен артып тора. Кәгазь бәясе былтыр 15 процентка күтәрелде. Димәк, барыбер дә аякны юрганыбызга карап сузарга туры килә.

Без ихтыяҗ һәм заманчалыкны алга куеп эш итәргә тырышабыз. Бүген менә электрон китапларга максатчан аудитория барлыкка килде. Кемдер басма китап ярата, кемдер икесен дә читкә этәрми. Үзем дә соңгы арада шактый аудиокитаплар тыңлыйм. Беркөнне машинада «Тапшырылмаган хатлар»ны тыңлап барам. Бер өлеше инде онытылган икән. Кайттым да китапны актарып карадым. Яңадан укып чыктым. Аудиокитаплар миңа гына түгел, күпләргә басма китапны эзләп табып укырга этәргеч булачак, дип уйлап куйдым...

– Илдар Камилович, сез аудиокитаплар халыкны басма китаптан читләштермәячәк, дисез инде?..

– Юк. Безнең өчен укучылар даирәсен киңәйтү һәм төрлеләндерү генә ул. Басма китапларны бөтенләй укымый торган кешеләр дә бар бит. Яшьләр күбрәк интернетта. Әлбәттә, минем уйлавымча, һәр прогресс ялкаулыктан килеп чыга. Элек телевизорны розетка янына барып кабыза идек бит, хәзер диванда яткан көе генә төймәгә басасы. Монда да шул ук хәл. Басма китапны кибеткә барып сатып алырга кирәк. Ә бу очракта аудиокитап булып, ул үзе өйгә килеп кергән. Балаларны мәктәпкә, бакчага илткәндә, машинада мин ешрак «Татар халык әкиятләре»н куям. Тыңлап барырга мәҗбүрләр. Машинадан төшеп китә алмый бит бала... Тиктормас бала-чага өчен китап пропагандалауның бер дигән чарасы инде бу. Заманында әни (шагыйрә Ф.Мөслимова – Ф. Җ.) минем өчен шулай тырыша иде. Нинди генә шагыйрьләрне укымады!

Текстларны Г. Камал театры артистлары Р.Шәрәфиев, Д.Нурлы, Х.Җәләй, Ә.Шакиров һ.б. укуында тыңлау үзе бер рәхәт. Аудиокитапта, мәсәлән, Г.Тукайның «Су анасы» бирелә икән, анда тыңлаучы әсәрне куәтләү чараларына да игътибар итми калмыйдыр: су тавышы, этләр өрүе һ.б. Болар – текстның кабул ителүен көчәйтүче чаралар. Әсәрләр, хәтта, бераз радиоспектакльгә дә охшап китә. Артистларыбыз бу эшкә теләп алынды: барысы да халык өчен икәнне аңлыйлар, күпме түлисез, дип сораганнары да юк, рәхмәт һәммәсенә. Аларның дөрес итеп татарча сөйләве үзе үк телебезгә мәхәббәт тәрбияли бит инде. Бүгенге заман өчен монысы да бик кирәк. Аннан, бу эшне без киләчәк өчен дә эшлибез. Мәсәлән, татарча биш йөз ел элек сөйләнгән берәр текст тыңлау минем өчен бик кызык булыр иде кебек.

Бүген сайтта 162 сәгатьлек аудиокитап бар. «Татар халык әкиятләре» генә дә 22 сәгатьлек. Быел исә 600 сәгатьлек аудиокитаплар яздырып, сайтка урнаштыру планлаштырылган.

Иң әһәмиятлесе: сукырлар җәмгыятьләре шактый бездә, әлеге проект исә күзләре күрмәүчеләр өчен зур бүләк булды. «Ничек мондый эшне башкарып чыга алдыгыз?» дип, рәхмәт әйтеп еш шалтыраталар. Бу күләмле эшкә һич тә үз көчебезгә ышанып кына тотына да алмас идек, Президентыбыз – Рөстәм Миңнеханов ярдәм итте.

Хәзер безнең шушы проектыбыз белән кызыксынучылар ишәйде. «Татнефть»тән Саҗидә Сөләйманова иҗатын шулай эшләп булмасмы, дип мөрәҗәгать иттеләр. Башка республикалардан, чит төбәкләрдән өйрәнергә килүчеләр бар.

Өстәвенә, интернет-сайтыбызда электрон китапларның ассортименты бай, аларның күбесе – бушлай.

Шуны онытмаска кирәк: әлеге проектлар безнең төп эшчәнлеккә керми. Төп эшчәнлегебез – басма китаплар.

– Әлбәттә, әдәбият ул халкыбызның рухи күрсәткече дә. Аның меңәр еллык тарихын, тормыш-көнкүрешен, җәмгыятьнең кайчан кайсы якка үзгәрешен язучыларыбызның әсәрләре билгели. Бер мәшһүр гаскәр башлыгы юкка гына: «Мин тарихны әдәби әсәрләр аша өйрәндем», димәгән. Аллага шөкер, бездә чорны тарихка теркәп калдырырдай язучыларыбыз байтак булган һәм бар.

Нәшриятның йөзен дә гомер-гомергә язучылар билгеләгән. Бердән, басылган китапларның күпчелеге – матур әдәбият. Укучының көткәне дә – яңа әсәрләр. Әдәби әсәрнең эчке дөньясын яхшырак тоемлагангамы, нәшриятта кайсы гына чорны алсаң да, язучылар эшләгән.

Истәлекләрдә ХХ гасырның егерменче елларыннан, ягъни Галимҗан Нигъмәти, Фәтхи Бурнаш, Ибраһим Гази, Гази Кашшаф, Фатих Кәрим, Мирсәй Әмир, Гомәр Толымбай, Гомәр Бәширов, Нур Баян, Сибгат Хәким, Фатих Хөсни, Афзал Шамов, Мөхәммәт Садри һ. б. бик күп әдипләребез искә алына. Күренекле әдипләребез үзләренең тырыш хезмәтләре, яшь авторларга мөнәсәбәтләре, аларда әдәби-эстетик зәвык тәрбияләүдә үзләреннән шактый өлеш керткәннәр. Зур язмышлардан, әлбәттә, тарихта да яхшы энергетика калган. Яхшы эшләр, яхшы әсәрләр... Аларны Шәүкәт Галиев, Вакыйф Нуруллин, Марс Шабаев, Шамил Рәкыйпов, Харрас Әюп, Рафис Корбан, Мөдәррис Вәлиев, Наис Гамбәр, Фәиз Зөлкарнәй, Солтан Шәмси, Фәүзия Бәйрәмова һ.б. язучыларыбыз алыштырган. Бүген исә тулы бер гасырлык традицияне кемнәр дәвам итә?

– Әйе, нәшриятның дәрәҗәсен арттыручы кешеләр алар – язучылар. Әдәбиятны алардан да яхшырак кем белсен соң? Бүгенге көндә бу традицияне нәшриятның баш мөхәррире, шагыйрь Ленар Шәех, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, шагыйрь Газинур Морат, язучы Галимҗан Гыйльман, шагыйрь Рифат Сәлахлар дәвам итә икән, димәк, нәшрият әле элекке эздән чыкмаган.

Аннан, мин безнең коллективта кемдер начаррак эшли, дип әйтмәс идем. ТКН – сыйфат билгесе ул. Һәркем үз эшенең остасы булмаса, мондый уңыш белән мактана алмас идек. Нәшрият коллективы сәгать кебек төп-төгәл эшли торган механизм. Элек «Правда» газетасы ничек язган – шул дөрес, диләр иде бит... Безнең хакта да шулай әйтерлек. Совет чорында иҗатка һәм пропагандага аеруча зур игътибар бирелгән: аерым дәүләт ГОСТлары кабул ителгән. Басылып чыкканчы, биш тапкыр укылган бер китап. Әле дә шулай. Үзгәреш кергәне юк. Иң мөһиме: хата калмаска тиеш. Шуңа да Татарстан китап нәшриятында китап чыгарырга теләүчеләр саны кимеми. Бу беренчедән, сыйфатка бәйле булса, икенчедән, дәүләт нәшриятында чыккансың икән, димәк, син язучы буларак өлгергән дигән сүз, укучы да сине тизрәк күреп алачак.

– Директорлар составы да шактый икән инде: мин белгәннәре генә дә Гарәф Шәрәфетдинов, Ринат Мөхәммәдиев, Харис Әшрәфҗанов, Дамир Шакиров, Илдар Сәгъдәтшин...

Нәшрият тарихына һәрберсе нинди дә булса нәтиҗәле эшчәнлеге белән кереп калган. Гарәф Шәрәфетдиновны китапның, язучының кадерен, дәрәҗәсен белүче җитәкчеиде, диләр.ХарисӘшрәфҗановны90нчыеллардагыкризисчорындадататар китабын югалтуга юл куймады, коллективны ач тотмады, дип искә алалар. Дамир Шакиров вакытында күптомлыклар күпләп басылды. Ә сезне җәмәгатьчелек, эшли башлауга, Мәскәүдәге китап күргәзмәсенә баргач, Президент В.Путинга Г.Тукайның үз нәшриятыбызда унбиш телгә тәрҗемә ителеп басылып чыккан «Шүрәле» сен бүләк итеп, татар китабын «өстәгеләргә» җиткерүче буларак искәреп калды. Ул китапны ил башы кулына тапшырганда, уегызга килгән фикерләрне безнең дә беләсе килә...

– Минем, әлбәттә, сез әйткәнчә генә тарихта каласым килми. Һәркем урынны эше белән яуларга тырыша. Киләчәктә дә зур-зур эшләребез булыр әле дип өметләнәм. Әйе, Президент В.Путин белән биш ел элек Мәскәүдә китап күргәзмәсендә очрашу мөмкинлегем булды. Китапларның затлылыгын күрепме, яныбызга аерым тукталды. Ун минутлап сөйләшеп тордык. Ул Татарстанда нинди китаплар чыгуы белән кызыксынды. Күбрәк нинди телдә нәшер ителә, дип сорады. Мин Татарстанда – үзебездә чыккан китаплар турында сөйләдем. Ул безнең китапларны бик кызыксынып карады. Г.Тукайның 15 телдә басылган «Шүрәле»сенең немец телендәге вариантын укып: «Яхшы язылган», – дип мактап та куйды. Мин китапларыбызның 85 проценты татар телендә басылуы хакында әйттем. Президент: «Бу – бик дөрес», – дип бәяләде.

Ә күргәзмәләр хакында сүз чыккач, шуны әйтер идем: безнең үзебездә чыккан китаплар өчен оялганыбыз юк. Алар сыйфат ягыннан башкалардан аерылып та тора әле. Китапларны төрлесеннән һәм сайланырлык итеп тә алып барырга тырышабыз.

– Сезнең өчен коллектив ни ул?

– Икенче гаилә, дисәң генә инде. Гомеребезнең күп өлеше эштә уза бит.

– Коллективта күпме кеше эшли?

– Тотрыклы өлеше 80ләп кеше. Ә болай проектларга карап, вакытлыча эшкә шактый белгечләр яллыйбыз.

– Сез усал җитәкчеме?

– Мин кабинет саен кереп: «Син нәрсә эшлисең?» – дип тикшеренеп йөрүне хупламыйм. Үзем дә ирек яратам. Кешеләрнең дә бернинди басымсыз ирекле эшли белүләрен бәялим. Чикләүләр иҗатка комачау итә. Ә китап эше – иҗади эш ул. Минем максатым – иҗат эшенә мөмкинлек тудыру.

– Нәшриятка кризис кагылырга да мөмкин, ә бит әдәбиятка кагылырга тиеш түгел ул. Әдәбиятка кагылганы кешеләрнең рухын зәгыйфьләндерә, халыкның яшәү көчен бетерә, алай гына да түгел, җәмгыятьнең иминлегенә куркыныч яный дигән сүз. Алтын урталыкны ничек табып, моны бүгенге көндә ни рәвешле хәл итеп була? Бүгенге көндә тиражларның коточкыч тизлектә кимүе әнә шушы упкынга табан атлау түгелме? Гарәф ага Шәрәфетдинов «Һәр буынның үз тарихы» исемле истәлек-мәкаләсендә: «Балалар, яшүсмерләр өчен милли китаплар чыгару бик нык кимеде. 1970 еллар башында татарча шигырь китапларының уртача тиражы 7–8 мең данә тирәсе булса, биш елдан ул 4–5 меңгә, 1980 елларга кергәндә 3–4 мең данәгә кадәр төште. Шушы ук хәл башка жанр китапларына да тәэсир итте», – дип язган иде. Бу җәһәттән XXI гасыр китаплары тиражы ничегрәк күзаллана?

– Шигырь китапларын сату авыррак. Шигырьне 17-18 яшьлекләр үзләре язалар, алар өчен беркем дә авторитет түгелдер кебек. Чын шигырьне укучылар да, язучылар да аз. Урта яшьтәгеләр, олыраклар проза укый. Тарихи китаплар, балалар әдәбияты яхшы сатыла. Тираж да ихтыяҗга карап куела. Балалар китабына ун-унбиш мең дә булырга мөмкин ул, ә шигырьгә бер меңнән артмый инде... Элек бит 300-500 мең тираж белән чыккан китаплар да булган. Алып бетергән халык... Кайчак азык-төлек кибетендә карап торам: ата-ана бала ни сораса, шуны ала. Ә китап янында акчасын чыгарырга никтер ашыкмый.

Рухи ихтыяҗга кризис кагылмаска тиеш, дигән фикер белән килешәм. Язучылар язсыннар гына. Ләкин кабатлап бастыруны сорап килүчеләр дә шактый. Кабатлап бастырулар яңа әсәрләргә юлны яба бит.

– Н.Кушнер: «Тарих ул – киләчәк фәне», – дигән. Ерак тарихтан чыгып караганда, татар халкын укымый торган милләт дип булмый кебек. Бәлки китап укучыга барып җитмидер? Аны илтеп җиткерүнең нинди юлларын күрәсез? Китапка рухи азык итеп түгел, ә сатыла һәм сатып алына торган товар итеп карау дөресме?

– Татарстан җитәкчелеге халыкны рухи азык белән тәэмин итүдән баш тартканы юк: бездә чыккан китапларның 85 проценты республика китапханәләренә һәм республикадан читтә урнашкан китапханәләргә таратыла. Халыкка уку, рухи азык алу мөмкинлеге бирелгән. Һәм халык китапханәләргә юлны суындырмый.

Элек «Таткнигаторг» дигән оешма булган. Тарату, сату белән шөгыльләнгән. Ул банкротлыкка чыккач, бу эш һәр нәшриятның үз җилкәсенә авып калган.

Чарасызлыктан маркетинг бүлеген булдырырга туры килгән. Сату-алу җирлегенә күчкәч, китап та товарга әйләнгән инде.

Аренда түләп зур кибетләр тоту бүген үз-үзен акламый. Китап ипи түгел, аның кемгә кайчан кирәге чыгасын алдан белеп булмый. Ул озак кына үз алучысын көтәргә дә мөмкин. Бозылыр, дип куркасы юк. Кибетләргә килгәндә, безнең бер кибетебез – ГУМда, икенчесе дә Бауман урамында, тарихи бинада – Матбугат йортында урнашкан. Аннан без китап кибетләре белән элемтәләрне ныгытабыз. Аерым китап сату челтәрләре белән эшлибез: 800 дән артык кулдашыбыз бар. 200 ләп оешма бездән күпләп сату өчен китаплар ала. Республиканың төрле шәһәрләрендәге китап кибетләрендә нәшриятның китап киштәләре бар. Киштәләрдә китаплар гел яңартылып тора. Әдәбият сөючеләргә республика районнарында китап бәйрәмнәре оештырабыз: анда алар билгеле шәхесләр, мәшһүр язучылар, нәшрият мөхәррирләре белән очраша, яңа китаплар белән таныша, кыскасы, үзләренә рухи байлык ала. Мөхәммәт тауга килмәсә, тау Мөхәммәткә килер, диләрме? Менә шулай.

– Укучының ихтыяҗын ничек белеп була соң?

– Китап бәйрәмнәре, китапханәләр челтәре белән берлектә «Ел китабы» бәйгесе уза. Алар китапханәләрдән алынган мәгълүматлар аша иң күп укылган китапларны санап- исәпләп чыгаралар. Сайтларда укылган китапларны да күзәтеп торабыз. Ничек сатылуга да игътибар итәбез. Китапханәләрдән, маркетинг бүлекләреннән алынган мәгълүматлар безнең киләчәктәге эшебез өчен мөһим. Планга кергән китаплар чынлап та кешегә кирәкле булырга тиеш. Бер тапкыр мин Газинур абыйдан (Морат): «Бик әһәмиятле китап дип нәрсә тәкъдим итәр идегез?» дип сорадым. «Адлер Тимергалинның «Миллият сүзлеге»н бастыра алсак, милләт өчен файдалы эш булыр иде, тик күп акчалар кирәк булачак инде», – диде. «Миллият сүзлеге» булган милләт юкка чыкмас, дип тә өстәде. Инде сүзлекнең өч томы да басылып бетте. Ихтыяҗлар да төрле: милләт ихтыяҗы, яшьләр ихтыяҗы, яхшы әдәби әсәрләргә ихтыяҗ, тарихи китаплар, сүзлекләр һ.б. Без барысын да күз уңында тотарга тырышабыз.

– Дәреслекләр мәсьәләсе ничегрәк тора?

– Дәреслекләр бастыру юнәлешендә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы заказы буенча эшлибез. Мәктәпләрдәге ихтыяҗны алар өйрәнә. Даими заказларыбыз бар. Нәшриятыбыз эшчәнлегендә бу юнәлеш – аерым игътибар үзәгендә. Дәреслекләрне нәшриятыбызда эшләүче югары квалификацияле мөхәррирләребез зур җаваплылык тоеп әзерли.

– Ә нәшриятның йөз еллык гомерен ничегрәк теркәп калдырырга җыенасыз?

– Бәйрәм чаралары башланды инде. Бу уңайдан хөкүмәтебез карары нигезендә оештыру комитеты төзелде. Аны ТР Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева җитәкли. Нәшрият тарихына багышланган альбом чыгарырга җыенабыз. «Татар китабы» сериясеннән икенче китапны әзерләдек. Шул уңайдан халыкка якынаюның тагын бер юлын җайладык: районнарда язучылар белән бергәләп «Китап бәйрәме», очрашулар уздырабыз. Сатуга китаплар да алып барабыз. Һәр районга барып җитәргә исәп тотабыз. Татарстанның күпчелек районнарында булырга өлгердек инде. «Әдәби марафон»да, төрле күргәзмәләрдә катнашабыз. «Безнең Мирас» һәм «Тылсымлы куллар» журналлары белән берлектә әдәби конкурс оештырдык. Әдәбият сөючеләргә китаплар тәкъдим итәбез. Дөресрәге, безнең максатыбыз – халыкның игътибарын китапка юнәлтү.

– Бүгенге базар шартларында нәшриятның киләчәге ничегрәк күзаллана? Милли мәсьәлә катлауланып кискенләшкән бер чорда нәшриятка үзенең йөз еллык традицияләрен саклау кыенга төшмәсме?

– Тарих тәгәрмәче гел әйләнеп тора. Иртәгә ни буласын беребез дә тәгаен генә әйтә алмыйбыз. Бәлки ниләрдер үзгәрер дә. Әмма кушылучыларның урыннарын алыштырудан сумма үзгәрми, дигәндәй, китап барыбер чыгачак, дип уйлыйм. Традицияләр дә сакланыр, эз салынган бит инде. Бездә өмет бар, эшләргә теләгебез бар. Яңа проектларыбыз да җитәрлек... Аларны заман үзе әйтеп җибәрә. Халык ихтыяҗы алгы сафта. Ә татар халкында китапка ихтыяҗ бар һәм булачак.

"КУ" 7, 2019

Фото: "Казан утлары" архивыннан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев