Логотип Казан Утлары
Газиз тавышлар

АЛТМЫШ – АЛТЫН ЧОР БАШЫ

Шагыйрь һәм прозаик Ләис Зөлкарнәй (Ләис Мәүлит улы Харрасов) – узган гасырның җитмешенче еллары ахырында әдәбият мәйданына чыккан сәләтле яшьләрнең берсе.

Шагыйрь һәм прозаик Ләис Зөлкарнәй (Ләис Мәүлит улы Харрасов)

– узган гасырның җитмешенче еллары ахырында әдәбият мәйданына чыккан

сәләтле яшьләрнең берсе. Дистә еллар буена аның исеме көндәлек матбугат

битләрендә даими күренә, үзенчәлекле шигырьләре, форма өлкәсендәге

кызыклы табышлары һәм яңача тәҗрибә-экспериментлары белән

каләмдәшләре арасында абруй казана.

Булачак язучы 1962 елның 2 апрелендә Башкортстанның Бакалы

районы Саскүл авылында дөньяга килә. 1979 елда шул ук районның

Куштирәк авылында – урта мәктәпне, 1984 елда Казан дәүләт

университетының татар филологиясе бүлеген тәмамлый. Бала чагыннан ук

әдәби иҗатка тартылып үскән егет студент елларында журналистлык

эшчәнлеген башлап җибәрә. Башта «Ялкын» журналында әдәбият бүлеге

мөхәррире, аннары, 1989 елда, татар яшьләренең әдәби-нәфис «Идел»

журналы чыга башлаган көннән 2002 елга кадәр әлеге журнал редакциясендә

бүлек мөхәррире, бүлек мөдире вазифаларында була. 2003 елдан коммерция-

бизнес эшенә күчә.

Фәиз Зөлкарнәй «Балачак күге» (1984) һәм «Кар өстендә алмалар»

(1988) исемле җыентыклары белән үз укучысын тапты.

QR-код ярдәмендә игътибарыгызга Ләис Зөлкарнәйнең 2021 елда бертуган

абыйсы – күренекле журналист һәм язучы Фәиз Зөлкарнәйне искә алу

кичәсендә ясаган чыгышы тәкъдим ителә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев