Логотип Казан Утлары
Газиз тавышлар

Туксанынчы еллар әйдаманы

Күренекле журналист, шагыйрь - Мидхәт Миншин белән кызыклы әңгәмә.

Шушы елның 26 сентябрендә шагыйр, публицист, җурналист Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Мидхәт Миншинның тууына 85 ел тулды. Татарстан радиосы фондында урын алган бер интервьюсында ул үзе турында: Әгәр ХХ гасырның 90нчы еллары булмаса, бу дөньяда Мидхәт Миншин да булмас иде», - дигән сүзләре сакланып калган. Дөрес, инде аңа кадәр дә ул татар җурналистикасында да, әдәбиятта да үз урынын тапкан, үз сүзен халыкка җиткерә алган әдип иде. Шулай да, үзе әйткәнчә, аның талантының чәчәк ату чоры нәкъ менә 90 нчы елларга, Татарстанның дәүләти статусын күтәрү, татар телен гамәлгә кертү өчен көрәш барган бер заманга туры килде. Татарстан радиосының хәбәрләр һәм сәяси тапшырулар редакциясе баш мөхәррир буларак, ул шушы көрәшнең рупорына әверелде. Аның «Яңа атна» тапшыруында ясаган кайнар публицистик чыгышларын халык та, җитәкчеләр дә көтеп алалар иде.

Нәкъ шушы елларда Мидхәт Миншинның әдәби каләме дә активлашты. «Күпер» исемле публицистик поэмасы, «Каргыш» дигән шигъри бәяны, «Үлгәннәргә берни кирәкми» драмасы, «Хуҗа Насретдинның Казанга кайтуы» сатирик шоу-тамашасы, «Муенга асылган таш» повесте кебек әсәрләре әдәбият мәйданында вакыйга буларак кабул ителде. Шушы елларда композиторларыбыз Мидхәт Миншин шигырьләренә йөздән артык җыр иҗат итте. Аларның байтагы хәзерге вакытта радиобыз фондында саклана, тыңлаучыларыбыз тарафыннан көтеп алына.

Хәзер сез тыңлаячак язма «Иделдә яз» дип атала. Аның темасын Мидхәт ага безгә үзе тәкъдим иткән иде. Әңгәмә аның җырлары белән чиратлашып бара. Биредә Мидхәт Миншинның дөньяга карашы да, уй- хыяллары да, борчылганнары һәм өметләнгәннәре дә чагылыш таба. Әлеге язма 2009 елның апрелендә эфирга чыкты. Шул ук елның декабрендә әдип  арабыздан мәңгелеккә китеп барды. Аның иң соңгы күләмле әңгәмәсе менә шушы язмада саклана.

Фото: архив

Теги: публицистика

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев