Логотип Казан Утлары
Газиз тавышлар

“КАЙДА СЕЗ, ИРЛӘР,” ДИГӘН ИДЕ...

Татарстанның халык шагыйре, драматург, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Рөстәм Гали улы Мингалимнең тууына 85 ел.

 

Татарстанның халык шагыйре, драматург, Габдулла Тукай исемендәге

дәүләт премиясе лауреаты Рөстәм Гали улы Мингалимнең (1937-2014)

тууына 85 ел тулу уңаеннан Татарстан радиосы, әдипнең якты рухын искә

алып, тулы бер тапшырулар тезмәсе әзерләде. Август ае дәвамында эфирга

чыгып килүче бу тапшыруларда әдипнең күпкырлы иҗатын чагылдыру

максат итеп куелды. Иң әүвәлдә ул “Сердәшханә” һәм “Язучылар –

балаларга” тапшыруларында балалар язучысы буларак күрсәтелде; аның “Ә

сәгать келт-келт итә”, “Уйланырга кирәк”, “Төнге әкият”, “Бәхетле исем”,

“Галстуклы кәҗә”, “Их, Самара яклары” кебек җыентыкларына әсәрләре

балалар укуында яңгырады. Яшүсмерләр өчен язылган “Яна-яна киткән

торналар яки гадәти әкият” поэмасы буенча эшләнгән радиотамаша (Ринат

Таҗетдинов һәм Дания Нурлы катнаша) яшь тыңлаучыларыбыз күңелендә

кызыксыну уятты.

Юбилей уңаеннан Рөстәм Мингалим шигырьләренә иҗат ителгән

җырлар да концертларыбыз программасында үзәк урынга чыкты. Үз

заманында халык тарафыннан яратып кабул ителеп, әле дә популярлыгын

югалтмаган “Нәрсәне төшенмисең?” (Рәшит Кәлимуллин музыкасы),

“Уйныйк әле дулкыннардай”, “Юл җыры” (Фасил Әхмәтов), “Күрмәдегез

генә” (Ренат Еникикев) кебек җырлары танылган җырчылар һәм балалар

коллективлары башкаруында әледән-әле эфирда яңгырап тора.

Рөстәм Мингалим шигърияте белән таныштырып, аның әсәрләре

буенча эшләнгән “Серле чемодан” (Празат Исәнбәт язмасы), һәм “Иртәгә”

(Эльс Гаделов язмасы) дигән радиокомпозицияләр тәкъдим ителә.

Әлбәттә инде, әдипнең юбилее уңаеннан әзерләнгән тапшырулар

арасында сәхнә әсәрләре иң зур урынны алып тора. Чөнки, беләбез, алар 

тыңлаучылар тарафыннан һәрвакыт көтеп алына, безнең эфирга популярлык

бирә. Әлеге шәлкемдә иң беренче булып Галиәсгар Камал исемендәге Татар

дәүләт академия театрының “Кайда сез, ирләр?” спектакленең

радиоварианты (режиссеры - Празат Исәнбәт, музыкаль бизәлеш авторы –

Фуат Әбүбәкеров) тәкъдим ителә. Шулай ук Әлмәт Татар дәүләт драма

театрының 1986 елда язып алынган “Кунак кызы гел килмәс” (режиссеры –

Празат Исәнбәт, музыкаль бизәлеш авторы – Марс Макаров), Кәрим

Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрының “Мин сине

шундый сагындым” (режиссеры – Рабит Батулла) спектакльләре эфирга

әзерләнә. Режиссер Фәрит Җәләй тарафыннан әдипнең шигырьләренә

нигезләнеп эшләнгән “Соңгы чиктә” дип исемләнгән шигъри драма да

тыңлаучыларыбызны битараф калдырмас, дип өметләнәбез.

Хәер, үзен татар дип хис иткән кешегә бу әсәрләрне тыңлаганда

битараф калу мөмкин дә түгел, чөнки Рөстәм Мингалимнең фикере әле бүген

дә өр-яңа, каһарманнары исән – безнең арада.

Журнал укучыларына тәкъдим ителә торган аудиоязмада без Рөстәм

Мингалим шигырьләрен урнаштырдык. Аның беренче өлешендә шагыйрьнең

үз тавышын ишетербез, аннары тагын берничә шигырь Тәлгать Хаматшин

укуында яңгырый. Күңелләребезгә якты биреп киткән игелекле каләм иясен

искә алып тыңлыйк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев