Логотип Казан Утлары
Газиз тавышлар

Могҗиза тудырган әдип

Бари Рәхмәтнең тууына 125 ел.

Бу язмага күз салучылар арасында “Укыйсым килә”,  “Зәңгәр күл”, “Ялкау, Иренчәк һәм Кире”, “Сара мәктәпкә бара” кебек шигырь китапларын укып үсмәгән кеше юктыр. Булырга мөмкин дә түгел, чөнки яңа гасырга килеп кергәнче диярлек шушы китапларның авторы Бари Рәхмәт балалар арасында иң популяр шагыйрьләрнең берсе булды. Хәер, акыллы кеше әле хәзер дә баласына, оныгына аның китапларын алып кайта, чөнки шагыйрьнең шигырьләрендә бала күңеле белән генә сизеп була торган ниндидер бер могҗиза бар.

Татарстан язучылар берлеге сайтында урын алган мәкаләдән күренгәнчә, шагыйрь Бари Рәхмәт (Бари Сибгатулла улы Рәхмәтуллин) 1897 елның 29 маенда Россиянең элекке Урал губернасы Гурьев өязе (хәзерге Казакъстан Республикасы биләмәсе) Жилая Коса дигән авылда мулла гаиләсендә туып-үсә. Башлангыч белемне бистәдәге татар мәдрәсәсендә ала.

         1918 елда исеме таныла башлаган яшь шагыйрь гаскәри хезмәткә алына, шул елларда татар матбугате белән хезмәттәшлек итә. Армиядән кайткач туган ягында яши, әмма әдәбиятка булган мәхәббәт аны гел татар мәдәниятенең мәркәзенә тартып тора. 1932 елда ул гаиләсе белән Казанга күчеп килә. Төзү трестларының берсенә озак еллар гади эшче, соңыннан бухгалтер булып эшли. 1939 елдан башлап көндәлек матбугатта лирик һәм сатирик шигырьләре белән аның исеме яңадан күренә башлый.

         1942–1945 елларда Бари Рәхмәт фронтта була, Украина, Молдова, Болгария, Венгрия җирләрен азат итүдә катнаша, яралана. Фронт шартларында да ул шигырьләр язуын дәвам иттерә.

         Илленче еллардан башлап Б.Рәхмәт үзенең иҗатын яшь буынның рухи дөньясын баету һәм савыктыру эшенә, балалар поэзиясенә багышлый. 1950-1957 елларда аның балалар өчен язылган  алты җыентыгы басылып, Б.Рәхмәт тиз арада татар балаларының иң яратып укый торган язучыларыннан берсенә әверелә.Шагыйрьнең үзе исән чагында нәниләргә атап язылган шигырьләре тупланган дистәдән артык исемдә китаплары басылып чыга.

         Татарстан радиосы Бари рәхмәтнең (1897–1957) тууына 125 ел тулу уңаеннан берничә тапшыру әзерләде.  Бу – журналист Дания Гайнетдинова тарафыннан әзерләнгән “Язучылар – балаларга” тапшыруы. 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев