Логотип Казан Утлары
Газиз тавышлар

Радиотапшыру. Рәшит Ягъфәр "Нәүрүз" бәйрәме турында. 1 нче кисәк.

Татарстан радиосы фондында Рәшит Ягъфәр мирасы турында сүз чыкканда без, әлбәттә, иң әүвәлдә аның милли бәйрәмнәребез турындагы радиокомпозицияләрен искә төшерәбез.

ХАЛКЫМ ДИЕП ЯНЫП ЯШӘДЕ

6 февральдә күренекле фольклорчы галим, шагыйрь һәм җәмәгать

эшлеклесе Рәшит Ягъфәрнең тууына 75 ел тулды.

Рәшит Фәйзрахман улы фәнни эшчәнлеге, әдәби иҗаты һәм Татар

иҗтимагый үзәгендә алып барган бетмәс-төкәнмәс эшләре белән беррәттән Татарстан радиосы белән һәрвакыт хезмәттәшлектә булды. Кайвакыт ул биредә штатта торып эшлидер кебек тоела башлый иде: үзе әзерләп алып килгән язмаларны үзе үк эшкәртә, монтажлауда катнаша иде ул.

Фольклорчы буларак аңа Советлар Союзының татарлар тупланып

яшәгән төрле төбәкләрендә еш булырга туры килә иде. Гыйльми

сәфәрләреннән ул магнитофон язмалары төяп кайта.Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребез тормышын яктыртучы “Кардәшлек” дигән тапшырулар циклы әнә шулай туды.

Безнең радио фондында аның сәясәтче буларак ясаган публицистик чыгышлары, нәфис сүз осталары укуындагы шигырьләре саклана.

Тыңлаучыларыбыз һәрвакыт көтеп ала торган тагын бер иш язмалары бар, болары – балалар фольклорына багышланган тапшырулар шәлкеме.

Татарстан радиосы фондында Рәшит Ягъфәр мирасы турында сүз

чыкканда без, әлбәттә, иң әүвәлдә аның милли бәйрәмнәребез турындагы радиокомпозицияләрен искә төшерәбез. Алар ел саен диярлек кабатланып, әле дә халыкка хезмәтләрен дәвам итәләр. Бу композицияләрне Рәшит Ягъфәр 1990 елларда фольклор экспедицияләрдә табылган материалларга низеләнеп эзерләде. Әлеге чын мәгънәсендәге сәнгать әсәрләрендә милли бәйрәмнәребезнең асылы, аларны үткәрү тәртибе җайлы гына итеп аңлатып бирелә. Ул елларда тормышыбызга әле кайта гына башлаган Нардуган, Нәүрүз, Карга боткасы бәйрәмнәрен оештыручылар өчен бу тапшырулар әйбәт ярдәмлек булды.

Галим һәм язучы Рәшит Ягъфәрнең якты рухын искә алып, әйдәгез,шушы композицияләрнең берсен тыңлыйк. Көн белән төн тиезләшкән вакыт- төрки халыкларның Яңа елы якынлашуын искә алып, “Нәүрүз”гә тукталырбыз. Композициядә Рәшит Ягъфәр үзе һәм радио режиссеры Әлфия Гыйлаҗи катнаша, диктор Тәлгать Хаматшин алып бара, мөхәррире – Рөстәм Акъегет.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев