Логотип Казан Утлары
Газиз тавышлар

Шагыйрә һәм прозаик Лилия Садриеваның иҗаты.

Лилия Садриева иҗаты.

Шагыйрә һәм прозаик Лилия Садриеваның исеме әдәбият сөючеләргә

“Өр-яңа яз” (2002), “Күңелләр чәчәк тели” (2012) кебек шигырь

җыентыклары һәм дистәләгән популяр җырлары аша таныш.

Ул 1962 елның 14 апрелендә Мөслим районының Дусай авылында туа.

Дусайда – башлангыч, Баек мәктәбендә урта белем алып, Казан Дәүләт

Культура институтына – режиссерлык факультетына укырга керә.

1982 елда Баек авылы мәдәният йортына директор итеп билгеләнә.

1985 елдан районның “Авыл утлары” газетасы редакциясендә эшли, тагын

бер елдан район мәдәният йортына инспектор булып күчә, аннары аңа

районның үзәк китапханәсе директоры вазифасын тапшыралар. Шул елларда

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исемгә лаек

була.

Л. Садриеваның шуннан соңгы хезмәт юлы дәүләт эшенә, җаваплы

вазифаларга бәйләнгән. Ул берничә тапкыр Район Советы депутаты итеп

сайлана, Район хакимияте башлыгы урынбасары дәрәҗәсенә күтәрелә.

Хәзерге вакытта бизнес һәм әдәби иҗат белән шөгыльләнә.

Шагыйрә иҗатының бер үрнәк итеп аның студент елларында ук

танылган автор-башкаручы Илһам Хисмәтуллин белән берлектә язылган

“Күрми дисеңме әллә?” дигән җырын сайтыбызга урнаштырдык.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев