УЛ КАБЫЗГАН УТЛАР СҮНМӘС АЛАР...

Татар драматургиясенең классигы, күренекле артист һәм режиссер

Кәрим Гали улы Тинчуринның тууына 135 ел тулды. Республикабыз

театрларында, сәнгать коллективларында шушы олы вакыйга уңаеннан зур

чаралар үткәрелә. Татарстан радиосы да, “Казан утлары” журналы белән

берлектә әлеге эшкә кушылып китте.

Бөек драматургның иҗатына һәм тормыш юлына багышланган яңа

тапшырулар белән беррәттән, фонд материаллары да хәрәкәткә китерелде.

Алар арасында уникаль, хәтта тарихи дип бәяләрлек, татар фәне белән

шөгыльләнүчеләр өчен бай чыганак булырлык язмалар саклана.

Күзәтүне музыкаль материалдан башлыйк. Фонд белән танышканда

Кәрим Тинчурин спектакльләрендәге җырларга мөрәҗәгать итмәгән җырчы

була алмый кебек тоела. Үз вакытында алар Галия Кайбицкая, Азат Аббасов,

Фәхри Насретдинов, Илһам Шакиров, Хәйдәр Бигичев, Рәйсә Билалова,

Әлфия Галимова, Хәнәви Шәйдуллин, Рафаэль Сәхабиев, Наил Әюпов,

Генрих Дәминов, Наҗия Теркулова кебек олпат җырчыларыбыз тарафыннан

башкарылган. Татарстан дәүләт симфоник оркестры, Җыр һәм бию ансамбле,

“Идел егетләре” эстрада-фольклор ансамбле тарафыннан спектакльләрне

бизәгән инструменталь әсәрләр яздырылган. Бу җырлар әле бүген дә Клара

Хәйретдинова, Мәсгуть Имашев, Георгий Ибушев, Венера Ганиева, Илсур

Сафин, Идрис Газиев, Зөлфия Зарипова, Вил Усманов, Гөлшат Имамиева,

Резеда Галимова кебек җырчыларыбызның репертуарында.

Радиобыз фондында Кәрим Тинчурин спектакльләрнең язмалары

аерым бер киштә тәшкил итә. Г. Камал исемендәге ТДАТ артистлары

башкаруында “Җилкәнсезләр” (1967), “Американ” (1971), “Сүнгән

йолдызлар” (1974) спектакльләренең радио версияләре саклана. Биредә татар

театры тарихын өйрәнүчеләр өчен аеруча кызыклы бер нәрсә бар: безнең 

фондта “Зәңгәр шәл” спектакленең ике вариантын – 1957 һәм 1976 елгы

куелышларын тыңларга мөмкин.

Минзәлә татар дәүләт драма театрының “Ил” (1976), К. Тинчурин

исемендәге ТДДһК театрының “Хәйләсез дөнья файдасыз” (1995)

спектакльләренең дә архивта тузан җыеп ятканы юк, тыңлаучыларыбызның

теләген искә алып, эфирда әледән-әле яңгырап торалар.

Юбилей көннәрендә үз вакытында Азат Әхмәдуллин тарафыннан

эшләнгән “Кәрим Тинчурин һәм татар театры” дигән тапшырудан да

фрагментлар яңгырады.

Аеруча кадерле язмаларга килеп җиткәнбездер. Болар –

замандашларының, иҗатташларының Кәрим Тинчуринга кагылышлы

истәлекләре. Алар арасында Заһидә Тинчурина һәм Хәким Сәлимҗанов

язмалары аерым бер игътибарга лаек. Гәрчә бу чыгышларда сүз башлыча

татар халкының сөекле композиторы Салих Сәйдәшев турында барса да,

аның янәшәсендә Кәрим Тинчурин шәхесе дә булуы сизелеп тора.

“Сәйдәш Тинчурин пъесалары буенча иҗат итте, - дип сөйли Заһидә

Тинчурина. – Аларның үзара сөйләшүләре, киңәш итүләре булмый калмаган

инде. Ләкин Тинчуринның күп вакыты театрда узганга күрә, ә Сәйдәш

әсәрләрен искиткеч тиз язганга күрә, аларның бөтен фикер алышулар, әйтик

инде, иҗади процесслары шул театр эчендә уза барган.

Сәйдәш тарафыннан язылган беренче музыкаль дарамасы – “Зәңгәр

шәл”. Шул чакта Сәйдәшнең безгә кергәләгәне дә булды. Башта алар бик

ныгытып, озаклап кына пьесаның эчтәлеген тикшерделәр, аерым

урыннарына да тукталдылар, кешеләренә. Тинчурин хәтта мезансценаларны

да телгә алды, булачак музыканың характеры турында да сүз барды. Ара-

тирә Тинчуринның аерым җырларны көйләп тә алгалады. Җырлый да, менә

шулайрак булса иде, дип куя торган иде. Сәйдәш аны төзәтмәде дә, көлмәде

дә. Әйтик менә, “Зәңгәр шәл”дә, урман пәрдәсендәге “Качкыннар җыры”нда,

беренче пәрдәдәге Булат җырында, башка пъесаларда, мәсәлән, “Сүнгән

йолдызларда” үзе көйләп күрсәтеп, менә шулайрак булса иде, дип әйтеп куя 

иде. Сәйдәш дәшмәсә дә, ул музыка язганда авторның теләкләрен, хисләрен

читкә какмыйча, үзенчә, Сәйдәш моңына гына хас рәвештә, шул нигезгә –

Тинчуринның теләгенә таянып, искиткеч матур әсәрләр яза торган иде.

Тинчуринның Сәйдәш музыкаль пьесаларыннан бишенчесе “Кандыр

буе” була. Колхоз турында музыкаль пьеса язарга дигән фикер туды. Болар

икәүләп, велосипедларга утырып Татарстанның авылларын, колхозларын

әйләнеп кайтырга булдылар. Анда алар колхозчылар белән танышып, аларның

эшләрен күреп, теләкләрен ишетеп, бөтен колхозның зур өметләре, киләчәк

планнары белән танышып, шуларның барысын да өйрәнеп, үзләштереп

“Кандыр буе” пьесасы барлыкка килде.

Пьесаны кабул итәләр, соңрак репетицияләргә дә керешәләр. Ләкин

музыка юк әле. Премьера якынлаша, музыка һаман юк. Пошына башлыйлар.

Була, ди Сәйдәш, языла, күп калмады дип тынычландыра. Ул арада

матбугатта музыкаль спектакль әзерләнүе турында хәбәр тарала. Менә шунда

инде Тинчурин нык борчылар башлый. Буламы, юкмы, дип Сәйдәшкә катгый

таләп куя. “Кәрим абый, язылып бетте ул, мин аны ноталар күчерә торган

кешегә биргән идем, нишләптер китерми”, - ди Сәйдәш. Икәүләп шул кешенң

өенә баралар. Ә ул, андый ноталарны күчерергә бирүче булмады, ди.

Икенчесенә, өченчесенә барып карыйлар – файдасыз. Шулай итеп

композитор драматургны шәһәр буйлап йөртә.

Театр кешеләре, бер фикергә килеп, театрдагы рояль тора торган

бүлмәдә Сәйдәшне калдыралар. Сәйдәш каршы килми, шунда кала. Бер

тәүлек уза микән, артыгракмы, ләкин берзаман, бөтен кешене шаккатырып,

әлеге бүлмәдән Сәйдәшнең яңа җырлары яңгырый.

Журнал укучылары игътибарына тәкъдим ителә торган аудиоязмада

Заһидә Тинчуринаның нәкъ менә шушы чыгышы урын алган. Ә Татарстан

радиосы эфирына килсәк, Бөек драматургның юбилее уңаеннан әзерләнгән

тапшырулар, аның пьесалары буенча куелган спектакльләрнең радио

вариантлары, музыкаль драмаларындагы җырлардан төзелгән концертлар ай 

дәвамында яңгырап торачак. Тыңлаучыларыбызны дөнья күләмендәге рухи

хәзинә дип исәпләнерлек әсәрләр белән яңа очрашулар көтә.

 

Фотолар:  журнал архивыннан.

Галереядә К. Тинчурин һәм Заһидә Тинчурина фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: