Логотип Казан Утлары
Газиз тавышлар

Ул каләмен манды бәгыренә...

Илгә хезмәтен биреп киткән, үзе китсә дә, татар әдәбиятында, алай гына да түгел, татар халкы тарихында якты эз калдырган көрәшче шагыйрь Рәшит Әхмәтҗан тууына 80 ел тулды.

Ил уллары Илгә хезмәтләрен

Бирерләр дә, китеп югалырлар... дип язган иде Мөдәррис Әгъләм. 

Бүген сүзебез нәкъ әнә шулай Илгә хезмәтен биреп киткән, үзе китсә дә, татар әдәбиятында, алай гына да түгел, татар халкы тарихында якты эз калдырган көрәшче шагыйрь Рәшит Әхмәтҗан турында. Аның тууына 80 ел тулды.

Әхмәтҗанов Рәшит Хәниф улы 1941 елның 14 апрелендә Баулы районының Татар Кандызы авылында дөньяга килә. 1969 елда Казан университетын тәмамлый. Шуннан соң Татарстан мәдәният министрлыгында, “Яшь ленинчы”, “Татарстан яшьләре” газеталарында, 1980 елдан “Казан утлары” журналы редакциясендә эшли. “Җан яктысы”, “Кавышыр көн”, “Йөрәк бәйрәме”, “Моңлану”, “Ачлык мәйданы” шигъри җыентыклары, популяр җырлар авторы. Татарстан язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. 

Шагыйрьнең юбилее якынлашкан көннәрдә без Татарстан радиосы фондында аңа кагылышлы язмаларны янә бер барлып чыктык. Баксаң, безнең радио аның иҗатына һәрвакыт игътибарлы булган икән. Ул язмаларны бер җепкә тезеп тыңласаң, каләм иясенең шагыйрь һәм шәхес булып формалашу юлы күз алдыннан үтә. Хәзерге вакытта безнең фондта аның шигырьләренә язылган берничә дистә җыр, “Аучылар кибетендә” (Празат Исәнбәт укуында), “Бишташ” (Илдус Әхмәтҗан укуында) поэмалары буенча эшләнгән радиокомпозицияләр, шагыйрьнең үзе укыган язмалары һәм аңа багышлап әзерләнгән тапшырулар саклана. Хәзер без сезнең игътибарга нәкъ әнә шундый тапшыруларның берсен тәкъдим итәбез. Ул шул ягы белән кызыклы, биредә урын алган язмалар төрле елларда, төрле урыннарда, төрле сыйфаттагы магнитофоннарга язып алынган булган. Ләкин аларны тыңлаганда Рәшит Әхмәтҗанны якыннан белгән, аның белән аралашып,  дуслашып яшәгән кешеләрнең үзенчәлекле бер мәҗлесе хасил була. Сез шагыйрьнең тормыш юлына, яшәү рәвешенә, иҗатына кагылышлы фикерләр ишетерсез. Шулай ук тапшыру барышында шагыйрьнең үз укуында шигырьләр, аның шигырьләренә иҗат ителгән берничә җыр тыңларсыз. Рәшит Әхмәтҗанның тәкъдири бер әсәреннән – “Ачлык мәйданы” шигъри шәлкеменнән бер шигырь шагыйрьнең бертуган энесе, Татарстанның халык артисты Илдус Әхмәтҗан укуында бирелә.

Ул кабызып киткән ялкын килер буыннарның йөрәгенә дә күчеп дөрләсә иде, дигән теләк белән, әйдәгез, көрәшче шагыйребезнең якты рухын искә алыйк.

Фото: архив

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев