Логотип Казан Утлары
Хәтер

Безнең балачак

Безнең балачак – ертылган китап... Яланаяклап узылган этап... Калды йөрәктә, Калды еракта, Уеннан туктап, сыкрап та сыктап!

 

Безнең балачак – ертылган китап...

Яланаяклап узылган этап...

Калды йөрәктә,

Калды еракта,

Уеннан туктап, сыкрап та сыктап!

Кызык җирендә бүленде уен...

Бүлү-бүленү кыенмы? Кыен!..

Әткәң юк инде,

Гомере өзелде

Куганда илдән «бүреләр» туен.

Бас сабан яки тырма артына,

Бик сырпаланып торма атыңа;

Сугыш җан сорый,

Тормыш нан сорый –

Ничек булса да тырыш, тап кына!

Авыр йөк башы – арык иңнәрдә.

Ир-егет башы – ерак җирләрдә...

Сынасын илең,

Сынмасын билең,

Кыен көннәрдә кирәк түзәргә!

Түзәргә кирәк! Җиңәргә кирәк! –

Булдык җиргә дә, илгә дә терәк:

Җирне җылытып,

Илне хис итеп,

Һаман көчлерәк типте яшь йөрәк!..

...Инде уй-хыял аша күз салгач,

Балачагыма: «Нихәл, – дип, – адаш?..

Әллә көенеп,

Әллә сөенеп,

Карый елмаеп ул яшь аралаш...

Рифкать Закиров

 

"КУ" 06, 2018

Фото: pixabay

 

Теги: шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев