Логотип Казан Утлары
Хәтер

Кешенең кеше булуының төп билгесе – мәрхәмәтле зат булу

гамьле фикерләр

  • Берәр бәндә рәнҗетсә, Ходай белә, диген. Коткару килер.
  • Кеше кояш кебек – чыгышыннан баешына бара.
  • Үз телең дипломатия теле булса, чит тел дуслык теле була.
  • Иң куркак һәм хамелеон зат ул – явызлык. Явыз, гамәлен акларга тырышып, яла өстенә яла уйлап чыгарып, җәзадан кача. Ялт-йолт төс алыштырганда, чалыш йөзе чагылып, явызлыгы шом салып тора.
  • Тик кенә басып торган багананың да дошманы була.
  • Кешенең кеше булуының төп билгесе – мәрхәмәтле зат булу. Алай түгел икән, димәк, кеше булып җитмәгән әле.

"КУ" 4 (апрель), 2019

фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев