Логотип Казан Утлары
Хәтер

Күпме күзләр күреп онытылган...

Күпме сүзләр киткән хәтеремнән, Ә син һаман, һаман исемдә.

Күпме күзләр күреп онытылган,

Күпме йөзләр чыккан исемнән,

Күпме сүзләр киткән хәтеремнән,

Ә син һаман, һаман исемдә.

Ничә тапкыр гүзәлләрне күреп,

Мин минутлык хискә исердем.

Айныдым да, сөенеп туялмыйча,

Тагын сине искә төшердем.

Йөрәгемне, ахры, тутыргансың,

Башкаларга анда урын юк.

Күңелемдә синнән бүтәннәргә

«Сөям» дигән назлы җырым юк!

Мирсәет Яруллин һәм Рифкать Гомәров көйләре.

 

"КУ" 11, 2018

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев