Логотип Казан Утлары
Хәтер

Окоп

Көзнең күк томанлы таңында Мин фронтка килдем тагын да.

Көзнең күк томанлы таңында

Мин фронтка килдем тагын да.

Мылтык яңа, дуслар да яңа,

Окоп иске, таныш мин аңа.

Сержант та дус булып өлгерде,

Консервы һәм граната бирде:

«Консервысын үзең ашарсың,

Бусын... немецларга ташларсың».

Кидем башка корыч каскамны,

Гранатамны билгә асканмын.

Мылтык яңа, дуслар да яңа,

Окоп иске, таныш мин аңа.

 

"КУ" 01, 2019

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев