Логотип Казан Утлары
"Хәзинә" әдәби конкурсы

Төркиянең беренче нефтьчесе – татар (дәвамы)

Төркия, татар, беренче, нефть, еллар, таулар, тапкан, күчә... Әлеге бер-берсенә һич бәйле тоелмаган ике җөмлә, күңелдә иләнеп йөри торгач, шушы рәвешле кәгазьгә ятты. Шул чакта гына бу сүзләр уртак бер мәгънә алды төсле.

(Башыннан УКЫГЫЗ)

Мөһаҗир татарлар ярдәмчесе

Госманлы империясе заманнарында ук сәүдәгәрләр һәм юлчылар өчен корылган кәрвансарайлар, ягъни мәчете-мәдрәсәсе, кунып чыгарга бүлмәләре, кәрваннарны куярга, төяргә, мал-туарны сатарга базары булган комплекслар төзелгән. Урта Азия халыклары аларны кәрвансарайлар дип төзесә, Төркиядә исә «ташхан», диләр. Татарчалап әйтсәк, «ташханә», «таш бина» була.

Борынгыларның, кәрван күчсә дә, кәрвансарай урынында кала бирә, диюләре хак. Истанбул үзәгендә, Госманлы империясе солтаны Мостафа Өченче идарә иткән заманда, ХVIII гасырның икенче яртысында корылган Лаләле мәчете янындагы Ташхан яныннан кәрваннар өзелмәгән, дип сөйлиләр. Үзе исә чорлар җилендә әле яртылаш ишелеп, әле кабат төзелеп, әле тузып, әле яңарып тора бирә.

1970 елларда бу бина шәхси эшмәкәрлеген оештырган эшкуарларны үзенә туплады. Истанбулның гөрләп торган бер сәнәгать үзәгенә әйләнде ул. Төрекләр күбрәк тукыма җитештерү, ягъни текстиль белән мәшгуль булдылар. Шушы урын эшкә һәвәс, тырыш, алтын куллы мөһаҗир татарларны да үзенә тартты. Биредә урнашкан йөзләп ательеның уннан артыгын татар кешеләре оештырып җибәрде. Кайберләре бер генә түгел, берничә эш урынына хуҗалык итә башлады. Нәкъ менә шушы ательелардан Төркиядә беренче мәртәбә ясалган әйберләр тарала башлады. Диңгездә су керер өчен «үрдәк аягы», йөзүчеләр, тимерчеләр, солдатлар өчен махсус күзлекләр, ханым-туташларга төрле чәч кыстыргычлары, музыка уен коралы – тимер кубызлар ясауны татарлар кертеп җибәрде. Кәбир Канбир, Сабри Шәнәр, Мәхмәт Хулуси Акчура, Шабан Байкал, Гакиф Аблай, Мөхәммәтҗани Ваккас, Аднан Аблай, Мәхмәт Өлкәр кебек татарларның ательеларында эш төнлә дә туктамады.

Шәхси оешма хуҗалары үзләре янына күбрәк татар авылларында яшәгән милләттәшләрен чакырып, аларны эшле итәргә тырышалар иде. Шуңадыр да, эшчеләрнең туксан проценты татарлар булды.

Шул данлыклы Ташханга илтә торган Фәтхи бәй урамында Османия Корыһөйүк татар авылында туып-үскән Мәхмәт Хулуси Акчура ательесы урнашкан.

Ташхандагы берничә ательега хуҗа Кәбир Канбир, гадәттә, дустының эш белән мәшгуль олы малае Якупка: «Әй, энем, эшлисез дә эшлисез, акча җыеп нишлисез?» – дип, тәрәзәдән карап кына шаяртып китә иде. Монысында эчкә узды. Мәхмәт Хулуси үзенә шәһәргә килеп урнашырга ярдәм иткән танышын ачык йөз белән каршы алды.

Алар хәл-әхвәл белешеп торган арада бүтәннәр өстәлде. Тумышы белән Башкортстан якларыннан булган, Истанбулның башка бер тарафында кибет тоткан Мәхмүт Ураллы килеп җитте. Төркия Республикасында латин графикасын өйрәтүче тәүге укытучылардан саналган, Оренбург татары Садыйк Таргул да озак көттермәде. Аның артыннан тагын берничә кеше күренде... Менә шушы эшкуар һәм мөгаллим татарларга бөтенләй үзгә өлкәдә дан казанган нефтьче инженер Кәмал Локман кушылды.

...Кәмал бәй читтә яшәүче татарлар белән инде иң мәшһүр лидерлары, язучы Гаяз Исхакый исән вакыттан бирле әвәрә килә. Исхакый татарлар җәмгыятен җитәкләүне Кәмал бәй дәвам итәр дип уйлаган иде. Әмма ул вакытта хөкүмәт кануннары дәүләт хезмәткәрләренә җәмгыять җитәкчесе булуны тыя иде. Әлбәттә, ул, нефтьче инженер, кара алтын чыгару эшләрен башлап йөрүче дәүләт хезмәткәре буларак, иҗтимагый-сәяси эшләр башында тора алмаячагын, ә оешмага ярдәмче буларак күбрәк файда китерәчәген аңлады.

1954 елда ук чордашлары ясаган тәкъдимне кырт кисүе, кабул итмәве шул сәбәпле. Җавабын ачыктан-ачык әйтте:

– Мин ярдәм итәчәкмен... Ләкин рәсми хезмәткәрләргә сәяси эшләр белән мәшгуль булу катгый тыелган өчен, мондый бер вазифаны өстемә ала алмаем.

Бу мәсьәләне Исхакый, үлеменә бер атна кала, 1954 елның 15 июлендә кабат кузгатты. Ул чакта дуслары Гали Акыш белән икесенә сүз катты:

– Кәмал бәй, син минем урынга килерсең, Гали, син аның сәркатибе булырсың.

Гали үзенә ышанып тапшырылган вазифага алынды. Кәмал исә бу вакытта эндәшми калуны хубрак күрде. Чирленең хәле авырайганны күрә торып, бәхәс кузгату урынсыз иде. Алга таба исә, җитәкче ярдәмчесе буларак, даими рәвештә татарлар белән аралашып, аларга ярдәм кулы сузып яшәде. Үзе эшләгән нефть өлкәсенә татарларны җәлеп итүе аларны эш белән тәэмин итәргә тырышудан иде.

Яшүсмер чагына аяк басарга өлгергәнче үк, якыннарыннан аерылу, ялгыз башы чит җирләрдә күргән авырлыклар, мохтаҗлык кыенлыклары – болар берсе дә эзсез узмады. Газапларны үзе татыган кеше генә башкаларның хәлен аңлар, диюләре хак. Шуңадыр, чит җиргә аяк баскан төрки милләт балаларына мәрхәмәтен кызганмады ул. 1953-1970 елларда Кытай һәм Япониядән килгән мөһаҗир татарларга кылган изге гамәлләре бихисап булды.

Бәлки, Кәмал бәй, эшем күп, иңнәремә дәүләткүләм зур җаваплылык салынган, фәнни белгечләр белән башкарасы тикшеренүләрем бихисап, дисә... Аның сәбәпләрен бүтәннәр аңламаслар идеме әллә?! Барыбер ул җитешә алганча очрашуларга йөрергә тырышты, милләттәшләреннән читтә тормады, аннары бергәләп татар авылларына сәяхәткә дә барды әле...

Үзенә ярдәм иткәннәрне дә һич онытмады, «Садри Максуди Арсалның Сорбон университетындагы соңгы дәресе» дигән мәкаләсен ул остазының вафатына алты ел тулу уңаеннан язды. Үзе тыңлаган дәрес сабагын һәм хакыйкатен киләсе буыннарга җиткерәсе килде, ахры. Бу үзенә күрә, Йосыф Акчура, Исмәгыйль Гаспралы, Гаяз Исхакый, Садри Максуди кебек бөек шәхесләрнең изге гамәлләрен, гыйлемнәрен, рухи көчләрен дәвамлы итүнең бер алымы иде.

Дөрес, төрки халыкларның тормышына, мәдәниятенә, иҗтимагый һәм сәяси фикерләргә багышланган мәкаләләре санаулы гына, язганнары күбрәк геология-география, инженерлык кебек төгәл фәннәрне колачлады. Ләкин, шунысы хак: милли хисләрен аңлатканда да, төгәл мантыйкны сакларга, фикерләргә омтылды.

«Милләт тойгысы югары дәрәҗәдәге бер хиссият буларак беленер. Бу хиссият нормаль заманнарда тынычтыр. Сулаган һава кебек, аның барлыгын да абайламыйбыз. Бер куркыныч булса, милли тойгылар инсаннарга каршы торырга бер көч бирә. Органик бербөтенлек синтетик уңышка ирешү теләген ярата... Милләтчелекне аңламаган яки аңламаучылар кебек күренгәннәр миллиятчелекнең кирәклеге булмаганын әйтәләр һәм гуманизмга сарылалар. Аларга күрә, милләт арадагы кирәксез бер элементтыр. Асыл булган – инсанлыктыр. Моңардан милләт аңын вә миллиятчелек фикерен читкә куеп, бар инсаннарны бертигез ясарга кирәк, дип әйтәләр. Бер караганда, бу бик уңайлы, үзенә җәлеп итә торган фикер кебек күренә. Ләкин бу фикер дөрес һәм реаль түгел. Чөнки милләтләрне юк итү мөмкин түгел. Бер җәмгыять эчендә гаилә ничек кирәкле һәм реаль аң яки фикер исә, кешелек дөньясы эчендә милләт шулай ук. Бүген дөньяның иң алга киткән өлкәләренә караганда, боларның милләт булганын күрәбез. Франция, Англия, Япония...»

Шул ук вакытта Кәмал Локман үз юлын ярды, җир асты байлыкларын өйрәнүдә, файдалануда яңадан-яңа уңышларга ирешеп, бөтен тырышлыгын шушы өлкәне үстерүгә багышлады. Энә белән кое казыгандай гыйлем туплады, тикшерде, җир асты байлыкларын эзләде, тапты. Гомере буена берьюлы күп төрле тармакларны тартып барды.

...Истанбулның тарихи үзәгендә якынча утыз квадрат метр мәйданлы ательега төрле чор мөһаҗир татарлар нигә җыелды соң? Әлбәттә, Ташхан тирәсендәгеләрне эшкуарлык берләштерә. Үзара ярдәм итешеп, киңәш корып эшләү чит җирләрдә югалып калмаска, гаилә тормышын тартырга, балаларын туендырырга ярдәм итә. Сәүдә һәм көнкүреш элемтәләрен бабаларыннан калган бер гореф-гадәт итеп нык тотарга тырышалар. Ә менә Хулуси ательесына җыелуларының тагын бер мөһим сәбәбе бар. Бу вакытта татарларның Идел-Урал җәмгыятен нәкъ менә ул җитәкли. Һәм шул сәбәпле, актив җәмәгать әгъзалары өчен аның эш урынына килеп фикерләшүләр гадәти хәл. Төркия кануннары таләп иткәнчә, җәмгыять исемен үзгәртергәме? Истанбулда калган һәм авыллар корып яшәгән татарлар белән ничек күрешергә? Корбан ашын ничек уздырырга? Татар авылларына сәяхәтләрне кайчан башларга? Бу очрашуда да сөйләшүләре шактыйга сузылды...

Нефтьче инженер, геолог, җитәкче, язучы, галим

Кәмал бәй 1931 елдан башлап нефть өлкәсенә бәйле төрле географик, геофизик тикшеренүләрнең ничек узуы, җир асты казылма байлыкларының күләме, аларны ачыклау юллары турында мәкаләләрен язып бастыра башлады. Җөмһүрият корылгач, Төркиядә тәүге кара алтын эзләү-табу эшләрендә кайнаган вакытка бәйле, «Тикшерүләр. Рамандаг (Раман тавы) нефте» мәкаләсен 40 нчы елны кара алтын табылгач тәмамлады.

«Биш-алты елдан бирле, Мардин һәм Сиирт арасында Ятмаларны тикшерү һәм эзләү институты тарафыннан гайрәт һәм ныклык белән башкарылган тикшерүләр нәтиҗәсендә, бу елның (1940. – авт.) 23 апрелендә – Балалар бәйрәме гарәфәсендә (алдагы көнендә. – авт.) нефть табылуы бөтен мәмләкәтне һәм милләтне сөенеч эчендә калдырды. Бу көн хәзерге заманда нефть эзләү һәм табу тарихында бөек бер башлангыч, бер үзгәреш көне булып тора.

Беренче Төркия нефтенең табылу көне Бөек Милләт Мәҗлесе (Төркия парламенты. – авт.) ачылган һәм Төркия Республикасы төзелгән көн алдына туры килүе бер хәерле галәмәттер.

Бу сәбәпле (Рамандаг Петроле) хакында гомуми бер парча язу файдалы булыр .

1934 елның язында Раман тавы географик яктан өйрәнелә башлый, 1937- 1938 елларда геологик тикшеренүләр үткәрелә, җире тикшерелә. Фәнни тикшерүләрдән соң, 1939 елның язында, бу җирләрдә кое казу, бораулау турында карар чыгарыла. 19 майда кое казырга 5-6 тонналык скважина машинасы китерелде. Скважина ике ай дәвамында китерелде. Ниһаять, 1939 елның 24 июлендә җирне тишә башладык. 9 ай соңрак 1048 метр тирәнлектәге коеда нефть табылды.

Безнең нефть эзләү һәм бу юлда сарыф ителгән вакыт һәм акчаны, махсус кулланган машинабызны, техник җайланмаларны, башка милләтләрнеке белән чагыштырганда, иң кыска вакыт эчендә һәм аз чыгым белән эшләгәнебезне ассызыклап үтим. Чөнки башка милләтләр бер урынга 10-15 скважина белән кое казыганда, без бер белән тикшердек. Бу исә, әлбәттә, эзләнүләрне озакка сузды.

Дөресен әйткәндә, нефть эзләү эше бик кыен, күп көч һәм чыгым сорый торган бер эштер. Мәгълүм булганча, җир асты байлыкларын тәшкил иткән матдәләр, төрекөмештән тыш, җәүһәр таштыр. Нефтьнең болардан аерым үзенчәлеге бар. Ул май рәвешендә һәм, эчендә газ булу сәбәпле, урынын үзгәртергә сәләтле. Җирнең бер катламында ярылган, чатнаган урын тапса, шунда һиҗрәт итәр, күчәр.

Җәүһәр таш кайсы геологик дәвердә һәм кайда барлыкка килсә, шунда даими саклана. Хәлбуки, нефть, һиҗрәт итү үзенчәлекләре булганнан тыш, барлыкка килгән җирендә калмас, тупланмасына җиңел урынга китеп җирләшер. Шуның өчен кайчак нефть җыелырга мөмкин шартлар күренеп, кое казылса да, нефть чыкмас. Ул ноктаның, йә биш километр уң ягында, йә ун километр сул ягында, яисә көньягында һәм төньягында табылырга мөмкин. Нефть эзләү бик кыен, табылыр өчен бөтен билгеләре булса да, вакыт-вакыт шанс кирәк.

Сүзнең кыскасы, нефть назлы, ялындыра торган бер матдә, үзен кулайкулай тәслим итмәс. Табылганчы күп эшләтер, арытыр һәм бәгъзам һич өмет ителмәгән бер җирдә һәм һич өмет ителмәгән заманда үзен күрсәтер. Икенче төрле әйткәндә, нефть эзләү, табу табигать белән бәйле көрәш, димәктер.

Җирнең өстендә һәм астындагы бөтен эшләр һәм тырышлыклар нәтиҗәсез, көтелмәгән вакыйгаларга тарыр. Дулкынланып көтелгән нәтиҗә вә уңышка ирешү өчен, күп ныклык һәм сабырлык таләп ителер. Кыенлыкларга түзем булганда, уңышка ирешү шансы артыр.

Югарыда күрсәтелгән сәбәпләрне күз уңында тотканда, нефть эзләү эшләребез һәм чыгым, һәм вакыт, һәм шанс ягыннан уңышлы булды, дип уйлыйм».

Икенче бер мәкаләсендә Төркия нефть тарихын өч өлешкә бүлеп күрсәтте: Җөмһүрият төзелгәнчегә кадәрге вакыт (1890-1923), республика төзелгәч (1923-1938) һәм бүгенге көннәре (1938-1954). Һәм кара алтын эзләнгән, табылган дүрт-биш төбәккә күзәтү ясап чыкты:

«Беренчесе – Искәндәр шәһәре тарафы.

Госманлы империясе чорына караган, 1887 елгы фәрман сакланган. Анда Камил паша дигән кешегә нефть эзләү рөхсәт ителә. 1899 елда алманнар һәм инглизләр 10 мәртәбә тикшерү уздыралар, коелар казыйлар. Әмма уңышка ирешә алмыйлар. Бөтен техник җайланмаларын Чәтәл авылы янына ташлап китәләр. Алман-инглиз фирмасы тарафыннан унга кадәр кечкенә скважина борауланганы һәм нәтиҗәсе булмавы хакында 1913 елда «Яшь төрек» газетасында чыккан бер игъланнан өйрәндем.

Икенчесе – Тракия – Истанбулның Европа ягы.

Биредә 1892 елларда инглизләрнең 2 тонна табулары һәм ташлап китүләре мәгълүм. Аннары Австралия компаниясе тикшерүләр үткәрә, табалмый.

Өченчесе – Мусул шәһәре яны. Бу шәһәр хәзер Иракныкы.

Элеккеге еллардан бирле бу урыннарда кара алтын җиргә май кебек чыгып торган. 1903 елда бу җирләрне тимер юллар ясату бәрабәренә Алман банкы вакытлыча үзенә ала. Шуннан соң геологик тикшерүләр үткәрелә. Англия, Иран, Германия илләре «Төрек нефть компаниясе»н коралар. Берникадәр вакыттан соң аларга Америка, Франция, Армения кушыла. Һәм компания «Ирак нефть компаниясе» дип атала башлый. Төркия бу җирләрне Иракка калдырганда, 1926 елда Яңа Республика һәм Англия, Ирак хөкүмәтләре арасында килешү төзелә. 25 ел дәвамында кара алтын табудан кергән керемнең йөздән ун өлеше Төркиягә бирелергә тиеш була. Бу килешүгә 25 ел узып китсә дә, тормышка ашырылмый.

Дүртенче төбәк – Ван тарафы.

1916-1917 елларда Эрзурум һәм Ван шәһәрләре Россия кулында була. Ул вакытта геологик тикшерүләр үткәрәләр, нәтиҗәгә ирешмиләр. Россиядә революция башлангач, калдырып китәләр.

Күренә ки, бу дәвердә нефть эзләү һәм чыгару өчен рөхсәт биргәннәр, кире алганнар... Ширкәтләрне ачуландырудан башка яхшы бер эш күренми, нефть тә яткан бер җиреннән чыкмаган. Шуңа күрә бу дәверне нефть рөхсәтнамәсе спекуляциясе вакыты дип атарга мөмкин.

Төркия Җөмһүрияте төзелгәч тә, кара алтын эзләү туктатылмый.

Яңа төзелгән хөкүмәт нефть эзләү эшләрен мөһим саный. Моннан тыш 1926 елда «Төркия җирлегендә булган бөтен нефть эзләү, чыгарту, сату эшләре хөкүмәт карамагында» дигән закон кабул ителә. 1933 елда «Нефть эзләү һәм эшкәртү идарәсе корыла. Хөкүмәт хисабына Америка геологлары ярдәмендә Мардин шәһәре янында 1934 елда 1351 метр тирәнлектәге коелар тишелә. Нәтиҗә булмау сәбәпле, мондагы эшләр 36 да туктатыла. 1935 елда Җир асты байлыкларын эзләү һәм тикшерү институты төзелә. 1937 елда Хермиста 941 метр тирәнлектә газ белән аз гына кара алтын чыга. Башка урыннарда да нәтиҗәләр күренми.

1934 елда геологик тикшерүләр Раман тавы тирәсендә башлана, 1940 елны 1048 метр тирәнлектә 10 тоннага кадәр нефть табыла. Беренче коедан чыга, аннары бишенче коедан. Аңардан көнгә 1 тонна чыга, ул кое хәзергә кадәр гамәлдә. 1942 елда чыгарылган нефтьне эшкәртү өчен, кечкенә завод төзелә. Көнгә ун тоннага кадәр кара алтын эшкәртелә. 1945 елда сигезенче – 1316-1350 метр тирәнлектән көнгә 5-6 тонна кара алтын бирә торган кое казыла. Бу коега нефть сыеклаткыч салына, шулай итеп, ул 40-50 тонна нефть бирә башлый. Аннары инде тугызынчы кое казыла һәм Гарзан җирләрендә тикшерүләр башлана. Тикшерүләр вакытында ике төрек һәм бер америкалы хезмәткәрнең гомерен өзгән каза килеп чыкса да, эшләр туктатылмый. 1947 елда көнгә 1000 тонна эшкәртә алган нефть-битум заводы аякка бастырыла.

1933-1947 елларда (беренче нефть разведкаларыннан башлап, 8 нче, 9 нчы коелар ачылганга кадәрге вакыт), – 14 ел эчендә, икътисади һәм финанс яктан кыйммәткә ия нәтиҗәләргә Төркия – үз көче, технологияләре, белгечләре белән ирешкән ил».

Кәмал Локман, бер яктан, нефть эзләүче инженер, җир асты байлыкларын өйрәнгән техник белгеч, кара алтын табуга бәйле эшләргә җитәкчелек итүче, икенче яктан, Төркия нефть индустриясе барлыкка килү һәм үсеш тарихына багышланган дистәләгән китаплар, йөзләгән мәкаләләр язган тарихчы, мөгаллим. Шул ук вакытта үзен чордашлары арасында җәмәгать эшлеклесе буларак белдерде, инженерлер, геологлар, нефтьчеләр җәмгыятьләрен коруга үз өлешен кертергә тырышты.

Хәер, язып кына калмады. Тәҗрибәсе һәм гыйлеме белән уртаклашу теләге көчле идеме, җир асты байлыкларына багышланган чаралар үзәгендә кайнады. Төпле җир белгече буларак ышаныч яулаганга, Төркиядә үткәрелгән фәнни чараларда, шулай ук чит илләрдә оештырылган дөньякүләм нефтьчеләр конференцияләрендә катнашуын, чыгыш ясавын көтеп алалар иде. 1951 елда Голландиядә, 1963 тә Франкфуртта дөнья нефтьчеләре җыелган конгрессларда булды. Француз, инглиз, гарәп һәм күп сандагы төрки телләрне яхшы белгән Кәмал Локман исеме нефть индустриясе белгечләре арасында танылган бер исемгә әверелде.

Мәсләге буенча йөргән-гизгән илләрне санарга кул бармаклары җитмәс: Бельгия, Германия, Чехославакия, Италия, Швецария, Австрия, Венгрия, Греция, Мисыр һәм башкалар. Дөньякүләм нефть табу, чыгару өлкәсендә кайнап, нинди генә җирләрне күрмәде, ә туган нигезенә аяк басалмады. Бары тик 1976 елны, гомере буе озата килгән җирсү, сагыш, сагыну хисләрен төяп, Төркистанга юл алды...

***

Кәмал Локман Ташкентта туганнары янында 1976 елда 77 яшендә бакыйлыкка күчә.

«Төркиянең әүвәлге җир белгечләреннән тагын берсен югалттык. Кәмал Локман Ташкентта кичергән йөрәк кризисыннан соң арабыздан аерылды», – диелгән төрекчә язылган рәсми хәбәрдә.

Мәшһүр нефтьченең кичерешләре һәм үлеме хакында Гаяз Исхакыйның кызы, Төркиядә танылган галимә Сәгадәт Чагатай ачык язып калдырган. Кәмал бәй вафатыннан соң, «Азәрбайҗан» журналында аның истәлек язмасы чыккан. Әлеге 1976 елгы журналны да сахафлар китерде. Шул язмадан бер өзек:

«Бу елның җәй айларында, туганнарын күрергә теләп, Ташкентка киткән югары дәрәҗәле инженер Кәмал Локман бәйнең алтынчы августта үлеме турындагы хәбәр алынды.

...Мәрхүм Кәмал бәй үзенең туган һәм бала чагы узган, бабалары туып-үскән Идел-Урал һәм Төркистан өлкәсен һич онытмас. Бөтен илдәшләрен дус тотар, аларга төрле ярдәм күрсәтер. Төрки өлкәләренең төрле җирләреннән килгән мөһаҗир дусларыбызның әтиләре кебек иде. Һәрберсен самими каршылар, кулыннан килгән кадәр ярдәм итәр, эш җире табар, урнаштырыр. Шактый кече яшьтән әти кочагыннан, якыннары мохитеннән аерылып, күп нәрсәдән мәхрүм калып, үзен җитештергән. Бу ялгызлык һәм горбәт ачысы аның бөтен гомере буена сузылды, бер бала гаҗизлеге илә үз иле турында хатирәләре һәм сагыш-хәсрәтләре бар иде. Озак вакыт якыннарыннан хәбәр алмады, ниһаять, соңгы елларда языша башлады. Килгән хатларны куенында бер муска (дога) кебек яратып саклар, дус-ишләре белән аралашканда, алар турында кат-кат сөйләр, чыгарып укыр, шатлануын белгертер. Берара туганының баласын Төркиягә китертте, аның белән күрешеп, хәсрәтен басты.

Ниһаять, гомере буе сагынган вә бара алмаган якыннары мохитенә тормышының соңгы көннәрендә китте, күрергә теләде. Әмма үзенә яшәргә насыйп булмаган туфракларда күзләрен йомды. Аның насыйбы шул туфракларда күмелергә булгандыр, иншаллаһ, хәбәр ителгән кебек, якыннары тирәсендә, аны яратканнар арасында соң сулышын алгандыр. Ул теләгәнчә һәм үзенә лаек шәкелдә, кичергән авырлыкларына бүләк буларак, мөкатдәс Төркистан туфрагында күмелгәндер».

Шушы урында, бу язма аша, исеме үзенә лаек шәкелдә туган иленә кайтсын дигән теләк белән, тагын бер мисал өстисе иттем.

50 нче елларда нефть өлкәсенә килгән төрек тикшерүчесе һәм язучысы Халит Әдип Өзҗан үзенең кыскача нефть тарихына багышланган бер мәкаләсендә Кәмал Локман сүзләрен искә ала. «Кәмал Локман әйткән кебек, нефть «назлы» бер матдәдер. Ни язык ки, хәзергә кадәр өлкәбез өчен бик нык назланмыштыр һәм назлануын дәвам итәдер», – дип яза ул. Язмасын, милләттәшебез сүзләре белән башлавы бер җәлеп итсә, башка фикере горурлык хисен уята. Ул Төркиядә зур тырышлык куйган атаклы нефтьчеләрне өч буынга бүлеп исемлек төзегән. Әлеге исемлектә иң беренче булып Кәмал Локман исеме аталган.

Шуны да әйтү кирәктер: тәүге югары белемле нефтьче татар алып барган күпьеллык геологик тикшеренүләрдән соң, 39 нчы елны казый башланган һәм 40 нчы елны тәүге кара алтын табылган коелардан әлегә кадәр нефть чыга.

***

Төркиядә беренче нефтьне тапкан кеше татар бит!

Төркиядә таулар ел саен берничә сантиметрга урыннарыннан күчә!

Төркия, татар, беренче, нефть, еллар, таулар, тапкан, күчә...

Әлеге бер-берсенә һич бәйле тоелмаган ике җөмлә, күңелдә иләнеп йөри торгач, шушы рәвешле кәгазьгә ятты. Шул чакта гына бу сүзләр уртак бер мәгънә алды төсле.

Һәр заман, һәр мизгел күчештә. Җирнең һәр катламы, һәр байлыгы. Һәр милләт, һәр кеше ихтыяри яки мәҗбүри күчештә.

Йөзләгән чакрымнардан күренеп торган биек таулар урыннарыннан күчәр. Авырлыклардан сынмаган, гыйлем һәм хезмәт яраткан инсаннарны күченүләр шул таулар биеклегенә күтәрергә сәләтле.

Меңләгән чакрым аска – җир үзәгенә яшеренгән нефть «үзенең тупланмасы өчен җиңел урынга китеп җирләшер». Гыйлем, эш эзләгән һәм динен-нәселен саклаган мөһаҗир татарлар, бер-берсенә ярдәм итешеп, булышып, җиде ят җирләрдә тамыр җибәргән төсле.

...Әмма һичкем ул күчеш – табигый яисә иҗтимагыймы, яки шәхси булсынмы, кайда башланып, кайда тәмамланачагын әйтә алмас.

 

"КУ" 10, 2018

Фото: pixabay

Теги: хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев