Логотип Казан Утлары
Хикәя

Кайту (хикәя)

– Килгәнеңә үкенмисеңме? – Ул игътибар белән күзләремә карады, мин дәшмәгәч, кабат сорады: – Син канәгатьме?.. Ләкин башымда, күңелемдә соңгы көннәрдә купкан өермәне мин берничек тә «канәгать» яки башка бер сүз эченә сыйдыра алмас идем...

– Килгәнеңә үкенмисеңме? – Ул игътибар белән күзләремә карады, мин дәшмәгәч, кабат сорады:

– Син канәгатьме?..

Ләкин башымда, күңелемдә соңгы көннәрдә купкан өермәне мин берничек тә «канәгать» яки башка бер сүз эченә сыйдыра алмас идем.

– Миңа рәхәт. Мине монда язмыш үзе алып килде. Бу миңа күптән кирәк булган. Ләкин моны аңламыйча яшәгәнмен...

Ул талпынып алды, күрәсең, кулымнан тотмакчы булды, ләкин үзен тыйды.

Яшел күзләре белән генә гүя сыйпап алды...

Алда, офыкны каплап, таулар өелеп тора. Иң артта – күз ышанмаслык биеклектә ап-ак кар каплаган, мәңге кеше аягы басмаган иң биек тау башлары күренә. Миңа – татар табигате кочагында үскән, урман-басуларга ияләнгән кешегә – бу манзара чынбарлык түгел, ә ниндидер реаль булмаган әкияти, параллель дөнья булып күренә.

Монда инде өченче көнемне яшим. Бу өч көндә кичергән хисләрем, күргәнаңлаганнарым берничә елга җитәрлек. Бирегә килүем язмыш тарафыннан хәл ителгән булган, ләкин өйдән шушы ерак сәер сәфәргә чыгып китүем, миңа калса, очраклы хәл.

Ничәмә-ничә еллар ял иткәнем булмады. Эштән җәй саен ял алып та шулсанаулы көннәрне гел өйдә уздыргач, нинди ял инде ул?.. Акчасы да җитмәде,өй мәшәкатьләреннән дә арынып булмады, бүтән төрле сәбәпләр дә булды – шулай гомер уза торды.

Ләкин вакыты җиткән, күрәсең, – беркөн минем күңелемдә күптән яшәгәнбер уй, дөресрәге – теләк калкып чыкты да бөтен хәятемне биләп алды. Шул теләгемнең ихтыярына буйсынып яши башлаган көннән тирә-юнемдәгекешеләр, дусларым миңа сәерсенеп карый башладылар, хәтта турыдан-туры«акылыңны җуйдыңмы әллә?» дип сораучылар да булды.

Ләкин йөрәгемдәге яра сызлый иде, нидер эшләргә кирәк иде, иң мөһиме– аңларга: теге фаҗига нидән килеп чыкты соң безнең тормышыбызда?..

Язмышның әшәкелегеме бу? Минем мәгънәсезлекме? Үземне гафу итәрлек сәбәп табып булырмы? Табасым киләме?..

...Кечерәк кенә аэропорт бинасыннан тышка чыктым. Еракта таулар сузылып ята, җиңел генә яңгыр сибәли. Җылы, якты көн. Каршымда тезелешептаксилар тора, хуҗалары кызыксыну вә өмет белән миңа карый. Җирле халыкинде күптән багажларын алып өйләренә кайтып киткән. Мин исә, тирә-якка  каранып, бар нәрсәгә исем китеп, авызымны ачып торам. Төс-кыяфәтемнән

дә күренә ки, мин монда чит кеше, үзебезнең гадәт буенча юлга чалбар кигән идем, башым да яулык белән капланмаган...

Таксистларның акчаны күбрәк каерганын белсәм дә, сатулашып тормадым, чөнки монда да эшсезлек. Әйдә ярар, шундый горур халыкның ирләрен йөз сум акча өчен бөгәргә кирәкмәс.

Тору урынымны интернет аша алдан ук сайлап, хуҗасы белән телефоннан сөйләшеп куйган идем. Подъезд төбендә фатир хуҗасы көтеп тора иде инде.Буйга минем белән бер чамадарак бераз томса чырайлы урта яшьләрдәге ир.

...Уникенче каттан бөтен җиһан ачылып ята... дисәм, ялгыш булыр, –дөньяны чикләп, еракта таулар тезелешеп тора. Йа Раббым, шушы гүзәллекне,бөеклекне күрмичә, моңарчы ничек яшәгәнмен?! Күздән яшьләр акты, минрәхәтләнеп еладым. Юк, бу бушану түгел иде, шундый матур манзараны күрүбәхетеннән еладым.

...Ул кыш ахырында, һич көтмәгәндә кайтып керде. Өй ачкычын алыпкитмәгәнгә күрә, урамнан ук кычкырды. Беравык аңышмыйча тордым,аннан балконга атылып чыктым да аска карадым. Анда... Ул – битен сакалмыек баскан, ябыккан, ләкин елмаеп басып тора. Исән-сау, куллары-аякларыурынында. Йа Хода, Синең рәхмәтең белән яшибез, ташлый күрмә, берүк!..

Аннан башка мин бөтенләй башка дөньяда яшәдем. Элеккеге тормышваклыклары: кирәкмәгән ыгы-зыгы, акча мәсьәләсе, кем кемгә нинди нахак сүз әйткән – болар барысы да коелып калды. Минем бөтен белгәнем – хәбәрканаллары, сәяси прогнозлар, сугыш кыры яңалыклары, махсус операцияләр,үтерелгәннәрнең саны...

Ә хәзер бетте, болар барысы да минем өчен бетте. Чөнки кайтты бит, исән бит!..

Беренче көн, беренче атна шатлыклары узды, гадәти тормыш янә бугаздан тотты. Элеккеге хәл ителмәс булып күренгән мәсьәләләр инде юк иде, ләкин...Нидер булды, нидер булган... Күзләре моңсу, кәефе төшенке, кулына бер эш ябышмый. Бирелгән ялын өйдән чыкмыйча, телевизор каршында футбол,

хоккей карап уздыра. Элек тә әллә ни ачылып сөйләшмәгән кеше хәзер бөтенләй йомылды. Кайчан карама, авызында – тәмәке, йөзендә – хәсрәт... Нибулды соң анда, бәлки, сөйләрсең, дип, бер әйтеп тә карадым. Ул: белмәвең хәерлерәк, дип кырт кисте, мин бүтән сорамадым. Ах, ялгышканмын шул, сорыйсы, ялварып булса да, эчендә ни барын, йөрәген ни телгәләгәнен беләсе

булган... Ах, җитмәде акыл, җитмәде күңел көче. Ярар, дидем эчемнән генә, шулай булсын, тормыш болай да җиңел түгел, монысын да күтәрә алмам, дидем...

Соңыннан, еллар узгач, инде эш беткәч, гел уйладым: бу хисчән, нечкә күңелле авыл баласы ниләр күргән дә ниләр кичергәндер?.. Кайчак ир кеше дә күргәннәрен күтәрә алмаслык була бит...

Үзе гел «таулар», диде, ялга да барып кайтты ак башлы таулар арасына.

Шунда төшкән рәсемнәрен вакыт узгач та тыныч күңел белән карый алмадым – ул елмая, артында мәгърур кыялар. Ләкин шул таулар безнең болай да җиңел булмаган тормышыбызны ябып, каплап куйдылар. Мин тауларны яратмый идем, миңа бир син җылы диңгезне! Ул «тау» дигән саен, сискәнеп китә идем.

Шул салкын-шыксыз тауларның ни кызыгы бар инде?..

Көчле йөрәк тә көннәрдән бер көнне бирешә икән. Эчендәге хәсрәтләр,уйлар, ашкынып та тормышка ашыра алмаган хыяллар, вак-төяк күңелсезлекләр– барысы да аны эчтән кимерделәр һәм бу дөньядан алып киттеләр...

Син юк инде. Үзеңне тауларсыз, ләкин гомерең буена син яраткан инеше,су буйлары, урманы булган авылыңа кайтардык. Авылыңның иң биек җире – инешнең теге ягындагы тау бите. Без анда кайткан саен менә идек, балаларны да гел шунда өстерәдек. Өстән авыл шундый матур күренә, тирә-яклар да искиткеч гүзәл манзара булып ачылып ята...

Син юк инде, ә синең тауларга булган мәхәббәтең миңа күчкән булып чыкты. Шашу дәрәҗәсендә яратуга әйләнде. Ләкин бу тартылу – тауларның матурлыгы аркасында гына түгел. Вакыт узган саен, күбрәк төшенә бардым – ул таулар сине миннән тартып алганнар. Син минем яныма ярты күңелең белән

кайткансың. Икенче яртысын тауларда калдыргансың. Хәер, аны син, бәлки, үзең дә тоймагансыңдыр. Миңа аңарчы да күңелеңне тулысынча ачмадың, мине анда кертмәдең... Моны аңладым, кабул иттем – ир кеше хатын-кызны күңел түренә кертмәскә тиеш, ул аны көчсез итә, киләчәктә башына җитәрлек бәла чыгарырга мөмкин...

Ләкин таулар мине үзенә тартты, саташтырды. Барасым килде, үз күзембелән күрәсем, аңлыйсым килде: ни булды соң безгә? Гаебем булдымы минем? Әллә күңел көчем җитмәдеме сине үземә кире кайтарырга?..

...Мине монда китергән максатларымны беркемгә дә әйтмәдем. Кирәк түгелиде. Монда да – һәркемнең үз фаҗигасе, үз тарихы. Танышкан, сөйләшкәнкешеләрем барысы да – чын кешеләр: горур, матур, тормыш ваклыкларынабирешми торганнар. Узган тарихның аларга карата булган вәхшилекләре хакында бик ачылып сөйләмиләр. Бәлки, мин чит милләт кешесе булгангадыр,

бәлки, артык сүз сөйләргә яратмаганнандыр. Фатир хуҗасы беренче көннеүк, минем таулар күрәсе килгәнемне белгәч, анда алып барырга сүз бирде.Әйберләремне урнаштырып, чәйләр куйгач, бүлмәдәге зур шкафны ачып карадым – хатын-кыз бит, беләсе килә – кемнәр яшәде икән бу матур өйдә?

Хатын-кыз эзе бар микән? Шкаф эчендә ирләр киеме генә эленеп тора иде. Арасында хәрби кием дә бар. Күзгә тагын яшь килде – безнең өйдә дә андый киемнәр күп калды...

Кичкырын хуҗа кеше шалтыратып, берәр нәрсә кирәк түгелме, дип сорады. Мин, татарларга хас гадәт буенча, юк, борчылмагыз, дидем дә Казан күчтәнәчләре белән чәй эчәргә чакырдым.

Шәһәрдә инде бераз йөреп кайткан идем, исем китеп шуны мактадым, күргәннәремне сөйләдем, кешеләрнең матурлыгына сокландым: горур ирләр, чибәр хатыннар. Күзләрендә – тормыш дәрте чагылып тора, безнең кебек тонык, басынкы түгел. Узганнарыгыз – коточкыч, ләкин киләчәгегез өметле,

дип сөйләндем...

Хуҗа күпсүзле түгел иде. Моңсу яшел күзләр, салмак хәрәкәтләр артында ниндидер тышауланган көч... Нинди тарих бар артыңда? Нинди югалтулар?.. Узган сугышлар турында сорамадым – курыктым... Ярасына кагыласым килмәде. Шулай да сүз иярә сүз шуңа килеп чыкты. «Сугыш тагын булыр, ахры, – диде. – Булса, катнашмыйча булмас... Үтерерләр инде бу юлы...»

Бу хәсрәт катнаш елмаю, бу сагыш миңа таныш бит!.. Аңлыйм бит мин сине, бүтәннәргә караганда күбрәк аңлыйм...

Шәһәр артта калды, басулар башланды. Ноябрь ае булганлыктан, машина тәрәзәсеннән генә аңлашылып та бетми – бу басулар чәчелгәнме йә булмаса ташландыкмы? Көтү генә йөри торган җирләрме?.. Алда, еракта, таулар дәшеп тора, чакыра. Без шуларга таба җилдерәбез. Юл кырыенда ике-өч зират калды. Туктамадык, максатыбыз – караңгы төшкәнче тауларга барып

җитү иде. Зиратлары бөтенләй икенче төрле – агач та юк, чардуганнары да күренми. Кайбер кабер өстендә – озын колга. Мәгънәсен сорадым – шәһит киткән кешеләргә куела икән. Йа Алла, шәһитләр бик күп булган...

Ноябрь көне кыска, таулар итәгенә килеп җиткәндә, кояш байый иде инде. Таулар караңгы урман белән капланган, түбәләрендә болытмы, томанмы чолганып эленеп калган. Бормалы юл буйлап эчкә кереп киттек. Вак яңгыр сибәли башлады, ераккарак киткән саен, тирә-юнь дәһшәтлерәк күренә. Ләкин бу минем күп еллар дәвамында күрәсем килгән чын таулар иде. Чит кеше өчен

караңгы, куркыныч, ләкин шунда яшәгән халкы өчен – яраткан, матур, җылы туган Җир. Монда белмичә кереп исән калган кешеләр күп булмагандыр. Исән калганы йөрәгендә ниләр алып чыккандыр... Күк елады, мин дә еладым.

Кайтарып булмаслык көннәр, хисләр, хыяллар күз яше булып акты. Янымда утырган ир миңа сәерсенеп карады, ләкин дәшмәде. Мин барыбер аңлата алмас идем. Үзем дә мәңге аңламам: бер бәхетсезне җиргә бирдем, икенче шундый ук

бәхетсез янымда утыра... Безнең кылган гамәлләребезнең мәгънәсе нидә соң?..

...«Яратам» сүзен миңа әйтмәде. Аның телендә андый сүз юк икән. Хәер, мин ул сүзне үз телемдә дә еш ишетмәдем. Татарда матур сүзләр күп, ләкин сиңа барысы да язмаган икән... Миңа сүз кирәк тә түгел иде. Туң йөрәгем кузгалды, тибә башлады... Күптән көтеп алган назда коендым, һәрбер күзәнәгем гүя елмая иде: яшисе килә, яшисе килә!..

Мин тауларга сине эзләп килдем, бәгърем. Мин сине югалткан идем. Синең җаныңның бер өлеше шушында калган шикелле иде. Таптым микән аны? Әллә үземне таптыммы мин? Мине шушындый боҗра ясарга язмыш этәрдеме? Яратуны җуйган йөрәккә юл күрсәттеме?.. Әллә мин үзем дә белмәгән

әҗәтемне бирдемме бу җиргә?..

– Без тагын күрешербезме? – яшел күзләр миңа текәлеп, таләпчән карый иде.

Ах, мондый караш, мондый тавыш шундый таныш миңа, тансык...

– Күрешербез, җаным... Тауларсыз инде яши алмам... Җанымның бер өлеше монда мәңгегә калды...

"КУ" 12, 2016

Фото: pixabay

Теги: хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев