Логотип Казан Утлары
Хикәя

Синең белән янәшә (ахыры)

Заһит күзләремә туп-туры карады да: – Сәбәбен әйтимме? – диде. «Әйт», – дидем. «Син аны тәмам баскансың, сиңа аның кол булуы кирәк».«Каян беләсең?!» – дип кычкырып җибәрүемне сизми дә калдым.

(Әсәрне башыннан МОНДА басып укыгыз)

Фәридәгә икенче хат


Фәридә!
Кайнар сәламнәр юллап, Илүсә. Бу хатым белән борчуым өчен гафу ит. Мин Рәис белән аерылышырга булдым. Безнең тормыш хәлләрен син беләсең. Берни дә үзгәрмәде, киресенчә, начарая гына бара. Күпме көч түктем мин аны тәрбияләргә. Театрларга, концертларга алып барырга тырыштым, искиткеч кызыклы китаплар алып кайтып карадым. Аның өчен – эш, эштән соң дуслар белән рюмка тотып, тагын эш турында тарткалашу
кызык. Тормыш юлыбыз капма-каршы юнәлештә. Балалар дип, гомер узды. Хәзер алар үсте. Мин картаеп аерылышкан кешеләргә аптырый идем, менә аңладым инде. Бүген судка гариза тапшырам. Хат язып, вакытыңны әрәм итмә, минем холкымны беләсең. Бер-берсенә кушылмаган ике аерым дөнья булып та, бер гаиләдә яшәү тәмам туйдырды.
Фәридә, сиңа язган хатымны нишләптер сала алмадым...
Аннары Заһит күз алдыма килде. Рәис белән ничек яшәвебез турында күп еллар буе аңа язмакчы булдым, тик кыюлыгым җитмәде. Бәлкем, үземне бәхетсез итеп күрсәтәсем килмәгәндер.
Судка гаризаны тапшырдым. Бу хурлыклы адым минем өчен үлем белән бер булды. Икенче көнне иртүк Заһитка больницадан шалтыраттым, судка гариза биргәнемне әйттем. Ул шактый вакыт дәшмәде, сулыш алганы гына ишетелде. Кич эштән соң больница каршында машинада көтәрмен, диде. Кич очрашкач, акрын гына безнең якка юл тоттык. Мин юл буе аңа Рәис белән ничек яшәвебезне сөйләдем. Ул бик игътибар белән тыңлады, сирәк-мирәк сораулар да биреп алды. Иң соңыннан бу хәлгә Рәиснең мөнәсәбәтен сорады. Мин аның, «бу ниятеңне ташла», дип ялынуын әйттем. Безнең өйгә кайтып җиткәч, машинасын сүндереп, Заһит миңа борылды. «Синең сөйләвеңчә,
ирең бик тере, хәрәкәтчән кеше булган. Хәзер син аны бөтен нәрсәгә битараф, дисең. – Заһит күзләремә туп-туры карады да: – Сәбәбен әйтимме? – диде. «Әйт», – дидем. «Син аны тәмам баскансың, сиңа аның кол булуы кирәк».«Каян беләсең?!» – дип кычкырып җибәрүемне сизми дә калдым. «Сине мин үземнән әйбәтрәк беләм, – диде Заһит. – Алдыңа тезләнмәгәч, аны аермакчы буласың». Минем күзләрне яшь каплады. «Мин аны ничекләр генә тәрбияләп карамадым!» Заһит әйтерсең лә мине ишетмәде: «Синең үзең теләгән затны ясарга тырышуыңа ирең тавыш-гауга чыгармыйча гына, эчеп каршы тора. Яхшы чакта гаризаңны ал!» «Юк!» – дидем мин, күз яшьләренә буылып. Машинасын кабызгач: «Минем әйткәннәрем хакында ныклабрак уйла әле син, Илүсә, – диде ул, күзләремә карап. – Мин бит сиңа да, гаиләңә дә начарлык теләмим». Мин саубуллашып та тормыйча өебезгә йөгердем...
Фәридә!
Хатымны язудан туктаганыма ике айга якын вакыт узды. Заһитның сүзләренә бәйләнә-бәйләнә, мин төрле кичерешләрдә тинтерәп яшәдем. Гомер юлымны балачактан бүгенге көнгәчә беркайчан да болай җентекләп барлап чыкканым юк иде. Мин баш бирмәс, ярсу, үз дигәнемне итмичә тынычланмый торган
зат булып чыктым. Минем бу сыйфатларымны әти-әнидән, мәктәптән башлап, бик күп кешеләр кат-кат сиздереп килгәннәр икән. Заһитның әйткәннәренә бик озак карышсам да, аның белән килешергә мәҗбүр булдым. Судтан гаризамны алдым. Су болганды, болганды да тынды... Рәис тә, үзем дә коточкыч газаптан котылдык. Тик икебезнең дә йөрәктә яра калды. Әлбәттә, анысын вакыт төзәтер дип уйлыйм. Сине дә борчыдым, гафу ит инде.
Илүсә.

 

Котлауның дәвамы

Заһит!

Иртән иртүк сиңа Яңа ел котлавымны җибәргән идем. Кич бакчабызга ярты сәгатькә генә һава суларга чыккач, кабат уйларыма килеп кердең. Түзә алмыйча, шуны язам әле, котлавымның дәвамы булсын.

...Бакча уртасында басып торам. Акрын гына ябалак-ябалак кар ява. Карларны аралап, аллы-гөлле гирляндаларның шаян нурлары миңа күз кыса. Яңа елга нибары бер атна калды. Ниләр алып килә ул безгә, җирдә яшәүче җиде миллиард ярым халыкка? Мин үземне вакыйганың бер чиктән икенче дәвергә күчкән тарихи бер ноктасында басып торгандай хис итәм. Күңелне сафлык, тынлык, илаһи бөеклек били. Шунда хисләремә син килеп кердең. Синең янәшәмдә икәнеңне тоеп яшәү Казанда үткән кырык елга якын гомеремне гел җылытып торды. Синең яшәү рәвешеңнән мин бер нәрсәне аңладым: дөньяда иң бөеге – шәфкатьлелек икән! Тормышны мәхәббәт тота, диләр. Ләкин эгоизм белән сугарылган мәхәббәт фаҗигаләре гасырлардан гасырларга дәвам итә. Юк, минемчә, тойгыларның, эш-гамәлләрнең асылында иң элек шәфкатьлелек ятарга тиеш. Син миңа шушыны аңларга булыштың. Картайган көнемдә, әллә нинди чытырман хисләрдә адашып, аерылышудан коткарып калуың өчен генә дә ничә еллар рәхмәт укыйм мин сиңа. Балаларыбызга, оныкларыбызга куанып, гомер кичерәбез. Рәис тә үзгәрде, гөрләшеп яшибез. Моңа да син сәбәпче булып чыктың. Рәис әле күптән түгел генә үпкә ялкынсынуы белән бик каты авырып ятты. Шуннан терелеп кайткач, серен чиште. Мин судка гариза язып йөргәндә, ул сиңа язган хатларыма юлыккан. Мин бит хатларымны копировка кәгазе аша язам. Шуларны укыгач, моңа шок булган. Бик нык уйландым, ди. Шул вакытта мин аның эштән соңармыйча кайтуын, китап-журналлар укый башлавын, яшь чактагыча җорлануын аерылышудан куркудандыр, вакытлыча гына кыланып маташадыр дип уйлаган идем. Алай булмаган. Шул серен сөйләгәч, Рәисне максатыңа ирештең, чын ир икәнеңне расладың дип, ихлас мактадым. Әгәр синең белән чагыштыру өчен ирем булмаса, мин күп әйберләрне аңламас та идем. Шушы кадәр еллар эчендә уйларымны, ниятләремне, кылган эшләремне еш кына син ни әйтерсең микән, дигән бизмән аша үткәрергә күнектем. Рәисне читтәрәк калдырганмын. Алайса миңа кайсыгыз күбрәк ир булган соң? Бергә яшәүче иремме, әллә миңа бармак белән дә кагылып карамаган синме? Ә нишләп ир? Бәлкем, син минем өчен Хозыр Ильястыр? Мин бит бик ерактан, әйтерсең лә, галәм биеклегеннән синең карашыңны йөрәгем, һәр күзәнәгем белән тоям. Өйдә дә, урамда да, эшемдә дә, теләсә кай җирдә. Әгәр без синең белән өйләнешкән булсак, нинди олы, мәрхәмәтле шәхес икәнлегеңне мин аңлап бетерә алган булыр идемме икән? Синең таләпләрең буй җитмәслек югары бит. Ә мин үземне тәрбияләүчеләргә теш-тырнакларым белән карыштым. Алабугада училищеда укыганда, син бу хакта миңа юмор белән төрттергәли идең. Серкәң су күтәрми, дигәннәрең дә хәтердә. Ә шулай да син мине тәрбияләдең. Иң якын эч серләремне үзеңә кабул итүең белән тәрбияләдең. Синең бер күз карашың, һәр сүзең минем йөрәгемдә. Син булмасаң, яшәвемнең яме бик нык кимер иде. Барлыгың өчен рәхмәт! Аерым яшәсәк тә, без бергә бит. Моны тою миңа чиксез рәхәт!

Киләсе елга сиңа – 78, миңа 76 яшь тула. Гомерләребез бик озын шикелле күренә. Ләкин кай арада үтте икән соң ул? Ярар, алдагысын бәхеткә юрыйк. Сау-сәламәт яшә! Киләсе Яңа ел бергәләп, алга омтылышыбыз елы булсын.

Сиңа сыенып яшәүче Илүсә.

Автордан.

Үткән елның соңгы көннәрендә ишегалдында кар көрәп йөргәндә, капкада таныш хатын күренде.

– Киявебезнең әбисе Илүсә сезгә тапшырырга кушты, – дип, миңа бер төргәк тоттырды да чыгып китте.

Төргәктә пөхтә итеп язылган кәгазьләр иде. Иң өскә түбәндәге язу салынган: «Хөрмәтле Фоат Миңлеәхмәт улы! Мин сезнең әсәрләрегезне яратып укып барам. Болар – минем хатларым. Игътибарга лаек дип тапсагыз, иҗатыгызда файдаланырсыз. Шушы килеш бастырып чыгарсагыз да, сүзем юк. Аларда яшерерлек әйбер күрмим. Бәлкем, кемнәрдер гыйбрәт алыр. Язмаларымда саф дөреслек кенә.

Сезне якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм, сәламәтлек, иҗат уңышлары телим.

Галимҗанова Илүсә Зәки кызы.

Мин ул хатларның берничәсен «Казан утлары»на тәкъдим иттем. Кайнар йөрәк тибеше белән язылган уй-кичерешләргә каләм белән кагылуны гөнаһ санадым.

Тәмам.

 

 

"КУ" 03, 2021

Фото: pixabay

Теги: проза чәчмә әсәр

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев