Логотип Казан Утлары
Хикәя

Ул безне бәйли иде... (хикәя)

Сәгыйдә миңа елышыбрак утырды, ягымлы, йомшак тавыш белән: «Әйдә, Хавис, аның турында нәрсә дә булса сөйлә әле», – диде. Аның турында. Ул Илнур иде. Минем балачак дустым...

Сәгыйдә миңа елышыбрак утырды, ягымлы, йомшак тавыш белән: «Әйдә, Хавис, аның турында нәрсә дә булса сөйлә әле», – диде.

Аның турында. Ул Илнур иде. Минем балачак дустым. Әлбәттә, Сәгыйдә аны күреп белми. Ләкин Илнур хакында мин аңа еш сөйли идем. Кызык итеп кенә, чөнки Илнурның тормышы үзе бер романтика иде. Балачак шуклыклары, Себердә Совет Армиясе сафларында хезмәт итү. Аннары шунда калу, тау-металлургия комбинатында эшләү. Илнурның Казандагы хәзерге тормышы. Аларның һәрберсе маҗаралы вакыйгаларга бай иде.

Илнурның читтәге тормышын мин хатлардан гына күз алдына китерәм һәм сөйләгәндә аларны кызыклырак, тулырак итәргә тырыша идем. Әйе, мин аларны башта кызык итеп кенә сөйләдем. Ләкин вакыт узган саен, Илнур Сәгыйдә белән безне бәйли кебек тоела башлады.

– Әйдә, Хавис, аның турында нәрсә дә булса сөйлә әле.

Сәгыйдәнең икенче мәртәбә әйтелгән бу сүзләре мине айнытып җибәргән кебек булды. Тынлык озакка сузылмады. Мин кабаланып кесәгә тыгылдым. Ниндидер серле әйбер алган кебек, аннан хат чыгардым. Хат эченнән чыккан фотоны минем һәр хәрәкәтемне күзәтеп торган Сәгыйдәгә суздым. Ул аны ашыкмыйча гына кулына алды. Ә фоторәсемдә соңгы мода белән киенгән, кара чәчле, шундый ук мыеклы дустым Илнур елмаеп тора иде.

– Йә, ничек? – дидем мин.

Сәгыйдә дә минем бу сүзләрне: «Йә, сөйләгәннәр туры киләме?» – дигән мәгънәдә аңлады шикелле. Килешле йөзенә кызыллык йөгерде. Ул фотоны кире миңа сузды. Бары тик: «Моданы ярата икән!» – дип кенә куйды.

Бу очрашуга күп көннәр үтте. Мин Сәгыйдәне Казанга озаттым. Ул сәүдә техникумына укырга керергә тиеш иде. Озатканда: «Сәгыйдәне каршыла», – дип Илнурга телеграмма сугарга кушуым да әле генә кебек. Кузгалып киткән поезд вагоны ишегеннән кул болгап: «Сау бул!» – дип кычкыруы да әле һаман колагымда яңгырый.

Ләкин Сәгыйдәдән хат килмәде. Хатларында дустым Илнур гына аны каршы алуын, тулай торакка урнашырга ярдәм итүен, имтиханнарга бергә әзерләнүләре турында язган, аңа карата булган беренче хисләре белән уртаклашкан иде.

Хатны тагын да бер мәртәбә укып чыктым. Сәгыйдәне күз алдына бастырдым. Ул шулвакыт: «Хавис, әйдә, аның турында нәрсә дә булса сөйлә әле», – дип эндәшкән кебек булды. Чыннан да, күңелдә Илнурның хаты тудырган яңа хисләр турында Сәгыйдәгә нәрсә дә булса сөйләү теләге туды. Әмма бу мөмкин түгел иде.

Сәгыйдә сәүдә техникумында укый башлады. Ләкин мин аның тормышын бары тик дустым хатларыннан гына күз алдына китерәм. Илнур, гүя, безне әле һаман да бәйли иде...

Хәлил Шәриф

"КУ" 10, 2016
Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев