Логотип Казан Утлары
Хикәя яза аласызмы?

Ата күке мәхәббәте (хикәя)

Азат Әлфиягә уенчык кына итеп караган бит! Үзенең балага узуын сөйгәненә белдергән көн җир йөзендә яшәгән иң ямьсез көне булып исендә калды Әлфиянең. Азат баланы булдырмау өчен акчасын кызганмаячак икән!

— Әни, мин күрше Сәлимәгә өйләнәм! — диде Дамир.

— Юк! Юк! Юк! — диде әнисе.

Чуан кабара, тула да бер көн барыбер тишелә икән. Дамир белән Сәлимәнең туйлары беркайчан да булырга тиеш түгел! Аларга җенси якынлык кылырга ярамый! Әй, Аллам, тәүбәмне кабул ит тә гөнаһларымны кичер! 23 яшьлек улым белән бу турыда сөйләшү бик авыр булачак. Аңлашудан качып та калып булмый.

...Сәлимәнең әнисе Саимә белән Әлфия балалар бакчасыннан ук аерылмас дуслар булдылар. Мәктәптә бер партада утырып, «Элемтә» техникумына имтихан тапшырып, аны икесе дә кызыл диплом белән тәмамладылар. Зифа буйлы чибәр ике кыз бик матур бииләр, үзешчән сәнгать түгәрәкләренә бергә йөриләр, сәхнәдә тамашачы мәхәббәтен дә бергә яулыйлар иде. Икесе дә Азат исемле бер җырчы егеткә гашыйк булдылар. «Мәхәббәттә өченче кеше артык» дигән гыйбарә бар. Аерылмас ике дусны язмыш аерды, егерме дүрт ел элек ак чәчәкле май аенда булды бу хәлләр. Әлфиянең төн йокысы качты, башын җуярлык гашыйк булган иде ул Азатка. Сандугачлар өзеп-өзеп сайраган бер кичтә башын югалтты да инде. Азат Әлфиягә уенчык кына итеп караган бит! Үзенең балага узуын сөйгәненә белдергән көн җир йөзендә яшәгән иң ямьсез көне булып исендә калды Әлфиянең. Азат баланы булдырмау өчен акчасын кызганмаячак икән! Күз яшьләре коелды, юллар аерылды.

Кызларының авырлы икәнен белгәч, әтисе белән әнисе арасында тавыш-гауга чыккалый башлады, әтисе 23 яшьлек кызын ташлап, өйдән чыгып китте. Әлфия өчен аның иң кирәк вакыты иде әле бу.

Дамирын — йөрәк парәсен тапты, үстерде Әлфия. Әле ярый укуын тәмамлап кала алган! Әнисе белән икесенең алган хезмәт хаклары тормышның очын-очка бәйләп барырга гына җитә иде. Акча җиткерү өчен көнне төнгә ялгап эшләгән чаклары да күп булды Әлфиянең. Дамирының баян уйнарга сәләтен вакытында сизеп алып, бөтен кирәкле шартларны да тудырды. Баласына көн-төн бәхет теләде Әлфия, ә бәхет дигәнең нигә елмаймый соң?!

...Җырчы Азат күрше дусты Саимәнең дә башын Әлфия белән бер үк вакытта бутап йөргән икән! Бер үк елда дөньяга туган ике баласыннан качып киткән Азатны бүген бу шәһәрдә күрүче дә, ишетүче дә юк. «Кайгы-хәсрәтләр күрергә туа адәм баласы...» дигән моңлы җырын да халык онытты, Әлфия белән Саимә дә онытырга тырыштылар. Ата күкеләр дә була. Алар да балаларын юксына белмиләр шул!

 

"КУ" 3, 2016

Фото: pixabay

Теги: проза татарча хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев