Логотип Казан Утлары
Хикәя яза аласызмы?

Өмет (хикәя)

– Яңгыр тамчысы күземне яндырды. Үләм, үләм!!! Кая барыйм?! Кемнән ярдәм сорыйм?!

Агач ботагыннан куян күзенә тамган яңгыр тамчысы аркасында урманда мәхшәр купты. Куянның ачыргаланып кычкыруына барлык урман ияләре җыелды. Юктан гына да тавыш-гауга чыгарырга яраткан куян чәрелдәвек тавыш белән тезеп китте:

– Яңгыр тамчысы күземне яндырды. Үләм, үләм!!! Кая барыйм?! Кемнән ярдәм сорыйм?!

Алан уртасына лап-лоп атлап Аю патша чыгып басты. Аның йөзе бик борчулы иде. Мыш-мыш килеп, ул сүз башлады:

– Яңгыр тамчылары агуга әйләнде. Мондый хәлнең урман патшалыгы тарихында булганы юк иде әле. Ниткән эш бу?

Сүзгә Белдекле Керпе дә килеп кушылды:

– Елга-күлләребез кибә. Булганнары да бик пычрак, начар ис килә. Су коену турында әйткән дә юк инде. Тиздән эчәргә су табып булмаячак.

Шулчак бер нәни генә кошчык ботакка кунып, ярсып-ярсып чыркылдарга тотынды:

– Кызганычка каршы, кешеләр табигатьнең кадерен белмиләр. Табигатебезнең чиста сулы елга-күлләрен пычрату, очсыз-кырыйсыз урманнарын кисеп бетерү, химия заводларының агулы газлары белән һавабызны бозу, урман эчендәге чүпчарларның җәелеп ятуы ачуымны кабарта. Кош чырылдады-чырылдады да өске ботакка күчеп кунды.

Әңгәмәне Укымышлы Ябалак дәвам итте:

– Кешеләрнең шушы хәтле тәртипсезлеге, җыйнаксызлыгы, әдәпсезлеге мине борчый. Моңа нокта куярга вакыт җитте! Урман патшалыгының әмерен язып, кешеләр патшалыгына илче җибәрик. Карарга мин түбәндәгеләрне кертәм: 1) Урман, болын, күлләрне пычратма, чүп ташлама, теләсә кайда учак якма! 2) Табигать байлыкларын кирәгеннән артык кулланма! 3) Агачларны кисмә, ботакларны сындырма, үләннәрне тамыры белән йолкыма! 4) Заводларга чистарту корылмалары куй. Җир, су, һавабызны пычратма!

Кешеләр патшалыгына илче итеп Үрдәк Бакылдыкны җибәрергә булдылар.

– Син суда да йөзәсең, җирдә дә йөрисең, күктә дә очасың, кешеләр патшалыгына тизрәк барып җитәрсең. Бакылдарга да бик оста, әмеребезне чәчми-түкми җиткерерсең, – диделәр.

Үрдәк риза булып юлга чыкты. Урман ияләре, моннан соң гел шифалы яңгырлар гына явасына нык ышанган хәлдә, татлы хыялларга күмелеп, өйләренә таралышты.

Рания Гаязова

 

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев