Логотип Казан Утлары
"Илең турында уйла"

Бөркет йөрәк

Халкым килә аңа башын иеп, Тугры булган өчен иленә.

Горур менеп баскан Муса абый,

Татарымның серле җиренә.

Халкым килә аңа башын иеп,

Тугры булган өчен иленә.

 

Батырлыгы аның онытылмый,

Тарих җиле ерак китсә дә.

Егылмаган – җырын язган шагыйрь

Дошман бармакларын изсә дә...

 

Әсирлектә газап чиксә дә ул,

Тапламаган үткен каләмен.

Каны белән язган шигырьләре

Алып кайткан соңгы сэламен.

 

Хак сүзләре, шигырьләре аша,

Җырлаган ул безгә теләген.

Ант иткән ул илгә тугрылыгын

Кулына кысып бөркет йөрәген.

 

Камил Минһаҗев

Теләче районы Баландыш төп мәктәбенең

6 нчы сыйныф укучысы

Фото: pixabay

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев