Логотип Казан Утлары
"Илең турында уйла"

Кыр казлары хушлашмый китте

Алар кайтты, син генә юк, әти, Сабый йөрәк өзелеп көтте.

1941 нче елның сентябрендә туган әнием Дамирә әтисе Рахматулланы бер дә күрми. Сугышның беренче айларында ук һәлак булган Рахматулла бабайга багышлыйм.

 

Көз бик матур килде, кояш үзе

Кошларга юрган бүләк итте.

Син булмагач, әти, җылы якка

Кыр казлары хушлашмый китте.

 

Алтын келәмнәр дә кирәк түгел,

Кыр казына Янбулат җитте.

Сугыш җилләренәме соң үпкәләп,

Кыр казлары хушлашмый китте.

 

Тагын кайтыгыз дип кыр казының

Канатларын сыйпый  көз  җиле.

Белмим, кайтырлармы, белмим, әти,

Кыр казлары хушлашмый китте.

 

Алар кайтты, син генә юк, әти,

Сабый йөрәк өзелеп көтте.

Җитмеш биш ел кабат кайтабыз дип,

Җитмеш биш ел хушлашмый китте...

 

 

Әлфирә Галиева, Аксубай

Фото: pixabay

Теги: илең турында уйла

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев