Логотип Казан Утлары
"Илең турында уйла"

Җәлилчеләр соңгы минутта...

Җәлилчеләр шулай бәхилләшә, Соңгы минутларын көткәндә...

Төн утырып шагыйрь шигырь язды

Ак кәгазьгә тамды яшьләре...

                                                                    М.Җәлил “Шагыйрь”

Август төне. Шомлы август төне...

Яна,сызлый шагыйрь күңеле.

Каләменнән саркый нәфрәт каны,

Җырларында халкы һәм иле...

 

Хисләнә ул, бәлки алай булмас,

Кара уйлар сызма, каләмем.

Туган илем,әгәр читтә калсам,

Җырым аша кайтыр сәламем...

 

Татлы хыял, уйлар биләп ала,

Бәлки...бәлки...хөкем итмәсләр...

Җан җәрәхәтеннән бәргәләнеп.

Башны имик әле, иптәшләр!..

 

Яшәү дәрте сүнгән Җәлилчеләр,

Горур көтә үлем иртәсен.

Уфтанулар,сыкранулар аша,

Яза шагыйрь” Соңгы үпкә”сен...

...

Туган илем,үксез улың булып,

Үләм инде читтә тилмереп.

Яшем барсын сиңа елга булып,

Каным шытсын кызыл гөл булып...

 

Аерып мине анам-Ватанымнан,

Кай җирләргә китереп ташладың...

Еласам да үксеп, үз илемнең

Туфрагына таммый яшьләрем...

 

Төн утырып шагыйрь шигырь яза,

Хаксызлыктан күңеле ярсына.

Туган җиргә, илгә мәхәббәте

Җырларында ташып языла...

 

 

Шул хыяллар белән янган чакта,

Шыгырдады “төннек” ишеге.

Мулла керде, төрмә побы белән,

Коръән тоткан татар мөфтие.

 

Якты хыял, яшәү дәрте белән,

Өметләнеп җырлар сызганда,

Ниләр уйлап, ниләр кичердегез,

Мулла сезгә Коръән сузганда?..

Мулла сузды башлап бу Коръәнне

Балачакның дусты Алишка...

Бәхилләште Алиш һәм елады,

Хурланды ул, сәер язмышка...

 

Җәлилчеләр дәшми, аптырашта

Шашкан сыман көтә Коръәнне...

Җәлил кинәт җырлап китте тезеп,

Алиш дуска биргән киңәшне:

...

“Юк, кайгырма, дускай, безнен гомер,

Ил гомеренең тик бер чаткысы.

Без сүнсәк тә, безнен кыюлыктан,

Арта бара аның яктысы...

 

Батырлык һәм илгә тугрылыкны

Шушы үлем белән белдерик...

Безнең яшьлек шушы хисләр белән,

Данлы иде, көчле иде бит!..”

...

Иң соңыннан Муса бәхилләште

Кулын салып изге Китапка:

Язмыш ... диде, шулай язылгандыр.

Әмма тугры калдык без антка...

 

Җәлилчеләр шулай бәхилләшә,

Соңгы минутларын көткәндә...

Хаклык җырын кошчык алып кайтты

Илдә шомлы гайбәт йөргәндә...

...

Төн утырып, мин дә шигырь яздым.

Ак кәгазьгә тамды яшьләрем...

Җәлил кебек, батыр Алиш кебек,

Туган илем, диеп яшәрмен!..

 

 

Камил Минһаҗев

Теләче районы Баландыш төп мәктәбенең

6 нчы сыйныф укучысы

Фото: pixabay

Теги: шигырь бәйге

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев